60 елдан соң очрашу

 ГайнановыЯңа ел бәйрәме алдыннан Похвистнево базарына барган идем. Карасам, беренче укытучым Рәйсә апа каршыма килә. Мин аны мәктәпне тәмамлаганнан соң күргәнем юк иде. 60 ел узуына карамастан, ул бер дә үзгәрмәгән, элек нинди чибәр кыз булса, шундый ук матур әбигә әверелгән.

 

Без урамда озак кына сөйләшеп тордык, ә сүзләребез бетәрлек түгеллеген аңлагач, адресларыбызны алышып, саубуллаштык.

Беренче укытучымның өе­нә килеп кергәндә анда Пох­вистневоның социаль бүлеге хезмәткәре мәш килеп эшләп йөри иде. Мине хуҗалар бик җылы каршы алдылар. 56 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Шәфигулла абзый да яныбызга чыгып утырды, һәм алар бергәләп җыйган хә­зинә сан­дыкларын ачып җи­бәр­де­ләр…

Районыбызның Мансур авы­лында туган Рәйсә Касыйм кызы, Камышлы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, безнең Гали авылына юллама алган һәм шунда яхшы гына эшләп киткән. Без, балалар, матур апабызны бик ярата идек. Мәктәптә булсынмы, мәктәптән тыш чараларда булсынмы, гел аның теләктәшлеген тоеп яшә­дек һәм шуңа күрә гомер­леккә яраттык без аны.

Рәйсә апаның кияүгә чыгу тарихы да шул вакытлар өчен гадәти хәл булды. Фәүзия апасы кызны каз коймагына дәшеп алгач, ул шатланып бара, әл­бәттә. Анда кунаклар да бар икән, Оренбург өлкәсенең Йол­­дыз авылыннан килгән өч егет кыз сорарга килүләрен яшер­миләр. Араларыннан берсе – төз буйлы, карап торырга чибәр генә егет — кияү икән. Рәйсә көтелмәгән бу хәлдән югалып кала һәм башта ризалыгын бирми. Ләкин Шәфигулла Рәйсәне бер күрүдән үк ошаткан икән. Ул тынычланмый, кыз яши торган фатирга барып, тагын сөйләшеп карый. Фатир хуҗасы Ямал апа Рәйсәнең югалып калуын күреп, кулына сөлге тоттыра да: “Мә, кайнанаңа бирерсең”, — дип, көчләп диярлек машинага утыртып җибәрә.

 - Юл юк, машинаны этә-төртә көчкә барып җиттек. Ә кайнанам бик әйбәт кеше булып чыкты. Өшегәнемне күреп, мич башыннан җылы итекләр алып кидергән иде аягыма, мәрхүмә, — дип сөйли Рәйсә апа.

 Шәфигулла Гайнанов балачагында Гали мәктәбенә йөреп укыган икән, аннары Богырысланда һөнәр алган. Ә өйләнгәч, читтән торып әле тагын ике институт тәмамлый. Гаилә Похвистневога урнашып яши башлагач, ир “Лесоторговый” базасында, сельпода, Райпотребсоюзда, юл төзелешендә эшли.

 Рәйсә апа 1958 – 1959 елларда бер-бер артлы уллары Булат белән Азатны, ә 1964 елда кызы Алсуны таба. Аңа мәктәптән китәргә туры килә. Хатын хастаханәдә хуҗалык мөдире булып эшли, буш вакытларында тегүчелек белән кәсеп итә. Ә балалары үсә төшкәч, “Госстрах” агенты булып китә. Унбиш ел шунда эшләп, “Лучший страховой агент Куйбышевской области” исемен алып, Рәйсә апабыз пенсиягә чыга.

 Ә уллары хәрби хезмәт юлын сайлыйлар. Хәзер инде Булаты да, Азаты да,отставкада булуларына карамастан, Саратов өлкәсендә яшәп, башка эшләрдә хезмәт итәләр. Ә Алсу, педагогия институтын тәмамлаганнан соң, мәктәптә математика фәнен укыта. Ул да билгеле шәхес, Россия күләмендә үткәрелгән “Минем иң яхшы дәресем” конкурсында җиңү алган кеше. Бүгенге көндә Алсу Шәфигулла кызы — Камышлы районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллинның хатыны, районның гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү социаль үзәге белән җитәкчелек итә.

 Гайнановның Похвистнево районында да, Богырысланда да туганнары һәм таныш-белешләре күп, бик тату, аралашып яшиләр. Тик шулай да картлык баса бара. Җәйгә Похвистневодагы өйләрен сатып, Камышлыга, кызлары һәм кияүләре янынарак күченергә уйлыйлар.

 Шулай тормыш китабы бит­ләрен әйләндерә-әйләндерә дүрт сәгать сөйләшеп утырганбыз икән. Ачык күңелле, аралашучан бу кешеләр белән тагын күрешергә сүз бирешеп, телефоннарыбызны алмашып аерылыштык. Олы җанлы, гаҗәеп кешелекле, гадел булып күңелемә кереп калдылар алар. Балаларының игелекләрен күреп, оныкларына сөенеп, Аллаһы биргән гомерләренә шатланып, шөкранә кылып яшәргә насыйп булсын.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1748

Один комментарий

  1. Эх! Саимя апа! Саимя апа! 60 ел беренче укытучын Гали авылыннан 15 чакрым ераклыктагы Похвистневода торганын белмяден мени инде. 60 ел очендя Похвистневога ничя тапкыр бардын сон? Курешеп булмадымени? Мин урыс айтмешли просто в шоке!