– Рөстәм абый, Сезгә йомышым бар иде. Әни ачык дәрес бирә, шунда курайда “Тәфтиләү”не уйнап китмәссезме икән? – дип шалтыратам.
– Нишләп булмасын, киләм. Җитмәсә, мәктәп тә минем өй янында гына икән, – ди ул.
Икенче көнне кураен алып, гармуннарын күтәреп, мәктәп янына килеп тә баскан. “Кирәк булса, гармунда да уйнармын дип төяп алып килгән идем”, – ди ул. Курайда уйнаучы яшь-җилкенчәк беткәнмени, хәзер мин сиңа берсен табып бирәм, дип әйткән булса да, гаҗәпләнмәс идек. Чөнки “йолдызлар”дан андый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә танылган музыкант Рөстәм Вәлиев үзе килде. Шулвакыт аның искиткеч гади һәм чын талант икәненә тагын бер сокланган идем.
Эчкерсез, гади, кешелекле һәм гаҗәеп талант иясе… Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевне соңгы юлга озатканда, нәкъ менә шул сыйфатларын искә алдылар. 52 яшендә арабыздан китеп барган бу шәхес турында нинди генә сүзләр сөйләсәк тә аз булыр кебек. “Рөстәм Вәлиев халык күңелен нечкә тоемлый белүче музыкант иде, – ди Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина. – Юкка гына аны халкыбызның танылган җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллиналар үз төркеменә сыендырганмыни?!”
Бу очракта аерым җырчыларны гына санап китү дә дөрес булмас иде. Чөнки Рөстәм Вәлиев җырчыларның барысын да җырлатты. Римма Ибраһимова аны тавышны бер нотадан ук ала дисә, Гөлзада Сафиуллина, халкыбыз җырларының һәммәсен дә яттан белә иде, дип мактап алды.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Вәлиевне соңгы юлга озатучылар арасында сүз әйтергә теләүчеләр шулкадәр күп иде. Бер апа, кешеләрне аралый-аралый: “Минем дә әйтер сүзем бар иде бит”, – дип үксеп-үксеп еларга кереште. Рөстәм Вәлиевнең җәсәден алып чыгып киткәнче тынычлана алмады апа.
Әйе, музыкантның бар кешеләрне дә әсәрләндерерлек сөйкемле сөяге бар иде. Күптән түгел генә Рөстәм Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев янына кереп, бөтен музыкантларны җыеп, “Гармун бәйрәме” үткәрәсе килү хыялы белән янып яшәвен әйткән булган. Музыкантларны гына түгел, ә гармун ясаучыларны да бу чарада катнаштырырга теләгән ул. “Гасырлар дәвамында моңыбызны саклап килгәнбез икән, монда татар гармунының да өлеше барлыгын Рөстәм яхшы белә иде, – диде Разил Исмәгыйлевич. – Без аның чынга ашмаган хыялын, һичшиксез, тормышка ашырырбыз”.
Рөстәм Вәлиев тумышы белән Самара өлкәсеннән. Чит төбәктән килеп, Казанны тиз генә яулый алмаячагын яхшы аңлаган музыкант. Әмма тырышлыгы, үҗәтлеге, милли музыкага булган тугрылыгы аркасында тамашачы аны бик тиз үз итте.
– Рөстәм Вәлиев баянчы, тальянчы гына түгел, ә тирән фикерле, киң колачлы музыкант иде, – ди Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов. – Ул калдырган мирас – татар халкыныкы гына түгел, ә бөтен дөнья фонотекасына керерлек хәзинә. Бу хакта язылыр, милли сәнгать белән кызыксынган белгечләр Рөстәм Вәлиев “планета”сын өйрәнерләр дип ышанып калам. Аның яздырган җыентыкларын әле күпләр белми торгандыр. Рөстәм – Самара якларыннан килгән бер мишәр малае. Без аның белән консерваториядә бергә укыдык. Ул беркайчан да кыйбласын сатмады. Татар сәнгатендәге характерлы җырчылар белән ике-өч дистә ел иҗат итү өчен нәкъ менә Рөстәм Вәлиев булып туарга кирәктер. Аның тормышы гел ал да гөл генә булмады. Ул филармониядә рояль астына курткасын җәеп, айлар буе шунда кунып ятты. Шул бинадан гастрольләргә чыгып китә иде. Беркайчан да зарлана белмәде. Без бүген аны соңгы юлга озатабыз, бу – безнең өчен милли фаҗига. Әле еллар үткәч, кемне югалтканыбызны тирәнрәк аңлый башларбыз. Чөнки Рөстәм кебек музыкантлар берничә гасырга бер генә туа.
– Арабыздан вакытсыз киткән шәхесләр турында сөйләгәндә, Вафирә Гыйззәтуллина күз алдына килеп баса. Еллар үткәч кенә аның нинди бөек җырчы икәнен аңладык, – ди Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина. – Рөстәм Вәлиевнең дә исән чагында кем икәнен белмәдек, кадерләмәдек. Үзебезнең иҗат кешеләре аның турында ямьсез язмалар язып, аңа каршы “сугыш” ачты. Ләкин Рөстәм бу авырлыклардан сабыр гына чыга белде. Болар барысы да аның йөрәгенә бәргәндер дип уйлыйм. Шуңа күрә исән чагыбызда бер-беребезнең кадерен белсәк иде.
Рөстәм Вәлиев ихлас кеше иде. Беркем белән дә конфликтка кермәде. Танылган баянчы Рамил Курамшин аны минем шәкертем дисә, Ренат Вәлиев исә өлкән абыем кебек иде дигән фикерен җиткерде.
– Моңа кадәр гармунчыларга игътибар бирмәделәр, алар икенче сортта йөрде, – ди Татарстанның халык артисты, композитор Фәрит Хатыйпов. – Бөек музыкантларның исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Рөстәм Вәлиев сәнгатебезне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Бу уңайдан, “Рөстәм гармуны” дип язып, аның тальян гармунына һәйкәл куясы иде.
“И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?”
Рөстәм абый ачык дәрестә уйнаган “Тәфтиләү” колагымда әле дә чыңлап тора. Бәгырьләргә үтеп керерлек курай моңы гомер юлының соңгы җыры кебек хәтергә уелып калды. Рөстәм Вәлиевнең сазы бигрәк аз уйнады, бигрәк тиз сүнде. Иманым камил, менә шул аз уйнаган, күңел кылларын тибрәтерлек саз моңы халык күңелендә күп гасырлар дәвамында сакланыр әле.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 35, 12.03.2014/)
Просмотров: 1187