“Тулы җаваплылык белән әйтәм: бүгенге көндә авыл хуҗалыгын күтәреп була!”

ИльясҺәр җәмгыятьнең үзенчәлекле бер законы бар: авырлыклар, кайгы-хәсрәт килгәндә, ул үзен бәладән коткаручы әйдаманнарны тәрбияли һәм алгы сафка бастыра. Елховка районының Мулла авылындагы Илйас Фәрхетдинов менә шундыйлардан.

Аның белән безнең танышлык моннан алты ел элек башланды. Ул чакта халык җир пайларын нишләтергә белми аптырагач, аларны буш хакка сата башлаган. Чәчү кырларының өчтән бере инде сатылган. Өчтән бере Илйас кулында, ә калган җирләрне сату әле дәвам итә. Шунда ул “Сәлам” гәҗитенә мөрәҗәгать итеп: “Халык туган авылыбыз җирләрен сата. Зинһар, бу хәлнең фаҗигасы турында аңлатып языгыз әле,” — дип сорады.

Ул чакта Илйасның кулындагы техника ташландык хәлдә иде. Үзе инде ике инфаркт кичергән. Без аның гозерен үтәдек. Ләкин дә: “Бу кеше үз-үзен харап итмәсә ярар иде”, – дигән уй башка кереп калды.

Бүгенге көндә Илйас Фәрхетдинов – алдынгы технологияләр кулланып, югары уңыш алучы хуҗалык җитәкчесе. Аның эш нәтиҗәләре күпләрне гаҗәпләндерә. Мулла авылына баргач, без тагын очраштык. Мин аңа кызыксындырган сорауларымны бирдем.

Ильяс мулловка2

Ильяс мулловка

– Бөтен җирдә җимерү, талау, ә Сез ничек итеп эшегездә мондый уңышларга ирештегез?

– Җәмгыятьтә кешеләр ике төрле. Берәүләр – булдыручылар. Алар көнен төнгә ялгап, көч түгеп, тормышны матурайтырга, баетырга, җиңеләйтергә тырышалар.

Ә икенчеләре – урларга, таларга, туздырырга, җиңел генә баерга омтылалар.

Эшне башлаганда күпләр минем арттан: “Бу ахмак кайда тыгылганын аңлыймы икән соң?” – дип мыскыллый лар иде. Эшләр җайга салынгач, язларын кырлар яшелләнүен, көзләрен ындырдагы мул уңышны, ашлык өемнәрен күргәч, аларның ниләр сөйләнгәне – ул инде билгеле хәл. Китә хөсетләнүләр, усал карашлар, явыз сүзләр.

Җирдән уңышны болай гына алып булмый шул. Җир эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, бар көчеңне куеп, үз-үзеңне аямыйча эшләгәндә генә югары уңыш алып була. Үзе җыйган ашлык кеше йөрәгендә горурлык, соклану тудырганда гына ул чын җир хуҗасы - игенче исеменә лаек була ала. Игенчегә иң элек җир эшен ярату, аны зурлый
белү кирәк.

– Яңа заман техникаларның серләренә ничек төшенәсез?

– Яңа технологияләр белән эшләү өчен махсус техниканы без тулы комплект ясап тупладык. Ләкин дә алар белән эш итүчеләрнең югары квалификацияле кадрлар булуы кирәк. Шулай булмаганда, җидешәр миллионлык техника исраф кына ителә.

– Яңа техникада эшлисез, ә искеләре нәрсәгә кирәк?

– Иске техниканы без ремонтлап, консервациягә куйдык. Иске техника музее ясамакчыбыз. Бу техниканы бүгеннән эшкә җигеп була. Ләкин ул инде безгә кирәкми. АКРОС – 530 комбайны өч “Нива”ны алмаштыра. Элгәре 7 кеше кирәк булса, хәзер ике кеше дә өлгерә.

Техникабызга компьютерлар, кондиционерлар һәм башка уңайлыклар куелган. Алар белән эшләргә югары квалификацияле кадрлар булдырырга тырышабыз. Һәр елны үзебезнең кадрларны “Отдел занятости” курсларына җибәреп укытабыз. Мин һәрбер эшче артыннан аның башкарган эшен һәр көнне җентекләп тикшерәм. Шуңа күрә алар үз эшенә зур җаваплылык белән карыйлар.

– Югары нәтиҗәләргә ничек ирешәсез?

– Җирне алдап булмый. Тик ашласаң, барлык эшләрне җиренә җиткереп эшләсәң генә — ул сиңа үзенең рәхмәтен белдерә.

Баштарак бик авыр иде. Хәзер кырларыбыз тәртиптә, күргәзмә кырлары кебек. Иген рәтләре туп-туры булсын өчен загонкалар ясыйбыз. «Чәчтем дә бетте», — дип, бай уңыш көтеп ятмыйбыз. Һәр чәчү кыры ул матур, игеннәре тигез һәм көчле булырга тиеш. Чәчүгә без бары тик “суперэлита” категорияле орлыкларны гына кулланабыз. Аларны “Сигмента” фирмасыннан алабыз. Алар безнең кырда үзләре югары сортлы орлыклар үстерәләр. Эшкәртүче предприятиеләр дә безнең ашлыкны бик теләп алалар. Татарстаннан килеп, быел арпаны бер мең тонна алдылар. Ә барлыгы без 4 мең тонна ашлык җыеп алдык. Бу — бик югары күрсәткеч. Күрше Әврәли авылының җирләрен сатып алырга уйлыйбыз. Ләкин әлегә бу бик катлаулы, четерекле мәсьәлә.

– Эш хаклары ничек?

– Хезмәт хакын 20-30 мең сум түлибез. Кайвакытта аннан да арта. Шуңа күрә шәһәрдән кайтып, авылда эшләргә теләүчеләр бар. Тик без әлегә кадрларны сайлап кына алабыз, чөнки җиребез аз. Шуңа күрә мөмкинлекләребез дә азрак.

– Кырларда хәзер куаклар үсә, аларны төплисезме?

– Әйе, күп кырларны урман басты. Агачларны кисеп, төпләп, яңадан иген кырлары ясыйбыз. Бу — бик кыен хезмәт. Монда ничә тапкыр сабан ваттык инде, ә техника бик кыйммәтле. Аллаһы теләсә, якын киләчәктә җирне өч мең гектарга җиткерәчәкбез. Кырларыбыз - авылыбызның йөзе. Алар матур, ямьле булсын өчен бик күп көч түгәргә кирәк шул.

– Илйас әфәнде, ашлыкны сатып алу хаклары түбән булганга, күпләр җир эшенә тотынырга курка, ә эшләгәннәр – ташлыйлар. Сездә хәлләр ничек?

– Бу — бик авыр мәсьәлә. Сатып алу хаклары төшә, ә кибеттә безнең чималдан эшләнгән ризыкларның хакы арта бара.

Моның өстенә, ашлык кабул итә торган җирдә “КамАЗ”ларыбыз бишәр көн чиратта торалар. Бу — бөтенләй аңлап булмый торган фаҗига. Бу тупиктан чыгу юлларын эзлибез. Беренче чиратта ашлык саклау урыннары булдыру, аннан соң эшкәртүне күздә тотабыз.

– Маллар үрчетүне планлаштырмыйсызмы?

– Әлегә юк. Безнең авыл халкы элгәредән малчылык белән шөгыльләнә. Ризыкларын Самарга, Тольяттига илтеп саталар. Без аларга саламын китереп, өеп тә куябыз. Ашлыгын бирәбез.

– Нинди эш алымнары кулланасыз һәм кемнәр белән элемтәдә торасыз?

– Пар кырлары калдырып эшләргә мөмкинлегебез булмаса да, без “занятый” парлар системасын кулланабыз. Өч кырлы севооборот алымы кулланабыз.
Җирнең һәр өлешен кадерләп эшкәртәбез. Азотлы ашламалар, фунгицидлар кулланабыз. Уҗымнарны яфраклары аша тукландырабыз. Көздән сөрелгән җирләребезне тырмалап калдырабыз. Язын орлыкларны бары тик җир җылынгач кына чәчәбез. Чөнки яшь үсентеләр сабый бала кебек. Яшьтән чирләсә – ул ахыргача шул чирдән интегә. Көзге бодайны бер гектардан быел 36 центнер алдык. Кайбер чәчү мәйданнарында уңыш 40-45әр центнерга җитте.

Кайда нинди яңалык бар – мин анда барып, аның белән кызыксынам. Һәр елны авыл хуҗалыгы академиясендәге курсларда белемемне камилләштерәм. Үзебездә еш кына күргәзмәләр үткәрелә. Безгә хәтта Россия авыл хуҗалыгы министры да килде.

Эшлибез. Тырышабыз. Игенче хезмәтендәге уңышлар бик тырыш, чыдам, эш сөюче, җирне хөрмәт итә белгән кешеләргә генә бирелә. Шуңа күрә бүгеy күпләр аңа тотынырга да куркалар.

– Кырлары чәчелмәгән, таркалып барган авылларны күтәреп, аларда да шундый уңышлы эшләр башкарып буламы?

– Мин тулы җаваплылык һәм чын күңелдән әйтәм: була!
Авыллар хәлен, аларның җирләрен, авыл хуҗалыгын кайгырту – ул безнең иң изге бурычыбыз. Авыл безне тудырган, үстергән, кеше ясаган, дөньяга чыгарган. Кайда соң безнең рәхмәтләребез? Теләгәндә бик күп мөмкинлекләрне табып була! Тик изге ният һәм теләк кирәк.
Илйас кебек заман батырлары аз. Ләкин аларның үрнәге ни тора! Акчалары, мөмкинлекләре булган бик күпләр хәзер үз авылларындагы җирләрнең чит халыкларга сатылуына битараф калалар. Җирдә эшләргә теләге булган кешеләргә азрак ярдәм күрсәтсәләр дә, үзләренә никадәр изгелек булыр иде бит.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Журнал «Самарские татары» («Самар татарлары»).

Просмотров: 1305

Один комментарий

  1. Мне интересно следующее. Земли вокруг Мулловки и Авралей обрабатывают несколько ООО и частные предприниматели. Какие нибудь вложения они делают в бюджет поселения в виде налогов ?
    Моя мысль заключается в том, чтобы хорошенько разобраться в распределении налогов и рассмотреть возможность увеличения поступлений от налогов землеобрабатывающих предприятий и частных лиц в бюджеты местных поселений. Разумеется за счет уменьшения поступлений в бюджеты региональные и федеральные. Не получается ли так, что региональный и федеральный бюджеты выметают все ?

    В Конституции РФ в статье 9 сказано: » Земля и другие природные ресурсы ИСПОЛЬЗУЮТСЯ и охраняются в Российской Федерации как основа жизни и деятельности народов, проживающих на соответствующей территории.