Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дини мәҗлес (ФОТО һәм ВИДЕО)

IMG_11729 мартта Самар Җәмигъ мәчетендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дини мәҗлес үткәрелгән. Аны Региональ Диния нәзарәте һәм Самар Җәмигъ мәчете оештырган. Биредә дини курсларда белем бирүче һәм укучы хатын-кызлар катнашкан. Чараны  укытучы Рушания Гыйләҗева алып барган. Мәҗлестә хатын-кызлар тарафыннан мөнәҗәтләр яңгыраган. 

IMG_1172IMG_1056

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар оешмасы остазы Наилә Әбделгәниева:

«Барыбыз өчен дә мөһим булган чарада катнаштык. Аллаһы Тәгалә биргән көннәргә, эчкән суларыбызга, сулаган һавабызга, ашаган ризыкларыбызга, укыган намазларыбызга, гамәлләребезгә шөкерана кылдык, мөнәҗәтләр әйттек. Ә мөнәҗәт — ул Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау.

* * *

Остаз Марьям апа Сабирҗанова:

«Мәчеттә оештырылган чара Ислам динен, телебезне саклап калыр, иманыбызны күәтләр, каткан күңелләрне йомшартыр өчен бик кирәкле гамәл, дип уйлыйбыз. Шул исәптән, аны оештыручыларга, иганәчеләргә, биредә катнашучыларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткәрәбез. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә бердәм булып яшәргә насыйп итсен иде».

 

IMG_1070IMG_1130 (2)

IMG_1136

IMG_1143

IMG_1145

IMG_1158

IMG_1160

IMG_1163

IMG_1178

IMG_1184

)

Лилия РӘХМАЕВА фотосурәтләре һәм видеоязмасы.

samtatnews.ru

 

 

 

Просмотров: 1629

Комментирование запрещено