Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кырымга барган делегация әгъзалары арасында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов та бар иде. Без аңардан Россия – Украина низагына бәйле катлаулы чорда мәҗбүри-ихтыяри кылынган әлеге сәфәрнең фәнгә бәйле максатлары хакында сораштык.
– Тел, дин һәм тарих буенча кардәш саналырга хаклы Кырым татарлары белән Идел буе татарлары арасындагы багланышлар вакыт-вакыт көчәеп, вакыт-вакыт сүлпәнәеп торган, – дип сүзне ерактан башлады Рафаил Сибгат улы. – Белгәнебезчә, Алтын Урда ханы Туктамышның оныгы – Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд аңа кадәр Кырымда хакимлек итеп алган. Аның турыдан-туры варислары арасында ир-ат заты төкәнгәннән соң казанлылар хакимият башына утырту өчен әледән-әле Кырым ханнарының Гәрәйләр династиясеннән Олуг Мөхәммәдкә үги булган энеләрен чакырып китерә торган булган.
Якынрак тарихка күз салсак, Казан белән Бакчасарай арасындагы элемтәләрнең иң көчәйгән чоры ХХ гасыр башына туры килүен күрербез. Бакчасарай хакиме, күренекле мәгърифәтче Исмаил-бәй Гаспралының кызы һәм хатыны белән берлектә рус һәм татар телләрендә нәшер иткән беренче төрки “Тәрҗемән” газетасы Казанда киң таралган. Ул заманда Идел белән Кара диңгезнең якынаюында Гаспралының фикердәше һәм җәмәгатенең мәшһүр Сембер байлары Акчуриннар нәселе кызы булуы да тәэсир итми калмагандыр. Дөньяга танылган дин белгече, фәлсәфәче һәм сәясәтче Муса Бигиевның, язучы Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗатлары Кырымга шактый тыгыз бәйле. Революциядән соң Кырым автономияле республикасын төзүгә Мирсәет Солтангалиевнең күп көч салуы мәгълүм. Ул чакта Кырым татарларының хакимият, хөкемдарлык органнарын ныгыту өчен 1917 ел инкыйлабына чын күңелдән ышанган Казан татарларын җибәрү, билгеле ки, бу ике халыкның тел һәм тарихи якынлыгына нигезләнә.
Туксанынчы еллар башында, республикада референдум үткәрелеп, Татарстан суверенитеты игълан ителгәннән соң, без тагын карашыбызны Кырымдагы кардәшләребез ягына юнәлттек. 1993 елда анда галимнәр, эре сәнәгать һәм хакимият вәкилләреннән торган эшлекле төркем барып, фән, мәдәният һәм җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләшеп кайтты. Аерым алганда, яшелчә үстерү өчен теплица хуҗалыгы булдыру, АЗС кору, банк филиалын ачу, уртак тарихны бергәләп өйрәнү турында сүз барды. Украина Фәннәр академиясенең Кырым филиалы белән уртак археологик экспедиция оештыру, И.Гаспралы мирасын өйрәнү буенча гыйльми конференция уздыру, китаплар нәшер итү кебек кайбер эшләр шул чорда башкарылды.
Союз таркалганнан соң Россиянең Севастопольдәге хәрби базасы ягулыкка интеккәндә Татарстан ярдәм кулын сузды. Хәрби хезмәткә Татарстаннан чакырылган егетләребезне “Керчь” корабына туплап, аны мазут белән тәэмин иттек. Татарстанның ул чактагы беренче вице-премьеры Равил Моратовның тырышлыгы аркасында, биредә егетләребезгә армия хезмәтен исән-имин үтү өчен шартлар тудырылу гына түгел, су асты көймәләренә каршы торуга көйләнгән биниһая көчле һәм кыйммәтле хәрби кораб үзе дә металлоломга озатудан сакланып калынды. Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы пунктны исәпкә алмаганда, ул чакта Татарстанның Кырымдагы эшчәнлеген Мәскәү бик үк өнәп бетермәде.
– Хәзер Мәскәү үзе Казанга бу юнәлештәге эшчәнлекне көчәйтү теләген җиткергән булса кирәк…
– Бүгенге көндә Кырымның хәле, кайсы яктан карасаң да, бик начар: икътисады түбән, сәяси вәзгыяте буталчык, халык бүлгәләнгән һәм куркытылган. Биредә яшәүче килмешәк халык эш ягыннан бик сүлпән. Әзергә бәзер булып яшәүләре Кырым татарлары йортларына бушка күчереп утыртылган заманнан ук килә, күрәсең. Туган илләренә мәҗбүриләп кайткач, җир ала алмыйча интеккән Кырым татарлары гына азмы-күпме төзелеш алып бара. Юллар җимерек, биналар совет чорындагыча төссез.
Территориаль суларында АКШ миноносецлар эскадрасы йөзеп йөргән, күгендә АКШ самолетлары очып торганда биредә яшәүчеләрнең барысы өчен уртак теләк бер – сугыш кына башланмасын. Билгеле, урнашкан урыны буенча Кырым ярымутравы, Россиягә һәм Украинага гына түгел, Европага һәм Америкага да бик кирәк. Шуңа күрә Кырымның статусы дөнья дәрәҗәсендә көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнә. Автономияле республиканың Югары Радасы аны ачыклау өчен 16 мартта референдум үткәрү турында карар кабул итте. Фаҗигасез узса, аның нәтиҗәсе Кырымның Россиягә кушылуын яки Украина составында калуын хәл итәргә тиеш. Хәзерге вакытта анда яшәүчеләрнең 53 процентын руслар, 24 процентын украиннар, 12 процентын Кырым татарлары, калганын төрле милләт вәкилләре тәшкил итә. Аңлавымча, тавыш биргәндә русларның үз арасында да: “Киләчәктә ярдәм Киевтән күбрәк килерме, Мәскәүдәнме?” – дигән фаразга нигезләнеп эш итүчеләр аз булмас. Хәрби көчләр катнашмаган очракта, референдум күрсәткечләренә милли көчләрнең берләшүе тәэсир итәчәге шулай ук ачык аңлашыла. Рифат Чубарев җитәкчелегендәге Милли Мәҗлес Кырым татарларын, әлеге сәяси актның Украина законнарына туры килмәвен нигез итеп, референдумда катнашмаска чакыра. “Украина бүлгәләнергә тиеш түгел”, – дигән төп фикерен ул Татарстан делегациясе белән очрашу вакытында да яшермәде. Тарихи сабактан һәм бүгенге вәзгыятьтән чыгып без дә аңладык: Кырым татарларының ышанычы – Кырым татарлары үзләре.
– Капма-каршы көчләр, мин Украина яклылар һәм Россия тарафдарларын күздә тотам, бер-берсенең бугазына ябышырга торганда Казаннан артистлар катнашындагы агитбригада килеп төшүен кырымлылар аларның мәнфәгатьләрен “сату” дип кабул итмәдеме икән?
– Татарстан делегациясенең Кырымга Мәскәү белән килештерелеп килгәнен аңладылар, билгеле. Рәсми хакимият – Кырым Хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов, Югары Рада Рәисе Владимир Константинов Татарстан делегациясен зур хөрмәт белән каршы алды. Рөстәм Миңнеханов җирле җитәкчелеккә теләктәшлек белдереп, икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлеккә әзер торуыбызны җиткерде. Бу мәсьәләләрдә ике якның уртак теләкләрен теркәгән Килешүгә кул куелды.
Кырым татарлары, Татарстан Президентына ихтирамлы булуларын күрсәтсәләр дә, баштарак саграк һәм салкынрак торган иде. Әмма ике як та бер-берсенә үз ана телләрендә мөрәҗәгать иткәннән соң йомшара төштеләр. Президентның сүзен: “Кырым татарларының күңелендә тирән яра ята”, – дип башлавы эчкерсез сөйләшү өчен ачкыч булды дияр идем. Рөстәм Миңнеханов һәм Рифат Чубарев чит күз-колактан башка, икесе генә дә утырып әңгәмәләштеләр. Кырым татарлары – төп фикерле халык. Аларның эчке генетик кәүсәләре нык. Җитмеш ел дәвамында куылып йөри торгач, үз хокуклары өчен көрәшә-көрәшә бернәрсәдән һәм беркемнән дә курыкмаска өйрәнгәннәр. Радикаллар булу аркасында араларында кайбер каршылыклар сизелсә дә, милләт мәнфәгатьләре мәсьәләсендә халыкның теләге, омтылышы уртак булып, үз лидерлары тирәсендә бердәм фикердә берләшүләре бәхәссез. Рифат Чубаревның: “Казан һәм Кырым татарлары дуслыгы ныгып, бәйсез Россия һәм бәйсез Украинага ярдәм итсә икән, дигән максатта калабыз”, – диюендә Кырым татарларының төп мәсләге яңгырый.
– Күпләрдә, Казан татарларының Кырымга сәфәре чәнти бармак белән һава селкетү генә булмадымы икән, дигән шик туды. Моның кузгалып киткән поезд артыннан чабу кебек икәнен сез дә инкарь итмәссез.
– Уңай теләк белән башкарылган бер хәрәкәт тә юкка чыкмый. Уйлый калсаң, ул бер көн биредә вакытлыча яки күптән яшәүчеләрнең рухын күтәрүгә багышланган тарихи көн булды. Безнең белән очрашудан соң “Керчь”та хезмәт итүче егетләр Татарстанның нинди генә хәлдә дә аларны ташламаячагын төшенеп калды. Симферопольнең җәмигъ мәчетендә аксакаллар белән намаз уку Кырым татарларына дин кардәшлеген искә төшерү булды. Ә инде Кырымның Югары Радасында, Кырым татарларының Милли Мәҗлесендә күрешеп-сөйләшү ике як өчен дә эзсез калмас дип уйлыйм. Нинди генә дәүләт составына керсәләр дә, Кырым өчен Татарстан моделе үрнәк булып тора. Мин, шәхсән, автономиянең статусын күтәрүгә ирешкән очракта, биредәге төп җирле халкы булган Кырым татарларының мәнфәгатьләре документларда аерым пункт буларак теркәлергә тиеш, дип фикер йөртәм.
Иң әһәмиятлесе шул: кысынкы гына бу сәфәрдә Кырым – Татарстан, Кырым татарлары – Казан татарлары арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтү өчен легитим нигез салынды. Бакчасарайда Хан сараен тамаша кылу, Гаспралы урамыннан узып, аның музеенда булу, гомумән, Кырым татарларының тарихы һәм үзләре белән якыннанрак танышу Татарстан җитәкчеләренең бу мәсьәләгә карашында да үзгәрешләр ясагандыр дип өметләнәм. Совет чорыннан соң бернинди яңарыш кичермәгән Кырымны күргәч, Рөстәм Миңнеханов үзенә хас туры сүзлелек белән биредәге җитәкчелеккә: “Сез өч ай җәйдә яшәүче карлы, салкын Татарстанны килеп күрегез дә ел әйләнәсе оҗмахта яшәүче Кырымыгыз белән чагыштырыгыз. Эшләргә кирәк, егетләр”, – дип әйтте. Кырым татарларын ул барлык кыйтгаларда яшәүче татарларның очрашу урынына әйләнгән Болгар җыенына чакырды. Күченеп йөрү, көрәшеп яшәү аркасында һәм хакимият тарафыннан төрле ысуллар белән югары белем алудан мәхрүм ителгән Кырым татарлары яшьләренә безнең Президент Казан вузларында уку өчен Мәскәүдән квота алырга вәгъдә итте. Хәзер әлеге мәсьәлә белән Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты шөгыльләнергә тиеш була.
– Рафаил Сибгатович, сезнең Тарих институты, гомумән, Россия дәүләтенең нигезен тәшкил иткән икенче халык буларак, татарларның тарихын өйрәнүче дөнья галимнәре, археологлар өстенә нинди бурычлар төшә?
– Кырым – галимнәр өчен эзләнү-тикшеренү өчен бик бай хәзинәле урын ул. Биредә Кырым ханлыгы гына түгел, Бөек Болгар дәүләте, Төрки каһанлыгы, Хазар каһанлыгы, Алтын Урда эзләрен калдырган. Халыкның, җәмгыятьнең бүгенге калыпка салынуына Венеция, Госманлы төрекләре йогынты ясаган. Татарстаннан, Идел буеннан аермалы буларак, Кырымда архитектура һәйкәлләре шактый яхшы сакланып калган. ХVI гасыр уртасында Казанны яулап алуга, Явыз Иван армия, чиркәү һәм миссионерлар ярдәмендә татарларны, аларның мәдәниятен, сәнгатен, архитектурасын җир йөзеннән юк итү максатын куйган. Ә Кырым ханлыгының мөстәкыйльлеген югалту Екатерина II хакимлек иткән XVIII гасырга туры килә. Европача фикер йөрткән патшабикәнең сәясәте башкачарак булган. Ул, мондый оҗмах җирләрендә чын руслар яшәргә тиеш, дип белдерсә дә, тарихи һәйкәлләрне җимерергә күрсәтмә бирмәгән. Шунлыктан Бакчасарайда Хан сарае, Иске Кырымда Үзбәк хан мәчете, Евпаториядә дәрвишләр торагы һәм башка күп кенә архитектура үрнәкләре, яки аларның хәрабәләре әлегәчә исән тора. Ә җир астындагы культура катламнарның байлыгын әйткән дә юк. Галимнәр өчен, болар өстенә, төп эзләнү материаллары – тарихи язмалар. Төркиядә, Франциядә аларга бәйле хезмәтләр басылып чыкты.
– Җиде томлы “Татар тарихы”ның I-II-III һәм VI-VII томнары дөнья күрде. Әмма Татар ханлыклары чорын, шул исәптән Кырым ханлыгы тарихын эченә алырга тиешле IV томны әзерләп нәшер итү шактый тоткарланып торды. Аның язмышы нинди?
– Чынлап та, Кырым ханлыгы тарихы буенча академик язма әзерләрлек авторларны озак сайларга туры килде. Дөньяның иң абруйлы галимнәреннән торган “Татар тарихы” редколлегиясен хәтта “Кырым татарлары тарихы”ның дүрт томлыгын бастырып чыгарган Валерий Возгрин да тулысынча канәгатьләндерә алмады.
Бүген “Татар тарихы”ның IV томы язылган һәм ул нәшриятка бирергә әзерләнә. Анда, Казан, Әстерхан, Себер, Касыйм, Ногай ханлыклары белән рәттән, Кырым ханлыгы тарихына да саллы урын бирелде. Халык бик көткән әлеге китап быел дөнья күрәчәк. Әмма аның басылып чыгуы тарихның ул чорын өйрәнү тәмамланды дигән сүз түгел. Исәп – Кырымда дөньялар иминләнгәч, тарих-археология базасы оештырып, җирле һәм дөнья галимнәре белән берлектә Кырымны тарихи, этнографик, археологик планда өйрәнү-тикшеренүләрне дәвам итү.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 36, 14.03.2014/).
Просмотров: 1277