Коммунистлар партиясе депутатлары паспортка милләт һәм динне (теләк буенча) язуны кайтарырга тәкъдим итә. Моннан тыш, алар фикеренчә, шәхес турындагы таныклыкка кан төркеме һәм резус-фактор да язылырга тиеш. Шулай ук алар 25тән 40 яшькә кадәр паспортның үзен түгел, ә фотосурәтне генә алмаштырып торырга мөмкин, ә электрон паспорт белән беррәттән кәгазь паспорт та сакланырга тиеш дип саный. Шушы үзгәрешләрне тәкъдим итеп әзерләнгән закон проекты хәзер Дәүләт Думасына юлланган. Билгеле булганча, паспортта милләтне күрсәтү – шактый бәхәсле мәсьәлә. Коммунистлар тәкъдименә дә хәзердән үк каршы килүчеләр бар. “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте лидеры Лев Пономарев, мәсәлән, коммунистлар тәкъдимен хәтәр дип санавын белдергән. Аның сүзләренчә, бу – илнең бөтенлеген саклауга аяк чалачак. Ә “Политех” агентлыгы уздырган сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең 51 проценты паспортта милләтен күрсәтергә риза. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, Татарстанның Халык, Россиянең атказанган артисты:
– Милләт паспортта күрсәтелергә тиеш дип саныйм. Ә менә дингә килгәндә, монысы – һәркемнең үз эше. Дин кешенең эчендә булырга тиеш. Электрон паспортка күчүгә дә уңай карыйм. Бу – заман таләбе. Һәр яңалык башта ниндидер каршылыкка очрый, аннары кулланылышка кереп китә. Хәзер кәгазь китап кына түгел, ә электрон форматтагыларын да укыйбыз, мәгълүматны басма чыганаклардан да, электрон мәгълүмат чараларыннан да алабыз, кесәдә йөри торган акча да, электрон акча да бар. Очкычка билетның да электрон рәвештәгесен сатып алып була. Паспорт та шуның кебек инде.
Гөлшат НӘҖИПОВА, икътисадчы:
– Мин моңа каршы түгел. Әмма каршы килүчеләр дә булмый калмый бит. Шуңа күрә милләтне күрсәтү-күрсәтмәүне дә ирекле итсеннәр иде. Бу илнең бөтенлегенә зыян китерә дип уйламыйм. Халыкта бүленү теләге үзе яшәгән ил хөкүмәтеннән канәгать булмаган очракта туа. Казлар турында әйтәләр бит, яхшы ашатсаң, очып китмиләр дип. Халык белән дә шул ук хәл. Ә электрон паспортка күчүгә килгәндә, минемчә кәгазь паспортны бөтенләй үк бетерү дөрес түгел. Икесе дә калсын.
Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре:
– Моның яхшы ягы да, начар ягы да юк, бу – нейтраль әйбер. Милләтне язсалар, татарга моннан зыян юк. Әмма файдасын да күрмим, чөнки моңа карап кына татарларның саны үсми, җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрми. Бу гамәл бары татарларның санын белеп, милләтләргә кагылышлы программалар тормышка ашырганда план кору өчен генә кирәк булырга мөмкин. Ләкин андый мәгълүматны бит халыкны исәпкә алу материалларыннан да алырга була. Ә паспортның рәвешенә килгәндә, электрон паспортка күчү уңайлырак булачак, минемчә. Бөтен дөнья электрон форматка күчә. Электроны булгач, кәгазенең мәгънәсе калмый. Икесен дә калдыру кирәксез.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь:
– Мин коммунистлар белән фикердәш кеше түгел, әмма аларның бу тәкъдимен хуплыйм. Кеше бит үзен ниндидер билгеле бер милләт, мәдәният вәкиле итеп тоярга тиеш. Күп кенә кешенең үзенең кайсы милләттән булуын белдерәсе дә килә. Шуңа күрә моңардан бернинди зыян да булмас. Хәзер катнаш никахтан туган балалар күп. Алар бит ниндидер бер милләтне сайлап алырга тиеш. Бу яктан караганда да, тәкъдим хуплауга лаек. Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит. Шуңа күрә мин кәгазь паспортны да калдыру яклы.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 37, 15.03.2014/)/
* * *
Депутаты от КПРФ внесли в Госдуму законопроект о внесении в паспорт граф «Национальность» и «Вероисповедание», пишет «Независимая газета».
Законопроект подготовила группа коммунистов во главе с Владимиром Кашиным и Владимиром Федоткиным. В партии предлагают оставить бумажную версию удостоверения личности, добавив туда по желанию граждан две графы «Национальность» и «Вероисповедание».
По данным социологов, за последние десять лет россияне стали более религиозными. Депутаты уверены, что появление таких граф необходимость, которая поможет не накалять непростые межнациональные отношения. Парламентарии утверждают, что об этом их просят избиратели.
«Мы считаем, что сегодняшнее обезличивание напрягает межнациональные отношения. Малые народы слишком болезненно относятся к этому вопросу. Сегодня татары и башкиры у себя на родине с радостью заполняют графу на национальной странице паспорта. Нужно распространить эту практику на федеральном уровне, чтобы никто не чувствовал притеснения. Ни один правоверный мусульманин не будет против того, чтобы указать, что он мусульманин; а православный – то, что он православный», – заявил депутат Николай Коломейцев.
Просмотров: 1519
Немного путаете правовые статусы. Русская — принадлежность к государству. В таком случае то что вы хотите должно быть написано следующим образом: россиянка (татарка). Только иностранцам думаю глубоко не интересно при паспортном контроле к какой именно тюркской группе большого многонационального народа Вы принадлежите)))
В загран паспорте у меня указана национальность как «русская» (Russian переводится «русский»), что мне неприятно. Я не нацистка и к русским отношусь хорошо. Просто я татарка и хочу чтобы люди учитывали национальную принадлежность, потому что Россия состоит из многих национальных субъектов, каждый из которых имеет свою культуру, язык и историю.
Нафиг она нужна? Если сильно хотите, сами напишите( правда паспорт станет недействительным. ))) Какие преимущества даст графа?
Нужно вводить обязательно,а то многие и забыли кто они,даже национальность свою правильно не могут произнести..
Ну с одной стороны это конечно хорошо , но есть одна проблема, так же как и в Украине, в России есть свои националисты, типо Россия для русских, этим людям только это и надо, как такое произойдет захлестнет волна убийств и массовых насилий на нац. почве и это уже первый шаг к революции )