Гаилә – гомер чишмәсе

docs.mail_1-300x279Камышлы районының Дәүләткол авылында яшәүче Рәшит ага һәм Мәрьям апа СӘГЫЙДУЛЛИННАР турында күптән язарга дип йөрсәм, никтер туры килмәде. Һәм, ниһаять, тәвәккәлләдем.

Дәүләткол авылының матур, ямьле авыл икәне барыбызга да билгеле инде. Ә һавасы ни тора?! Бигрәк тә җәйләрдә – оҗмах почмагы диярсең! Урманнарының җиләк-җимеш, гөмбәгә байлыгы!

Шушы матур авылда менә 49 ел инде иңне-иңгә куеп, пар канатлар булып яши язмам геройлары. Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез, ачык йөзле, тәмле сүзле Мәрьям апа һәм Рәшит ага белән сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм булды.

Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, хөрмәтләре сүзсез дә аңлашылып тора. Аларга карыйсың да үзеннән-үзе башка бер генә уй килә: бәхетле картлык, тигез картлык, тыныч картлык. Аларның иң зур байлыклары – тырыш хезмәт белән корган тормышлары, горурланып, авыз тутырып сөйли алырлык балалары, оныклары бар. Гомерләрен хезмәткә багышлап, булганына шөкерана итеп, бөтен мәхәббәтләрен балаларына, оныкларына биреп, әнә шулай тыныч кына гомер итеп яталар алар.

Рәшит ага 1938 елның апрелендә Насыйбулла ага һәм Гайшә апа Сәгыйдуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе сугышка киткәндә өч яшьлек кенә була Рәшит. Гайшә апа һәм балалар бәхетеннән яу кырыннан әйләнеп кайта Насыйбулла ага.

Авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнгә кадәр, колхозда төрле эшләрдә эшли, әтисенең төп ярдәмчесе була Рәшит. Эшкә батыр, ут уйнатып торган егеткә армия хезмәте дә җиңел бирелә. Ул Германиядә хезмәт итә, шунда шоферлыкка да укыталар аларны. Бу һөнәр аның тормышында зур әһәмияткә ия була: лаеклы ялга киткәнче колхозда шофер булып эшләде һәм гел алдынгылардан булды.

Мәрьям апа – Бакай авылы кызы. Ул сугыш ятиме. Әтисе Җиһанша ага Белоруссия җирендә мәңгегә ятып калган. Бер атналык игезәкләрен – Мәрьям һәм Минәхтәмне, кочып озатып кала ирен Нурлыбанат апа. Каерылып-каерылып карап киткән Җиһаншасын соңгы күрүләре булган икән!

Мәрьям кечкенәдән бөтерчек кебек җитез кыз булып үсә: авылда, районда үткәрелгән төрле спорт чараларында катнаша, призлы урыннар яулый, сәхнәгә чыгып җырлый да, бии дә.

Бер кичне репетиция вакытында клубка таныш булмаган ике егет килеп керә. Аның берсе Рәшит була. Ә сәхнәдә өздереп-өздереп сылу бер кыз җырлый. Бер күрүдә гашыйк була Дәүләткол егете Бакай авылы сылуына. Һәм күп тә үтми, кызны сорарга яучылар килә. Зәңгәр күзле, җор телле Рәшит тә кызның күңеленә тиз үтеп керә.

1964 елның карлы-буранлы февралендә кыңгыраулар таккан пар атларда килен төшә матур авылга.

Шулай итеп, Дәүләтколда тагын бер яшь гаилә барлыкка килә. “Гаиләне җыеп тотучы да, таркатучы да – хатын-кыз”, – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер борынгылар. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора: сабыр һәм зирәк хатын-кыз өйдәген тышка чыгармас. Мәрьям апа да нәкъ шундыйлардан. Ул да колхоз эшендә дә эшли, гаилә мәшәкатьләрен дә үз җилкәсендә күтәрә: юа, җыя, пешерә, балалар тәрбияли, кош-кортын да, мал-туарын да карый, бакча да утый. Ир-ат башкарырдай эш күп инде ул авыл җирендә, ә хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетермәс.

Балалар үсеп кул арасына керә башлагач кына җиңел сулап куя Мәрьям апа. Кызлары Гөлнара һәм Гөлшат әниләренең уң кулы булса, уллары Хәмит һәм Ришат әтиләренеке була. Әти-әни үрнәгендә эшкә батыр булып үсә балалар. Батыр дигәннән, эшкә генә түгел, Сабантуй батырлары да әле Хәмит һәм Ришат. Уллары гына түгел, оныклары Филат та көрәшче Сәгыйдуллиннарның.

Гөрләп торган зур йорт инде тынып калган. Балалар үсеп җитеп, үз ояларын корган. Ул-кызлары һәм оныклары – төп нигездә көтеп алынган кунаклар. Бәйрәмнәрдә яисә күмәк эшләрдәй эш булганда, әле дә гөрләп тора Сәгыйдуллиннар йорты. Бик күп бит алар.

Өлкән кызлары Гөлнара Камышлы авылында яши. Ул ялгызы өч бала тәрбияләп үстергән. Хәзергесе көндә ике оныгын тәрбияләргә булыша. Хәмит тормыш иптәше Светлана белән матур оя корып, ике улларына тәрбия бирәләр, өченчегә кыз бала көтәләр икән. Алар Бөгелмәдә яши.

Гөлшат та бик яшьли канаты каерылгач, бөтен мәхәббәтен улы Филатка биреп үстерде. Бик тәртипле, спортчы булып үскән Филат бүгенгесе көнне Тажикстанда армиядә хезмәт итә, ил чиген саклый. Берүк Ходай Тәгалә аңа исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга язсын.

Гөлшатка килгәндә, ул тормыш юлында үз тиңен тагы очратты. Үзе кебек уңган, дөнья көтәрдәй Тәбрис белән матур гына гаилә корды. Тәбрис Филатны да үз улыдай күрә, Гөлшатка да зур терәк.

Төпчекләре Ришат та Бөгелмәдә яши. Тормыш иптәше Илүсә белән ике кыз һәм бер малай үстерәләр. Балаларның барысы да бәхетле булсыннар, югалтулар кичермәсеннәр, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр иде.

Җор телле Рәшит ага һаман шундый булып калган. Мәзәкләр дә сөйләп алды. Ә Мәрьям апага килгәндә, ул һаман әле сәхнәне дер селкетеп бии, моңлы итеп җырлый. Дәүләткол авылында, район үзәгендә үткән бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка үтмидер, мөгаен.

Хөрмәтле Рәшит ага, Мәрьям апа! Сезгә пар канатлар булып, исәнлектә-саулыкта, күңел көрлегендә, озын-озак гомер юллары телибез.

Хәтерләтеп челтерәп аккан

Көмеш чишмә җырларын,

Матур булсын, тигез булсын

Гомерегезнең киләчәк тә

Бергә үтәр еллары!

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фотосурәте.

14 сентябрь, 2013 ел.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1145

Комментирование запрещено