“Уфалла арбасын алты яшемнән тартырга туры килде”

1657439640-56s56Самарның “Нур” мәдрәсәсенә елына ике тапкыр авыл муллаларын чакыралар. Ике атна буена аларга белемнәрен камилләштерү дәресләрен бирәләр. Һәр авыл мулласы — олуг шәхес һәм милләтпәрвәр. Яшьләр үзенчә калкысалар, олылар үзләренең сабырлыклары белән алдыралар. Денис авылыннан килгән Гыймаделислам углы Минәхтәм Ихсанов сабырлык бизмәне булып күзгә ташланды.

Нинди заманалар булган. Милләтем бар нәрсәне изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим гә таянып эшләгән. Ул хәзер генә исемне Европа буйлап эзлиләр.

Гыймаделислам – Ислам таянычы, Ислам терәге дигән мәгънәдә. Ихсан – игелек, яхшылык, ярдәм, булышлык, шәфкатьлелек эшләү. Ходай Тәгалә әйткән бит: “Мөселманча исем кушсагыз, ул баланы үз канатым астына алырмын”, дип. Кешене бер күрүдә кем икәнен беләсең бит. Минәхтәм ага белән сөйләшеп утыру – үзе бер сериал карауга тиң.

Авыл тормышын алып барырга көч вә куәт кирәк. Терлек-туар тотып буламы әле?

Аллага шөкер, кешеләр йорт җиремне мактап искә алалар. Гомеремә чисталык яраттым. Тагын да матур булсын өчен буяп та җибәрәсең.

Мал-туар асрарга көч каламы соң?

Карчык белән тырышабыз. Татар йорты терлек-туарсыз булмый инде. Итең, сөтең, каймагың, җиләк-җимеш — яшелчәң булса, балаларны, оныкларны, кунакларны каршы алырга күңелле бит. Халыкның игелеген күреп, Ходайның рәхмәтен сизеп яшибез, Аллага шөкер.

 Менә сез һәрдаим хезмәттә. Гадәттә күп балалы гаиләдә балалар эшчән була, чөнки алар бер-берсен карап үстерә. Гаиләдә ничәү үстегез? Ул заманда кешеләр Ходай биргәнне таба барганнар бит.

 Әти белән әни тугыз бала тапканнар. Дүрт кыз һәм биш малай туганбыз. Мин сигезенче булып дөньяга килгәнмен.

 Әти-әниегез шулкадәр баланы ничек аякка бастырды?

 Барлык авырлык әни җилкәсенә төште. Энем Минәхсәнгә 8 ай булганда, миңа биш яшь тулганда әтиебез фаҗигале төстә үлә. Ул атлар карады. Атларга салам салырга дип абзар башына менгән җирдән егылып төшә. Муен тамыры өзелә. Әтиемә ул вакытта нибары 47 яшь була.

 Алайса нужа шулпасын тулысынча чүмергәнсез.

 Әйтергә дә юк инде. Әнием Хәтирә тугыз баланы ничек аякка бастыргандыр. Башка да сыймый.

 Өскә юк.

 Ашарга юк.

 Башка юк.

 Суыклык.

 Салам түбәле өйнең җилләрдә саламы очып китә, яңгыр үтә. Салкын өйдә алабута икмәге. Иртән торып барып җыймасаң, анысы да калмый. Безне шул үлән ашлары һәм кычыткан шулпасы үлемнән коткарып калды.

 Тормадык яңгырлы көн диеп.

 Тормадык караңгы төн диеп.

 Тормадык төш вакыты дип.

 Эшләдек. Эшләдек.Эшләдек.

 Кием–салым да үзебез теккән.

 Минәхтәм ага, кайчан туйганчы ипи ашый башладыгыз?

 1955 елдан ипи күрдек. Ярый әле абый-апалар бар иде. Алар колхозда җигелеп эшләделәр.

 Ул чор кешеләренә “Уфалла арбасы” җелекләренә сеңгән диләр.

 Әйтергә дә юк инде. “Уфалла арбасы”н миңа 6-7 яшемнән сөйрәргә туры килде. Кичү тавын менүләре бигрәкләр дә авыр иде. Аяк терәп, җирне сытып тарттык. Арканның бавы хәлсез җилкәләргә батып керә иде. Көтүен дә көттек, атлар да карадым. Эшләмәгән эш калмады.

 Хәзерге яшьләр сез күтәргән кыенлыкларны кичерә алмаслар кебек.

 Беркемгә дә Алла язмасын ул авырлыкларны кичерергә. Адәм баласы дөньяга тик бәхет өчен генә тусын иде. Ачлыктан да яман нәрсә юк.

 Гаскәр хезмәтен үтәргә туры килдеме?

 Авылда 7 сыйныф белем алдым. Өч ел солдат хезмәтендә үтте.

 Шәһәргә китәргә уй килмәдеме?

 Ул чор балалары авылга, җиргә беректек. Гомеремә күмәк хуҗалыкта эшләдем.

 Ниндиерәк эштә эшләдегез?

 Тракторчы-механизатор. Яратып эшләдем. 35 ел тракторда эшләү минем өчен дәрәҗә иде. Мин гомеремә кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Каршы сүз әйтә торган гадәтем булмады. Эшне җиренә җиткезеп эшләдем. Мин кермәгән капка калмагандыр мөгаен. Кемгә утын, кемгә он, кемгә чүбек (опилка), кемгә ашлык алып кайтасың. Авылда эш бетәмени. Бәйрәм димисең, явым-төшем димисең, ерак димисең. Барчасына да бара идем. Баш тартсаң, шул авылда яшәп, ничек аның күзенә карыйсың.

 Минәхтәм ага, тел очындагы шигъри юллар әйтерсең лә сезнең турыда язылган.

 Һичкайчан, һичкайдан без ярдәм көтмәдек.

 Тартыштык арбасын, күтәрдек йөген дә.

 Ярдәмнән үлмәдек, яшибез бүген дә.

 Киресенчә әле, ярдәмгә сузылса кулыбыз,

 Шатландык үзебез, нурланды йөзебез.

 Һәм уңды юлыбыз!

 Күмәк хуҗалыгы рәисе Равил Нурмөхәммәтов фикере: ”Ихсанов – ул калхузга да эшләде, кешеләргә дә эшләде,барысына да өлгерде, ул — үрнәк”.

 Укытучы Әхтәм әфәнде Шәрифуллин: ”Өемне күчергәндә Минәхтәм бик булышты. Кич эштән кайткач, трактор арбасын китереп куяр иде, без бураны төяп куябыз. Иртә таңнан,эшкә киткәнче, килеп алып китәр дә бушатыр. Аннан эшенә китәр. Унҗиде көн шулай ташыды. Аллаһының рәхмәте яусын үзенә, Ходай Тәгалә үзенә ике дөньяның рәхәтен бирсен”.

 Минәхтәм ага, халык сезгә рәхмәтле. Ә түрәләр уңганлыгыгызны ничек бәяләделәр?

 Дивар тутырып ябыштырырлык Мактау кәгазьләре. Рәхмәтлемен үзләренә.

 Сез бүген Денис авылында мулла вазифаларын башкарасыз. Ничек дин әһеле булып киттегез?

 1998 елларда амбарлар сакладым. Мәчеттә азан әйтүче булмагач, мәчеткә төшеп, азан әйтеп килә идем. Аннан мәетләр юып йөри башладым. 2013 елның май аенда иске мәчетнең имамы итеп сайладылар.

 Нәселегездә дин әһелләре булганмы?

 Әти-әни гарәпчә укый-яза белгәннәр. Дин юлыннан барганнар.Туганнары да динебез Исламны көчәйтүчеләр. Энем Минәхсән хатыны белән хаҗда булдылар. Икесе дә мәдрәсә бетерделәр.

 Үзегез хатыннан уңдыгызмы соң?

 Аллага шөкер, хатыным Мәхтүмә белән өч бала тәрбияләп үстердек. Инде оныклар үсеп җиттеләр. Шат яшибез. Үземне бәхетле дип саныйм. Ходай Тәгалә динебез Исламга хезмәт итәргә исәнлек, зиһен сафлыгы, озын гомер бирсен иде.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам».

Просмотров: 1583

2 комментариев

  1. Дай Аллах тебе сил и здоровья продолжать работать на священном пути СЛУЖЕНИЮ АЛЛАХУ !!!! Браво моему дяде !

  2. Менэ бит узебезнен жизнэкэй утыра