Сөйләсәгез – яхшы сүзләр сөйләгез, булдыра алмасагыз – тик торыгыз

А.Канюкаев-243x300Аллаһы Тәгалә дөньяга иң затлы җан иясе итеп кешене яралткан. Хәтта фәрештәләргә дә кеше алдында баш ияргә боерган. Моның сере шунда ки, адәмне Ходай акыл белән зиннәтләгән. Ләкин дә адәм баласына зур йөкләр дә өстәгән. Кешеләргә җирдә дөрес яшәү кагыйдәләрен Коръән аша кисәткән.

Әңгәмәдәшебез – Тарихи мәчет имам-хатыйбы Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев.

- Хәзрәт, үзегез турында мәгълүмат бирсәгез иде.

- Өлкәбезнең Мәчәләй авылында туып-үстем. Самар финанс институтына укырга кердем. Динебез Исламга бирелүем студент елларына туры килә. Югары уку йортында Ходай Тәгалә чын мөселман яшьләре белән очрашу бәхетен бирде. Динне тирәнрәк үзләштерү теләге үсә торды һәм мин мәдрәсәгә кердем. Бер елдан соң Бохарага киттем һәм дини белемемне анда камилләштердем.

«Яктылык» мәктәбендә теләгән балаларга Изге Китабыбыз таләпләрен аңлаттым. Балалар кызыксынучан. Илләр, мәмләкәтләр, дөньяви хәлләр турында сөйләшә торган идек.

Ул елларда гарәпчә диктант язарлык дәрәҗәгә күтәрелделәр балалар. Араларында дин юлын сайлап алучылар да табылды. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укучылар булуы миңа канәгатьлек бирә. Тырышлыгым юкка китмәгән.

- Динебез Ислам адәм баласының исәнлегенә бик зур игътибар итә. Безнең татар-башкортлар моңа мәгънә салалармы?

- Хәзерге заманда кырык белән илле арасындагыларны инсульт белән инфаркт кисә. Нидән килә соң бу хәлләр? Шул ук вакытта йөзгә якынлашкан бабайларда гайрәт ташып тора. Чиксез авырлыклар күреп тә, олы яшькә җитәләр. Мәчет картларыбызның йөзендә нур сирпелеп тора. Чырайлары көләч. Сөйләмнәре бәрәкәтле. Фикерләре акыллы. Сәбәбе бик гади. Алар гомерләренә намаз укыйлар. Телеэкраннарда баш авыртулардан нинди хәрәкәтләр ясарга кирәк икәнен күрсәтәләр. Барчасы да намаз хәрәкәтләре.

- Ашау тәртибен бозучылар, ашау әдәбен белмәүчеләр күп.

- Хәзерге вакытта табыннар мул. Нәрсә генә куймыйлар. Ләкин бит аларның барчасын да ашарга дигән сүз түгел. Сайлау мөмкинлеге бирелә кешегә. Мисал өчен генә әйтәм. Ит ашыйсың икән, димәк балыгыннан тартыл һәм киресенчә. Баллы-татлы ризыклардан соң әле карбыз, кауын да ашыйбыз. Ризыкта артыклык булырга тиеш түгел. Үзбәкләрнең плауны бармак белән ашаулары да мәгънәле. Бармаклардагы нерв рецепторлары ашказа-нына ризыкның никадәр кайнар булуы турында мәгълүмат бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ашаганнан соң ашказанының өчтән бер өлеше буш булырга тиеш дигән. Хәзер шул фикерне медицина кабатлый, имештер, ачыш ясыйлар. Туклану арасында да вакыт дүрт сәгать ярым булырга тиеш.

- Кешенең исәнлегенә сүз тәэсир итәме?

Сәламәтлек өчен туклану белән бер сафта сөйләшү дә мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Сөйләсәгез – яхшы сүзләр сөйләгез, булдыра алмасагыз – тик торыгыз».

Нахак сүзләр, үчлек, кешеләрне хурлап яшәү сүз иясенә төрле чирләр китерә, хәтта яман чир (рак) китерүе мөмкин. Тикмәгә генә Изге Китабыбыз гайбәт сөйләүне үләксә ашауга тиңләми. Тормышыбызны Коръән таләпләре буенча оештырганда гына, рухыбыз сәламәт булачак. Ә рух сафлыгы үзеннән-үзе тән сихәтлегенә китерә.

Әңгәмәдәш — Фәрид ШИРИЯЗДАН.

«Ислам-Нур» (2012 ел).

Просмотров: 1175

Комментирование запрещено