Госпитальдә намаз бүлмәсе эшли

SСамарның хәрби госпиталендә 2002 елда мөселманнар өчен махсус намаз уку бүлмәсе ачылды.
Күптән ремонт күрмәгән бүлмәнең салкын, гамьсез булуы сәбәпле, госпитальдә дәваланучы мөселманнар Җәмигъ мәчетенә, аны яңартыр өчен, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Мәчет әһелләре аларның үтенеченә “колак салып”, эшкуар Шамил Хисаметдиновны бу игелекле гамәлне башкарып чыгуда булышуын сорыйлар. Шулай эшбатыр акчасына бүлмәдә яхшы ремонт ясала – пластик тәрәзәләр куела, диварлары яңартыла, келәмнәр җәелә, ягъни  ул җылы, күркәм бүлмәгә әйләнә.

SONY DSC
Җәмигъ мәчете советы рәисе Җәүдәт Шарапов һәм мәчетнең ветераннар советы рәисе Шамил Мамышев госпитальнең намаз уку бүлмәсен карарга бардылар һәм «Сәлам» гәҗитәсен, дини календарьлар бүләк иттеләр. Алар югары дәрәҗәдә ясалган ремонттан бик канәгать калдылар.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Автор фотосурәте.

Просмотров: 1451

Комментирование запрещено