“Мирас” безне тагын куандырды, гаҗәпләндерде

мирасРоссиядә һәм аның төбәкләрендә Мәдәният елы дип билгеләнгән быелгы ел Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә менә инде 22нче ел эшләп килүче “Мирас” муниципаль фольклор җыр һәм бию ансамбле коллективының болай да тыгыз эш графигын тагын да тыгызландыра төште. Ел башыннан ук иртәдән кичкә кадәр яңа концерт программасына соңгы репетицияләр алып барылды. Ә инде февральдә шәһәр Мәдәният сараенда аның быелгы беренче премьерасы булды. Ул артистларның биюләрен туктаусыз камилләштерү өстендә эшләүләрен бик яхшы күрсәтте. Әйтүләренчә, тамашачы яңа программаны бик тә җылы каршы алды.

Менә нәкъ шушы яңа программаны “мирас”лылар Самарага алып килгәннәр дә иде инде. Концерт шәһәребезнең иң затлы сәхнәләренең берсендә – Опера һәм балет театры бинасында узды. Ул башкорт дусларыбызның Самараның атаклы Петр Милославов исемендәге Волжск халык хоры үткән елның октябрендә Башкортостан Республикасы башкаласы Уфада күрсәткән һәм башкорт тамашачысында зур уңыш яулаган концертына җавап буларак кабул ителде. Бу аларның, ялгышмасам, соңгы елларда Самарага икенче тапкыр килүләре иде.

“Мирас” ансамбленең исеме аның җисеменә бик тә туры килә. Ике бүлектән торган бай, күпкырлы һәм эчтәлекле программа әзерләгәннәр башкорт дусларыбыз. Башкортостан җи­рендә һәм элеккеге Советлар Союзы төбәкләрендә яшәгән халыкларның бию һәм җыр хәзинәләрен табып, аларның иң яхшыларын сайлап, эшкәртеп һәм хәзерге тамашачыга хуш килә торган рәвешкә китереп, сәхнәгә күтәргәннәр. Һәм бу бихисап нечкә һәм шул ук вакытта җаваплы хезмәтне алар нәтиҗәле итеп башкаралар да. Концертның нинди номерын алсаң да, алардан югары вокаль дәрәҗә (бу җырлар), искиткеч грация һәм пластика (биюләр) бөркеп тора.

Менә Ләйсән Моталлапова башкарган “Урал бәете”н генә алыйк. Ул залда утыручы тамашачылар өчен җыр формасына салынган бәет булып кына түгел, ә моң көченә ия булган башкорт халкының күңелендә гасырлар буе җыелган зары, бәлки, бүген яшәгән буыннарга бер фәлсәфә юллама булып та яңгырады.

Ә заманча “Туган якка кайтсам” җырын Илшат Хәсәнов ничек җырлый?! Дөрестән дә бит, нинди генә зур калаларда яшәсәк тә, тормыш тәгәрмәче урбанизация һәм глобализация гарасатларында безне ничек кенә әйләндерсә дә, йөрәгебез, күңелебез түрендә барыбер туган як, балачактан хәтеребездә саклана торган яшел аланнарыбыз һәм инеш буйлары кала. Анда гына без җаныбызга тынычлык табабыз һәм шуның өчен гомер буе туган якларыбыз­га омтылабыз. Тик еш кына бу хыялларыбыз акланмый шул.

Тагын бер җыр номерына тукталасы килә. Ул Гүзәл Асылбаеваның “Таң атканда” исемле татар халык җырын башкаруы. Гомеребез буена ничәмә тапкыр ишеттек икән без бу җырны? Ә менә аны — бер үк җырның өч өлешен, бер үк вакытта өч тавышта җырлау — гаҗәпләнерлек. Моның өчен нинди осталык, нинди югары дәрәҗәдә вокаль әзерлек кирәк!

Без шулай ук хозурланып күп рус җырларын да тыңладык. Аларны да элек-электән ишетеп, тыңлап яшибез. Ә менә чын иҗат осталарының тере тавышларында бу җырларны яңадан ишетү дә бик зур рәхәтлек бирә икән бит.

Җыр — ул философия, ә бию — дәрт, гайрәт. Һәр биюче шушы физик ысуллар ярдәмендә тамашачыга үзенең күңеленнән чыккан әйтер фикерен, хисен җиткерергә тырыша. “Мирас”лылар һәрбер биюгә үз карашларын, үзен­чә­лекле төсмерләр кертә алган­нар. Башкорт биюләренең күп­челеге башкорт халкының ныклы эчке көчен күрсәтә, рус биюләре җитдилекне, ниндидер берләштерү юнәлешен тасвирлый, татар биюләренә күбрәк хәрәкәт шигърияте хас. Ә менә “Каеннар” казах биюе кызларның яшь каеннар кебек саф, ап-ак төсләре, матур, сыгылмалы гәүдәләре белән истә калды, молдованнарны­кында — көчәйтелгән ритм, тиз­ләштерелгән хәрәкәт… Ә барлык белгән, спорт гим­нас­тикасына якын булган кү­негүләрен “Мирас” егетләре күп­ләребез яраткан популяр “Яблочко” биюендә залны шаккатырып күрсәттеләр. Бу тамаша турында чит ил сүзе белән: “Драйв!” дип кенә әйтергә кала. Менә ул — чын милли иҗат, чын югары осталык.

Безнеңчә, бер биеклек генә Уфа артистларына буйсындырылмыйча калды кебек. Ул  “Абхаз биюе”. Хореограф та тырышкандыр, репетицияләр дә җитәрлек булгандыр. Ләкин Кавказ биюләрен биер өчен Кавказ кешесе булу кирәктер, ахрысы.

Һәм бер акланмаган өмет турында да әйтмичә ярамастыр. Концерт барышында ике тугандаш — татар һәм башкорт халкына бик якын һәм кадерле булган Башкортостан Республикасы башкаласыннан килгән артистлардан, җыр белән биюдән башка, башкортча бер сүз дә ишетә алмадык. Әйе, аларны рус коллективы кунакка чакырган, залда да башка милләт вәкилләре аз түгел иде. Ләкин шулай да концертны башлаганда алып баручы “Һаумы, Һамара!!, ә саубуллашканда “Киләһе осрашыуларга кәдәр!” — дип кенә әйткән булса да, тамашачының шактый өлешен тәшкил иткән башкорт һәм татарларны тагын да күбрәк хөрмәт итү булыр иде бу.

Ләкин, тулаем алганда, “Мирас” ансамбленең шәһәребездә узган бу концерты бик югары бәягә лаек. Самарадагы милли иҗатны сөючеләр Уфа артистлары белән яңа очрашуларны түземсезлек белән көтеп калалар.

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1172

Комментирование запрещено