Мөнәҗәт бәйрәменең беренчесе генә булмасын иде

IMG_1172Самараның Җәмигъ мә­четендә беренче мәртәбә зур Мөнәҗәт бәйрәме уздырылды

Бәйрәмнең төп хуҗабикәсе — озак еллар Самара төбәгенең дини җитәкчесе булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның кызы мөгаллимә Сания абыстай Мингачева иде. Ул килгән кунакларны ачык йөз, күркәм сүз белән каршы алып, бу мәҗлеснең шулай ук күп шәкертләребезнең остазы Минһәҗәр абыстай Сәяхованың тууына 75 яшь тулуга багышлап үткәрелүе турында да хәбәр итте.

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының региональ Диния нә­­зарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Мөнәҗәт бәйрәмен котлау сүзләре әй­теп башлап җибәрде. Ул шә­кертләребезгә дин гыйлемен укытучы Мин­һәҗәр абыстай Сәяхова­ның башкарган хез­мәт­ләренә югары бәя биреп, олылап, аңа Диния нәзарәтенең Мак­таунамәсен һәм бүләкләрен тапшырды.

Минһәҗәр абыстайны котлаучылар әле тагын бик күп булды. Аңардан дин гыйлемен өйрәнүчеләр дә үзләренең ос­тазларына рәхмәт сүзләрен жәл­ләмәделәр, бүләкләр дә бирделәр.

Тәбрикләүләр, бүләк­ләү­ләрдән соң Мөнәҗәт бәйрәме баш­ланып китте. Вагыйз хәз­рәт Яруллинның хәләл җефете Асия абыстай мөнәҗәт әйтүнең тарихына тукталып үтте:

- Мөнәҗәтләр халкыбызны гомер-гомергә көнкүреш тормышта озата барганнар, үзенә күрә бер тәрбия чарасы булганнар, - дип сөйләде ул.

Аннан мөнәҗәтләр әйтү башланды. Нинди генә темаларга әйтелмәделәр икән алар? Газиз әниләребезгә дә, Пәйгамбәребез Мостафа сал­лаллаһу галәйһи вә сәл­ләмгә дә, шатлык-куаныч, са­гыш-хәсрәтләребезгә дә… Бу мөнәҗәтләрнең кайберләренең исемнәрен генә дә атау җитә: “Ялгыз ана”, “Васыятьнамә”, “Манара” һәм башкалар.

Аеруча Галия ханым Мос­тафинаның, Мәрбия ханым Са­финаның моңлы тавышлары, мөнәҗәт әйтүләре халыкны таң калдырды. Рәмзия ханым Гыйззәтуллина һәм аның төркеменең башкорт халкына гына хас булган аерым моң белән күп мөнәҗәтләрне яңгыратуларына сокланмыйча мөмкин түгел иде. Мәрьям апа Сабирҗанованың хаҗга багышланган мөнәҗәте күңелләрне җилкендерде дә, тетрәндерде дә. Мин үзем дә чыдап тора алмадым, үземнең яраткан бер мөнәҗәтемне яңгыратып, мөнәҗәтчеләргә бүләкләремне дә тараттым.

Минем яныма килеп, кулымнан кысучылар да, рәхмәт сүзләре әйтүчеләр дә булды. Минем “Бердәмлек”кә хә­бәрләр язып торуымны бел­гәнгә күрәдер инде, яраткан басмабызның хезмәткәрләренә динебезне торгызуда зур эш башкарулары өчен аерым рәхмәт әйтүчеләр дә табылды. Мин бу сүзләрне бик тә рәхәтләнеп ияләренә җиткерәсем килә.

Ә Мөнәҗәт бәйрәме кебек чаралар киләчәктә гел үт­кәрелеп торсыннар иде, дигән теләктә калам.

Разия ӘЮПОВА,

Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе.

«Бердәмлек»

Бу темага:

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дини мәҗлес (ФОТО һәм ВИДЕО)

Просмотров: 1102

Комментирование запрещено