Мөфти белән очрашу

…”Кешеләр бергәләп Коръ­ән уку һәм өйрәнү өчен Ал­лаһы йортына җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, рәхмәт каплаячак, фә­рештәләр әйләндереп алачак, Аллаһы үз каршындагылар алдында аларны искә алачак”, — диелгән Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә. Бу хәдистән аң­лашылганча, мөселманнар бербөтен. Безгә, Елховка рай­онының Тупли авыл мәчете әһелләренә, моңа тагын бер тапкыр инанырга насыйп булды.

Февраль ахырындагы җомга намазларының берсенә өч мәхәллә халкы бергә җыелды. Чөнки бу көнне намазга Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин килгән иде. Бөтенебез бергә намазга баскач, чыннан да үзебезне бер тән, бер җан итеп хис итә башладык.

Талип хәзрәтнең тыныч, йомшак тавышы белән укыган вәгазе бик үтемле яңгырады. Мәчеттә, кеше күп булуга карамастан, аны тын да алмый тыңладылар. Вәгазьдән соң халык мөфтигә сорауларын яудыра башлады. Талип хәзрәт барысына да тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирә барды. Бигрәк тә мөселманнар бердәм һәм бергә булырга тиеш, дигән фикер еш яңгырады.

Авылдашларыбыз Равил абый Усманов һәм Лотфулла бабай мондый очрашуларның, бергәләп намаз укуларның әһәмиятен билгеләп үттеләр: “Талип хәзрәт халык белән аралашып бик дөрес эшли. Халык та аның нинди кеше икәнлеген күрә, белә башлады. Бик тә кече күңелле, игътибарлы кеше икән ул, Вагыйз хәзрәтнең эше ышанычлы кулларда булуын күрәбез”, — диештеләр.

Җомга намазыннан соң искә алу мәҗлесе үткәрелде. Безнең авылның яшь кенә бер егете вафат булган иде. Шуның әти-әнисенең кайгысын уртаклашып мөфти: “Мөселманнарның төп сыйфаты — күркәм сабырлык. Шуңа күрә сабыр булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзе белүче”, — дип юатты.

Авыл халкы бу очрашудан бик канәгать булып, Талип хәзрәткә дин юлында уңышлар теләп, таралышты. Барыбызга да дөрес, туры юлдан барырга насыйп булсын иде, амин.

Наил ГЫЙМАТДИНОВ,

Елховка районы,

Тупли авылының Үзәк мәчете имам-хатыйбы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1135

Комментирование запрещено