Авылда да яхшы яшәп була

Алфия МаулетоваЧелно-Вершины районының Шламка авылы яныннан үтеп барганда, юл читендә генә урнашкан кибеткә сугылмыйча булдыра алмыйм. Бу юлы да ишекне ачып керүгә татарча исәнләшкәнемне сизми дә калганмын. Сәламемә каршы саф татарча җавап та алдым. Бу яшь, мөлаем кыз Әлфия Әхмәтбиҗан кызы Мәүлетова булып чыкты.

Әлфия шушы авылда туып үскән. Самарада бухгалтерлыкка укыганда, шәһәрдә төпләнеп калыргамы әллә, дип уйлаштыргаласа да, авыл тормышы йөрәгенә якын булганга күрә кабат туып-үскән авылына әйләнеп кайта ул.

Бүген Әлфия үз гаиләсен корган инде. Тормыш иптәше машина йөртүче булып эшли, кызлары Рәсимә балалар бакчасына йөри.

- Сыерыбыз бар, сугымга терлек асрыйбыз, җир кишәр­легебездә яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерәбез. Әти-әни биргән тәрбия буенча ислам динебезне хөрмәт итеп, туганнарыбыз белән аралашып, бер-беребезгә терәк булып, авылыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән дуслыкта яшибез. Авылда да матур итеп яшәп була бит. Азан әйтеп, мөселман бәндәсе икәнлегебезне исебезгә төшереп тору
өчен мәчетебез, балалар бакчасы, мәктәп бар. Мәдәният йортында Яңа ел, Ватанны саклаучылар, 8 Март бәйрәмнәрен уздырабыз. Менә шулай бик күңелле генә яшәп ятабыз,
- дип сөйләде Әлфия.

Күпләребез: “Авылда яшьләр калмый”, — дип зарланырга яратабыз. Әлфия Мәүлетова кебек авыл тормышыннан зарланмыйча, канәгать яшәүче яшьләр белән очрашып сөйләшкәч, авылларыбызның киләчәге өчен тагын бер кат шатланып куясың.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено