“Авылымда бәхетем”

Гатина2Иске Ярмәк авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния ГАТИНА бүген үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Авылдашым Фәния Гыйниятулла кызы Гатина (Рәх­мәтуллина) миннән өч яшькә генә кечерәк булгангадыр инде, без аның белән бер тирәдә укыдык. Уйнап үстек дип әйтә алмыйм, ләкин ул гел күз уңымда булды. Чөнки дустым Наҗия белән алар арткы урамда кара-каршы гына яшиләр иде. Фәниянең бертуган абыйсы Фәнис тә безнең белән бер сыйныфта укыды, ә апасы Флера безнең вожатыйларыбызның берсе иде.

Фәния бик чая кыз булып үсте. Аның дуслары арасында малайлар кызлардан күбрәк иде бугай. Кичләрен арткы урам гөрләп тора — лапта, штандр, качышлы уеннары уйнаучы балаларның чыр-чуы караңгы төшкәнче тынмый. Ә кыш җиттеме — барысы да Юкәле тау­да чана, чаңгы шуалар, хоккей уйныйлар… Ә Фәния — гел башлап йөрүчеләр арасында.

Кыз беренче сыйныфка укырга кергән елда энесе Фә­рит­нең аягы бик каты пешкән иде. Фәхринур апа малае белән хастаханәдән — хастаханәгә йөри, апалары Флера  Куйбышевта укый, әтиләре — колхоз эшендә. Шулай итеп, бу елны өй эшләре беренче сыйныф укучысы Фәния җилкәсенә ята. Ул әтисе кайтуга беренче тапкыр ашарга пешерүен болай искә ала: “Керогазны кабызып таба куйдым да май салдым. Чыжылдый башлагач, пакеттан коры токмач (ракушка) аудардым һәм әйләндереп-әйләндереп кыз­дыра башладым. Шул вакытта әти кайтып керде. Минем кашеварлыгымны күреп елмайды да ипләп кенә: “Кызым, аларны башта пешереп алырга кирәк иде бит, — диде. — Кечкенә шул әле син, өйрәнерсең”.

Фәритнең яралары төзәлеп бетте дигәндә генә Фәхринур апа үзе дә кайнар ашка пешә. Ул кабарып чыккан кулларын кая куярга белмичә сызланып йөргәндә дүртенче сыйныфта укучы кызына сыер саварга өйрәнергә туры килә.

Фәния көтү көтәргә дә, колхоз кырларында икешәр норма утау утарга да кыенсынмый иде. Үз бакчалары да балага очсыз-кырыйсыз күренгәндер. Әйе, балаларга ул вакытларда бик күп эшләргә туры килә иде шул.  Колхозчының хезмәт хакын ничек тартсаң да, дүрт балага җиткереп булмый. Мәктәпкә яңа форма киеп барасың килсә, җәй буе билеңне турайтмыйча эшләргә туры килә иде.

Абыйсы Фәнис, энесе Фәрит һәм Фәния тату булып, бөтен эшне үзара бүлешеп эшлиләр иде. Берсе — бер бүлмәне, икенчесе — икенчесен җыештырып, йорт эшләрен бетереп, күр­ше­ләргә булышырга керергә дә өлгерәләр иде әле.

Яз җитү белән авылда сарык өстен алу өмәләре башлана.  Күршедәге Рәшит абый (хәзер мәрхүм инде) аңа бу эш буенча беренче дәресен биргәндә Фәния сарыкны да яфалап, үзе дә бармакларын кисеп бетергән иде. Ләкин булдыклы бала эшне бик тиз җайга салды һәм инде бераздан башкаларны да бу эшкә өйрәтә башлады.

Шулай эш, уку, чаңгы һәм чана шуу, малайлар белән хоккей уйнау арасында балалык еллары үтеп тә киткән. Фәния Казанның педагогия институтына укырга керә. Ә анда туганнары да, дуслары да юк. Авыл да сагындыра. Фәхринур апа авыл Советы телефоныннан шалтыратып, кызының хәлен белгәндә аның авылны сагынуы, кире кайтырга теләге булуы турында ишетә дә, авыл Советы сек­ретаре Гали Вәли улы Галләмовка зарлана. Ул кызны үгетләп карый, тик Фәния барыбер уеннан кире кайтмый. Шуннан соң трубканы авыл Советы рәисе Сәхия Нурсәхи кызы ала: “Кергәнсең икән — укы. Авылда эш юк. Хәтта сыер савучылар да кирәкми. Кайта башласаң, авыл читенә чыгып басабыз да, кире борып җибәрәбез, кертмибез!” — дип әрли.

Шуннан Фәния тагын ике атна түзә. Башкача түзәр хәле калмагач, авылга кайтып төшә. Шул вакытта Флера апасы да хәл белергә кайткан икән. Ул Фәниянең әйберләрен җыеп сумкага сала да җилтерәтеп Казанга илтеп куя. Шулай Фәниягә яраткан авылыннан биш елга аерылырга туры килә.  Хәзер ул Гали абыйга да, Сәхия апага да, Флюра апасына да рәхмәтләр укый. Ә ул вакытта күпме күз яшьләре түккәнен белсәгез иде…

Шул вакыттан бирле 33 ел вакыт узган да киткән. Фәния гомер буе Иске Ярмәк мәктәбендә укыта, укыту бүлеге мөдире булып эшләгән еллары да байтак. Филат Гатин белән кушылып яши башлауларына да тиздән утыз ел була инде.  Уллары Артур белән Алмаз да үсеп җиттеләр. Авыл уртасында кызыл кирпечтән салып куйган өйләре дә бик шәп, гөлләргә күмелеп утыра. Фәния бит гомере буе табигатьне, гөлләрне яратты. Шуңа күрәдер дә аның гөлләр бакчасы авылда иң матурыдыр.

Фәния белән Филат тормыштан канәгать булып, бер-берсенә сөенеп яшиләр. Ә 2005 елда сынау килеп, Фәния бик каты авыргач, ире дә, малайлары да бөтен йорт эшләрен үз кулларына алып, әниләренә  терелергә  ярдәм иттеләр, гел үсендереп, тормышының киләчәгенә ышаныч биреп тордылар. Аларның ярдәме һәм куйган канатлары аңа үлем белән көрәшергә көч бирде. Бакчага да чыгармыйча, бөтен йорт эшләрен дә үзләре башкарып, әле дә “Әни!” дип өзелеп торалар алар.

Тормыш сынауларны тикмәгә генә бирми, дип уйлый Фәния хәзер. Алар кемнәрнең сиңа — дус, кемнәрнең – туган, ә кемнәрнең көнче икәнлеген күрсәтә. Бүген үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Фәния Гатина, мәкерле авырулар, тормыш сынаулары аша үтеп, якты дөньяга шатланып яши. Кешегә бирелгән иң зур байлык — сәламәтлек һәм гаилә бәхете, дип саный ул.  Ходай шушы бәхеттән беребезне дә аермасын һәм сәламәтлекне дә бөтен кешелек дөньясына бертигез өләшсен иде, дип тели Фәния.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1740

4 комментариев

  1. Фания апай сезне юбилеегыз белян котлыйм!!! Исянлек,озын гемерляр,шундый матур пар сез ,шатлыкта,бяхеття яшяргя булсын сезгя!!!

  2. Барыбызга бер генә,
    Белмим, ничек өлгерә.
    Үзе шундый сөйкемле,
    Нәкъ әнием шикелле,

    Шат йөзле укытучым,
    Күңелемә иң якын
    Кеше ул шуның өчен.
    Ул — минем укытучым.

    Шатлыгыма сөенә,
    Кайгым булса — көенә…
    Көн дә гыйлем өләшеп
    Илтә белем иленә.

    Кадерле укытучым,
    Аннан галим беркем дә
    Юк сыман шуның өчен.
    Ул — минем укытучым!

    Кырда иген иксәм дә,
    Ул булыр гел уемда,
    Маяк булыр юлымда
    Сөекле укытучым,

    Аңарга мин гомергә
    Бурычлы шуның өчен.
    Ул — минем укытучым!

  3. Ул әле яхшы укытучы гына түгел, бик яхшы җитәкче дә иде. Исәнлек- саулык алдагы тормышында бәхет телибез. Мин әле студент чагымда нәк шулай токмач пешергән идем.

  4. Лилия Абдрахимова (Рахматуллина) в пишет:

    бик дэрес сузляр!!!!!Ряхмят!!