Крымско-татарская молодежь приглашена на национальные фестивали в Казань / Кырымтатар яшьләре ишләре янына Татарстан башкаласына чакырулы

Самарцы на Дне татарской молодежи в Казани

Самарцы на Дне татарской молодежи в Казани. 2012 г.

Крымско-татарская молодежь приглашена в качестве участников на национальные фестивали в Татарстан, сообщил на прошедшей сегодня в Республиканском агентстве по печати и массовым коммуникациям пресс-конференции депутат Государственной Думы РФ, член комитета по образованию нижней палаты Федерального Собрания Ильдар Гильмутдинов.

Выступая перед журналистами, он сообщил, что Президент РТ Рустам Минниханов дал конкретные поручения министерствам, ведомствам и общественным организациям по более тесному сотрудничеству с крымскими татарами.

«Я, как руководитель Федеральной национальной культурной автономии татар, тоже соответствующие поручения сделал, и мы уже приглашаем в этом году крымско-татарскую молодежь на наши мероприятия: Фестиваль мусульманской молодежиДни татарской молодежи и так далее», — сообщил депутат.

* * *

Кырымтатар яшьләре Татарстан Республикасына яшьләрнең милли фестивальләренә, мәсәлән, мөселман яшьләре, татар яшьләре көннәренә катнашучы буларак чакырулы.

Мин Россия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе буларак шундый күрсәтмә бирдем, дип белдерде Россия Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов “Татмедиа” агентлыгында“Кырымдагы вазгыять: Россиянең шуңа якын килүе” темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Гомумән алганда, Татарстан Президенты Кырымдагы татарлар белән багланышлар, хезмәттәшлек мәсьәләсендә министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмаларга төгәл йөкләмәләр салды – аларны үтәү мәҗбүри, диде депутат.

Тулаем, Татарстан кырымтатар халкы белән тыгыз хезмәттәшлек кору ягында, анда республикадан берничә делегация барып, хезмәттәшлек юллары барлап кайтты, дип искәртте ул. “Татар-информ” журналистының, Бакчасарайда Кырымтатар халкының VI чакырылыш Корылтаеның чираттан тыш II сессиясе 29 мартка билгеләнгән, анда Россиянең үзеннән, шул исәптән Татарстаннан вәкилләр чакырылдымы, дип соравына, очрашуга килгән КПРФ фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр буенча комитеты әгъзасы Василий Лихачев һәм “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары — Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Бариев һәм Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов – берсе дә төгәл генә җавап бирә алмады.

«Татар-информ»

Просмотров: 1336

Комментирование запрещено