Бәйрәм кайтавазы: Яңа Ярмәктә хатын-кызларны зурладылар

Халыкара хатын-кызлар көне  унаеннан Яңа Ярмәк авылы клубы бинасында әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Безнен ил тарихында трагик вакыйгалар күп булган. Халкыбыз ачлык-ялангачлыкны, кырыс сугыш елларын артыгы белән кичергән. Кичәбезне шушы авыр елларда сынмыйча-сыгылмыйча калган тол хатын-кызлар­ны искә алып башладык. Менә алар: Бәдерниса Мифтахова, Зәйнәп Сафина, Хәдичә Мәрданова, Хәмдениса Эмирханова, Хәят Жәмилова, Фәткесорур Шакирова, Сәкинә Гашигуллина, Оркыя Ярыйәхмәтова, Фәнузә Сәгыйрова, Рәсимә Галиева һәм Миннур Вәлиәхмәтова.

Татар халык шагыйрьләренен әнкәйләргә багышланган матур шигырьләре укылды бу кичәдә. Аннан сон Саимә апа Морзаханованың «Эзелмәгән өмет» хикәясен укып киттек. Бу әсәр ата-анасыз калган энеләрен һәм узенең кызын берүзе устергән Гыйззижамал апай турында язылган һәм дөньяда меңгә бер генэ очрый торган мәхәббәт, хатын-кыз тугрылыгы турында.

Бәйрәм кичәбезне бизәп, үзенең яна шигырьләрен шагыйрәбез Гөлсинур апа Гафурова укып китте. Бәйрәмгә чакырылган апаларыбыз да үзләренең яшь чактагы жырларын жырладылар, биешеп тә алдылар. Кичәбез ахырында клуб мөдире Розалия Гафурова барчабызны да тәм-томнар белән тулы өстәл артында хуш исле чәй бе­лән сыйлады.

Чакырылган кунакларыбыз кичәдән канәгать булып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, тагын очрашулар кетеп калабыз дигән теләкләрен житкереп, таралыштылар.

Алисә ХӘМӘТШИНА, китапханәче.

Яна Ярмәк авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1885

Комментирование запрещено