Соң булса да, уң булсын…

Тухватуллина ГулсинаМенә икенче ел инде Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә атнасына бер сәгать “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” дип аталган фән укытыла. Хәзер укытучы Гөлсинә Һади кызы ТӨХВӘТУЛЛИНА белән шул хакта булган сөйләшүне газета укучылары игътибарына тәкъдим итәм.

- Гөлсинә ханым, сез уку­чыларыгызга икенче ел ин­де бу фәннең серләрен тө­шендерәсез. Шул турыда үзе­гезнең уй-фикерләрегез белән уртаклашмассызмы икән?

- Әйе. Моның өчен мин махсус курсларда укып кайттым. Мәктәбебездә татар балалары гына укыганга күрә, укучыларның әти-әниләре бе­лән бергәләп алты юнәлеш арасыннан сайлап алып, дүр­тенче сыйныфта “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” укыта башлаган булсам, быел бишенче сыйныфта балаларга “Россия халыкларының дини мә­дәниятләре нигезләре”н дә өйрәтәм.

Ислам мәдәнияте нигезләре аша нәрсә ул Ислам, кемнәр алар мөселманнар, Ислам беренче мәртәбә кайда кабул ителгән, Коръән китабының асылы нидән гыйбарәт дигән сорауларга тулы җавап табар­га тырышабыз. Биредә пәй­­гамбәребез Мөхәммәт са­ләл­лаһу галәйһиссәламнең тормыш юлы да, аңа пәйгам­бәр­­лекнең кайчан килүе дә, хәдис, сөннәтнең нәрсәне аң­латуы да яктыртыла.

Россия халыкларының дини мәдәниятләре нигезләре дә Исламда гаилә, әти-әни һәм бала, өлкәннәргә нинди карашта булырга кирәклеге, Исламдагы дини бәйрәмнәр, традицион кунакчыллык турында һәм башка күп кенә нәрсәләрне өйрәнергә ярдәм итә.

- Укучылар бу фәннәрне яратып укыйлармы соң?

- Бик яратып укыйлар. Һәр дәрескә бик әйбәт хәзерләнеп киләләр. Минемчә, һәр дәрес үткән саен алар үзләренә тормышта иң кирәкле сыйфатларны туплыйлар. Чөнки биредә риваятьләр рәвешендә төрле мисаллар китерелә. Менә шулар белән танышкач, без үзара фикер алышырга тотынабыз. Балалар өйләренә кайткач та, шуларны әти-әниләренә, әби-бабаларына җиткерәләр. Әти-әниләре аларны куәтләгәч, укучылар барысына да ышанып, тагын да тырышып укый башлыйлар, алардан ишеткән мәгълүматлар белән дәресне тагын да тулыландыралар.

Элек-электән мөселман халкы үзара чын дуслыкның кадерен белгән бит. Монда да нәкъ шул турыда: өеңә кайгы-хәсрәт килгәндә, бер-береңә ярдәм итеп, шатлыкларны урталай бүлеп яшәргә өйрәтелә.

Бу фәннәр бик зур тарихи кыйммәтләргә ия. Алар дини генә түгел, әхлакый тәрбия дә бирә, илебездә күптөрле халык яшәгәч, алар арасындагы толерант хисләрен  акларга да, сак­ларга да куша.

Әгәр дә кеше чын тәрбияле булырга омтылса, кызыксынып, бу китапны укырга тырыша.  Дөресен әйткәндә, мин үзем дә укучыларым белән бергә белем алам. Без кечкенә чакта болардан мәхрүм булып үстек бит. Шушы китап беркемгә дә зыян китерми,  киресенчә, яшь буынга  мәрхәмәтле, дини, ярдәмчел, дөньяда дөрес итеп яшәргә, чын кеше булып калырга ярдәм итә, дип саныйм. Ул рус телендә булгач, мин укучыларыма мәгънәсен татарча да  төшендерәм.

Мин укытучы Гөлсинә Һади кызы Төхвәтуллина белән булган әңгәмәдән соң әти-әниләрнең үзләре бу турыда ни уйлаулары турында кызыксынып, аларга да берничә соравымны бирдем.

Фәйрүзә ЗӘЙНУЛЛИНА: “Бу фән укытылырга тотынганчы, без үзебез теләп, шушы документка кул куйдык. Балабыз мондый кирәкле белем алуга, яшьли “ак” белән “караны” аеруга каршы түгел. Тормышта дини белем дә бик кирәк. Чөнки мин үзем яшьли әтисез үстем, ә әнием тормыш нужасы куды. Белгәнегезчә, элек мәктәптә бу фәнне укытмыйлар иде. Әле ярый, дин иреге ачылгач, дини китаплар сатылуга чыкты”.

Рамилә БӘД­РЕТ­ДИ­НО­ВА: “Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәч, мондый фәннең кирәклеген турыдан-туры аңлыйм. Менә шушы фәнне үзләштерә баш­лагач, улыбыз Илдарга әбисе төрле кыска догалар өйрәтте. Мин мәктәптә укыган елларда татар теленнән белем бирүче Гөлсинә апа Хәйруллина факультатив рә­вештә безгә гарәп графикасын өйрәткән, без Габдулла Тукай шигырьләрен гарәпчә укырга өйрәнгән идек. Шуның өчен улыбыз дә­рес­тә кирәкле мәгълүматлар  үз­ләштереп кайткач, мин аның мөселман икәнлеге турында да аңа әйтеп уздым.

Әгәр дә бала яшьли барысын да өйрәнеп үссә, өлкәнәеп, гомер юлын үткәндә дә, кү­ңелдә уелып калган һич­нәрсә онытылмый.

Язмамны төгәлләгәнче, Гөл­синә Һади кызының  сүзен куәтләп мин дә үз фикеремне әйтеп үтәсем килә: без үскән чакта татар халкы үзенең кем булуын, Ислам диненең җир йөзендә бик тә кирәкле дин икәнлеген төшенә, шул турыда укый алмыйча үсте. Ярый әле, бераз булса да әби-бабаларыбыз өйрәтергә тырыштылар. Коммунизм тө­зибез, дия-дия бик күпләр тор­мышта югалып калдылар, нәрсә ул хәрам, нәрсә ул хәләл икәнлеген аңлый алмадылар. Көннән-көн наркоманлык, эчкечелек, бозыклык-фахишәлек чире чәчәк атты. Ә хәзер мәк­тәпләрдә шундый тәрбияви, мәгънәле  фән укытылу киләчәк буынны яктылыкка алып чыгар, үз кыйбласын табуда зур ярдәм итәр әле, дип әйтәсе килә. Картлар әйтмешли: “Соң булса да, уң булсын”.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2201

Комментирование запрещено