Бәхетле итә алдың

бэхетлеКамышлыда гомер итүче Гөлсинә һәм Сөләйман ИНСАФОВЛАРНЫҢ гаилә коруларына —  40 ел! Ноябрьдә гаилә башлыгына 60 тулса, шушы көннәрдә хуҗабикәгә дә 60 яшь булган!

Ябалак-ябалак ак кар ява. Колакка ниндидер таныш тавыш ишетелә: Зең, зең, зең… Кыңгырау тавышы икән бит! Без сыйныфташым Гөлсинә белән йөгереп урамга чыктык. Аларга каршы гына яшәүче Әбдерахман агаларның капка төпләренә бик матур итеп бизәлгән, кыңгыраулар таккан “Тройкалар” килеп туктаган, халык җыйналган, кемдер тальян гармун тарта. Менә капкадан яшь пар килеп чыкты: озын кара толымлы, коңгырт күзле киленкәйгә туй күлмәге шундый килешә.

Яшь кәләшнең йөзе тулган айдай балкый. Шулай булмыйни! Бүген бит ул сөйгәне йортына килен булып төшә . Бу 1974 елның 8 март көне иде.

Дөнья дигән зур җиһанда бер-береңне эзләп табу тарихларын китап итеп язсалар һәр икәүнең язмышы башкаларны кабатламас. Никахлар башта күкләрдә укыла дисәләр дә, кайвакыт ул кешенең үзеннән дә торадыр. Менә бит Гөлсинә дә (5 нче сыйныф укучысының башына шундый уй килсен әле! ) Сөләйманын беренче күрүдә үк: “Бу малай минеке була”, дигән дә, үзенекен иткән. “Яшькелт зәңгәр күзләрен күрдем дә, тынычлыгымны югалттым. Күземне йомсам да, ачсам да шул күзләр”. Бәхетле йолдыз астында туып, Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән вакытына туры килгәндер аның теләге.

Мәктәп елларындагы дуслык тора-бара олы мәхәббәткә әверелә. Гөлсинә сөйгәнен армиягә озата. Чит илдә, ерак Германиядә хезмәт иткән танкист егеттән атна саен сөю, сагыну хисләре тулы хатлар килеп тора. Кыз да үз чиратында сөйгәнен көннәрне түгел, сәгатьләрне санап көтүен хат юлларына төзә, сөйгәненә юллый.

Ашкынып кайту, очрашу мизгелләре, яучылар җибәрү, кыз сорау. Ике яклап та ныклы, абруйлы гаилә: бер колхозда ике ферманы җитәкләүче Абдрахман ага белән Фәлах ага да, кодагыйлар Мәймүнә апа һәм Хәнифә апа да бик тиз уртак тел табып, балаларына бәхет теләп, аралашып китәләр һәм аларга олы тормыш юлына басарга ярдәм итәләр.

Ул елларда “Мир” колхозының көчле, абруйлы чагы. Гөлсинә апай колхозда хисапчы, экономист булып эшләсә, Сөләйман абый читтән торып укуын да дәвам итә, комбайн-тракторга да утыра, механик та булып эшли. Гаиләдә мәхәббәт, аңлашу булганда эшләр дә җайлы бара, тормыш та мул була. Мин моңа гәҗәпләнмим дә. Бәхетне иң элек гаиләдән эзләгән һәм тапкан кешенең эше дә уңышлы булуы табигыйдыр ул. Әйе, уңыш бәхеткә ияләшәдер, аның янына елышадыр.

Яшь гаиләнең бәхетен тагы да тулыландырып аллы-артлы өч кыз, берсеннән-берсе чибәррәк Гөлкәй, Румия, Гөлия (1975, 1977, 1980 елларда) дөньяга киләләр, колхоз яшь гаиләне торак белән дә тәэмин итә. Баштагы елларда “Южный” поселогында, аннан 18 квартирлы колхоз өендә торсалар, хәзерге көнне бөтен уңайлыклары булган үз өйләрендә, урман буенда яши алар. “Үз нигезеңне торгызу ир-ат өчен горурлык икән ул. Үзең салган йорт бигрәк тә якын, кадерле икән. Мал-туар асрамасак, бал кортлары булмаса бу кадәр зур эшне башкарып чыга алыр идекме икән?”, ди гаилә башлыгы.

Әйе, эшләгәндә дә, хәзер дә кош-кортын да, терлеген дә асрый алар, бал кортлары да үрчетә, бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсен дә үстерә. Җәйләрен аларның йорты умарта күче кебек гөҗ килә: оныклар, балалар җәйге ялга кайта. Эшләрне дә бергә эшли, ял итә дә белә Инсафовлар. Җәйге бакчага шашлык, бал, чәчәкләр, җиләк исе тарала. Сөләйман абый тальян гармунын тарта, Гөлсинә апай җыр суза. Оныклары Юлия, Алинә, Диана әбиләренә кушылсалар, Айрат, Равиль, Айдар һәм Шамиль бабаларының гармун уйнавына мөкиббән, бар да гармун тартып карый. Белмәссең, бәлки, әле берәрсе гармунчы да булып китәр.

Тырышып көн күрә дә, ял итә дә белә шул Инсафовлар. Балалар үскәндә Кара диңгез буенда ял итсәләр, хәзер инде ел саен чит илгә баралар. Һәм инде, әлбәттә, балалары яшәгән Санкт Петербург шәһәренә сәяхәт кылалар. Балалар — аларның тормыш гөлләре, горурлыклары. Кызлар өчесе дә тәүфыйклы булып үстеләр, яхшы укыдылар, белем алдылар, гаилә кордылар. Илебезнең иң матур шәһәрендә күмәкләшеп, бер-берсенә терәк булып яшәп яткан көннәре. Бу бәхет түгелмени?!

Гөлсинә апай: “Минем өчен гаилә бәхете-әтиләре белән бергә балаларым өчен горурланып яшәү. Кич йокларга яткач ил-көнгә иминлек, иремә, балаларыма, оныкларыма сәламәтлек, озын гомер телим. «И, Ходаем, тигезлектән аерма, мине иремә мәхәббәтле итеп күрсәт», диеп ялварам. Һәммәбезне дөньяда мәхәббәт, ихтирам, ышаныч яшәтә, Ходай шулардан аермасын”, дисә, Сөләйман абый: “Дөнья булгач төрле хәлләр була, ачуланышкан, үпкәләшкән чаклар да. Андый чакта гаепне бер-береңнән түгел, ә иң элек үзеңнән эзләргә кирәк. Ходай Тәгалә безне кавыштырган икән, гомернең азагына кадәр парлап канат кагарга насыйп итсен иде”, ди. Амин, шулай булсын. Чөнки сыңар канат кагынмый, талпына гына, диләр бит.

Соңгы вакытларда Инсафовларның болай да матур тормышы, сөбханалла күз тимәсен, тоташ бәйрәмнәрдән генә тора диярсең: үткән елның ноябрь аенда гаилә башлыгына 60 тулса, шушы көннәрдә хуҗабикәгә 60 яшь булган, 8 март көнне гаилә коруларына - 40 ел. Нинди күркәм бәйрәмнәр! Балалар, дуслар, туганнарның изге теләкләре дә, истәлекле бүләкләре дә мулдан булган. Ә бәйрәм теләкләрсез, бүләкләрсез булмагандай, җырсыз да була алмый. Сөләйман абый сөйгәненә рәхмәт йөзеннән иң моңлы көйләрен бүләк итсә, Гөлсинә апай үзенең рәхмәтен, сөюен җыр белән әйтеп биргән. Егет солтанын сайлап алып үзенә карата алган Гөлсинә апай җыр гына сайлый белә инде. Бу җырны тыңлап, мин дә сокландым һәм сүзләрен сезгә дә җиткерергә уйладым, хөрмәтле укучыларыбыз.

“Бәхетле итә алдың”

1.Тормышымның тиңсез бизәге син,

Ышанычлы ныклы терәгем.

Син булганга күрә янәшәмдә,

Тыныч тибә минем йөрәгем.

Кушымта:

Сиңа рәхмәт әйтми, кемгә әйтим

Кадерләрем минем белгәнгә.

Син бәхетле итә алган кебек

Итә алмас мине берәүдә.

2.Бармы тагын берәү синең кебек,

Минем өчен янып көюче.

Шатлык-кайгыларны уртак итеп

Ихлас күңел белән сөюче.

3.Син сөюне саклый белгәнгәме

Шул ук хисләр миндә сакланган,

Ярый әле сине миңа кадәр

Җирдә беркем эзләп тапмаган.

Хөрмәтле Гөлсинә апай, Сөләйман абый! Ярый әле сез бер-берегезне тапкансыз да, бәхетле оя коргансыз. Шушы оягызда пар сандугачлардай сайрашып яшәгез дә яшәгез әле. Гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын!

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1364

Комментирование запрещено