Крымским городам и районам назначат российские регионы-кураторы / Татарстан Бакчасарайга ничек ярдәм итер?

1222346703743-300x199За каждым городом и районом Республики Крым и городом федерального подчинения Севастополем будет закреплен российский регион-куратор.

Об этом сообщил Председатель Совета министров Крыма Сергей Аксенов в ходе совещания с главами городов и районов. Обсуждались наиболее актуальные проблемы, в том числе наполнения местных бюджетов, функционирование банковской системы, распределение полномочий между федеральными структурами. Об этом сообщает министерство информации Крыма.

По словам Аксенова, республика находится в переходном периоде. Властям необходимо время и помощь, чтобы привести все структуры в единую систему Российской Федерации. Поэтому принято решение о закреплении за каждым городом и районом Республики Крым патронатной области Российской Федерации, которая будет оказывать консультационную, юридическую, материальную помощь. Каждый район получит куратора, который будет поддерживать отношения, согласует дорожную карту и появится возможность совместно продвигать инвестиционные проекты.

Так, за Симферополем закреплен Санкт-Петербург, Симферопольским районом – Ленинградская область, за Севастополем – Москва, за Керчью и Ленинским районом – Кубань, за Бахчисараем – Республика Татарстан и т.д.

crimea.ura-inform.com

* * *

Кырымтатар апасы Бакчасарайда хан мәчете янында татлы сата

Кырымтатар апасы Бакчасарайда хан мәчете янында татлы сата

Аннексияләнгән Кырымга Русия төбәкләре ярдәм итәчәк. Кырымның үзбилгеләнгән хакимияте апрель башында район, шәһәр администрацияләре җитәкчеләрен җыеп бу хакта игълан итте.

Кырымның һәр районына Русиянең бер регионы куратор булачак икән. Татарстан – Бакчасарай районына, Башкортстан – Карасубазар (Белогорски ) районына консультатив-матди ярдәм күрсәтәчәге билгеләнгән. Шулай ук Акъяр (Севастополь) шәһәренә – Мәскәү, Акмәчеткә – Петербур, Акмәчет районына – Ленинград өлкәсе, Керичка – Краснодар крае куратор итеп билгеләнгән.

Бүген Башкортстан вице-премьеры Рәүф Ногманов җитәкчелегендә Кырымга юл алды. Бу атнада Кырымда Татарстан вәкилчелеге ачылды. ​

Әлеге хезмәттәшлек ни дәрәҗәдә, нинди форматта булачак, Русия регионнары мондый йөкләмәгә әзерме-юкмы, моны алар үзләре телиме-юкмы, Мәскәү күрсәтмәсе буенча эшлиме – билгесез.

Азатлык хәбәрчесе Кырым ягыннан Бакчасарай район администрациясе рәисе Ильми Умеров белән бу хакта сөйләште. Ильми Умеров – Кырым буенча район администрацияләре җитәкчеләре арасында бердәнбер кырымтатар вәкиле, Мәҗлес әгъзасы, канунсыз референдумны районында оештырырга риза булмаган җитәкче.

– Ильми әфәнде, сез Русия регионнары белән партнерлыкка ничек карыйсыз, районга нинди ярдәм көтәсез?

– Район, шәхәр җитәкчеләрен Акмәчеткә жыеп һәрбер районга Русия төбәкләрен куратор итеп билгеләделәр. Әле бу эш ничек алып барылачагы, нинди ярдәм итәчәкләрен аңлап бетермәдем.

– Ә сез үзегез районга нәрсә кирәк дип уйлыйсыз?

– Мин ике юнәләштә эш итүне күрәм: бу авыл хужалыгы һәм кырымтатар мили-мәдәни-тарихи мирасын, һәйкәлләрне саклау өлкесендә хезмәттәшлек урынлы булыр иде дим.

– Авыл хуҗалыгында нинди проектларны күз алдында тотасыз?

– Мәсәлән, безгә инде күптән Бодрак елгасында сусаклагыч төзергә кирәк. Район өчен бу бик мөһим проблемага әйләнә җәй көннәре. Елгада су бетеп бара, җәй көннәре алма бакчалары сусыз кала. Ел саен бу авыл хуҗалыгыбызга зыян китерә.

– Ни өчен заманында сез бу проблеманы Кырым, Украина хакимияте алдына куймадыгыз?

– Без моны президент Янукович алдына да куйган идек, ләкин алар акча аермадылар Киевта. Бу проектка 100 млн. гривня (якынча 10 млн. доллар) кирәк иде. Проект алды документацияне дә әзерләдек, шунда да тукталдык.

– Мәдәни-тарихи мирасны саклау мәсьәләсендә нинди проектларыгыз бар?

– Беренчедән, бу Бакчасарайда булган кырымтатар тарихи урыннарына, биналарына, мәчетләренә реставрация эшләре. Алыйк Исмәгыйль Гаспринский укыткан Зынҗырлы мәдрәсәсе (1500 елда Менгли Герай хан тарафыннан төзелгән) комплексы территориясен төзекләндерү, аның янында сакланган, ләкин җимерелеп яткан мәчетне торгызу, Севастополь урамында Исмихан мәчетен реставрацияләү. Менә шуңа охшаш тәкъдимнәр ясар идек.

– Башка тәкъдимнәрегез юкмы?

– Безнең Бакчасарай районында 20 пансионат, 7-8 балалар сәламәтләндерү үзәге бар. Безнең кешеләр аларны ял итүчеләр белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча инде Русия дәүләт думасыннан Кырымга килгән бер Татарстан депутаты белән сөйләшүләр алып баралар, ләкин бу эш безгә тәкъдим ителгән кураторлыктан алдан башланган иде.

– Сезгә Татарстаннан ниндидер тәкъдимнәр, элемтәгә керүчеләр булдымы?

– Әлегә булмады.

– Сез эшне нәрсәдән башлар идегез?

– Мин уйлыйм, без тәкъдимнәрне әзерләргә тиеш. Кирәк булса, 3-4 кешелек делегацияне Татарстанга җибәрер идек. Бу минем шәхси фикерем, әле бу эш башланачак кына. Карарбыз, нәрсә булып чыгар

– Сез – Мәҗлес әгъзасы да, район администрациясе җитәкчесе дә ничә елдан бирле. Мәҗлес үзенең соңгы утырышында ике намзәтне Кырым хакимиятенә юллады, ә Дәүләт шурасына намзәтләр юлламады. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

– Без – кырымтатарлар, бу хакимиятне танымаска мөмкин, ләкин аларга читтән карап утырырга ярамый. Безнең кешеләребез анда булырга тиеш. Менә хакимияткә ике кешене юлладык бит, ни өчен Дәүләт шурасына комиссия рәислегенә һәм вице-спикер вазифасына юлламадык? Бер намзәт булса да бирмәдек, ә алар үзләре икенче кырымтатарын табып куйдылар. Мин вице-премьер булган заманда да хакимияттә Мәҗлес карары минем өчен башка карарлардан мөһимрәк булганын сөйли идем. Хәзер дә без үз эшебездән читләшергә тиеш түгел.

– Чит илләрдә очрашулар үткәргән Мостафа Җәмилев Русия хакимиятенә керүгә каршы булганын белдерә бит. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

–  Мостафа Җәмилев Кырымда инде бер айдан артык юк, мондагы вазгыятьне бәлки кирәгенчә белеп бетермидер. Ул 10 апрельгә хәтле килергә тиеш, без аңа аңлатырга тырышырбыз, ни өчен хакмияттә катнашырга булдык.

1 апрельдә Мәҗлес Кырымның беренче вице-премьер вазифасына АТР телеканалы хуҗасы, Мәскәү эшкуары Ленур Ислямовны, милләтләр эшләре буенча комитет рәислегенә Мәҗлес рәисе урынбасары Заур Смирновны тәкъдим иткән иде. Бу карар өчен 33 Мәҗлес әгъзасыннан 21е тавыш бирде. Ун кеше каршы булды, ике кеше катнашмады.

Белешмә
Бакчасарай районы – мәйданы 1589 км2, халык саны – 91 000
Карасубазар районы – мәйданы 1894 км2, халык саны – 64 200

azatliq.org

Просмотров: 882

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>