Аллаһыга тапшырдык!

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.

Шулай итеп, могҗиза булмады — “Россия почтасы” хөкүмәтнең 3 миллиард сум дотация бирмәвенә сылтау итеп, 2014 елның икенче яртысына газеталарга язылу бәяләрен ике тапкырга күтәрде, һәм менә хәзер матбугатның батып барышы. Ни өчен дисәгез, болай да очын-очка ялгап баручы күпләр, бездә Әндри казнасы юк дип, капылт кына бәяләре өскә таба сикергән басмаларга язылмас­ка да мөмкин.

Без дә “Бердәмлек” газетабызның мөшкел хәлдә калуы турында сезгә хәбәр иткән идек инде. Мәскәүнең Федераль матбугат агентлыгы язылу кампаниясе башланырга өч-дүрт көн калып барганда, беркем белән дә киңәшмичә, тиешле килешү төземичә, “Бердәмлек” газетасының почта чыгымнарын үткән 2014 елның беренче яртысы белән чагыштырганда ике тапкырга күтәреп, 82,22 сум урынына 166,92 сум ясап, язылу каталогына теркәп куйган булып чыкты. Бу очракта киләсе ярты елга язылу бәясе әбүнәчегә 382 сумга, ягъни 97 сумга кыйммәткәрәк төшәчәк иде.

Без, язылу бәясен берникадәр төшерү өчен, төрле юллар эзләргә керештек. Иң беренче итеп редакция коллективы үзенең болай да сай, хәерче бюджетын кыскарта төшеп (акча җитмәү сәбәпле коллективка олы яшьтәге хезмәткәрләр урынына эшкә яшь журналистлар кабул итә алмыйча интегәбез), бил каешыбызны соңгы тишегенә кадәр кысарга булды.

Дөрес, безгә бу эштә эшкуарларыбыз Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Тәлгать Хуҗин, Вазыйх Мөхәммәтшин һәм башкалар берникадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр. Шуңа ышанып, киләсе ярты еллыкта “Бердәмлек”кә язылу бәясен 382 сум түгел, ә 320 сум гына итәргә булдык. Бу инде газетабызга язылу бәясе ярты елга 97 сум урынына 35 сумга гына артачак дигән сүз.

Шулай итеп, Аллаһыбызга тапшырып, эшкуарларыбызның юмартлыгына өметләнеп, тәвәккәлләдек, туганнар. Моның өчен Мәскәүгә Федераль матбугат агентлыгына мөрәҗәгать итеп, яңадан язылу каталогына үзгәрешләр керттерергә туры килде. Аллаһыга шөкер, бу бурычны да тиз вакыт эчендә хәл итә алдык.

Шәһәрләрдә, бигрәк тә Самарада, “Бердәмлек”кә “Роспечать”, “Печать” киосклары аша язылганда бәясе арзанрак булуын истә тотып (дөрес, аларда да язылу бәяләре берникадәр үсә һәм хәзер икенче ярты еллыкта 216 сум урынына 270 сум булачак), сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, “Роспечать” һәм “Печать” киосклары хезмәтеннән күбрәк файдаланырга чакырабыз.

Моңа кадәр бу ысул белән газетага язылучылар саны артык күп түгел иде. Ә бүген элемтә бүлекләрендә язылу бәясе 320 сум, ә киоскларда 270 сум булганда (50 сумга кимрәк), безгә барыбызга да уйланырга һәм бу хезмәттән киңрәк файдаланырга кирәктер.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез безне аңларга тырышсагыз һәм бернинди кыенлыкларга да карамыйча, яраткан “Бер­дәмлек” газетабызга дәррәү язылсагыз иде. Хәллеләрегез, кыен тормышта яшәүче туганнарыгызга, якыннарыгызга, күршеләрегезгә, түбән пенсия алучы картларыбызга “Бердәмлек”не бүләк итеп яздырсагыз да начар булмас иде.

Әле тагын бер өме­тебез күңел түре­бездә пыскып булса да яшәвен дәвам итә. Бәлки, кү­бегез, 1 апрельгә кадәр “Бердәмлек”кә иске бәя­дән, ягъни 285 сумнан язылып, әлеге форсаттан файдаланып калгансыздыр һәм тиражыбыз арта төшкәндер. Чөнки без сезне, укучыларыбызны, бу турыда гел искәртеп килгән идек бит.

Хөрмәтле укучыларыбызга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итеп, кабатларга туры килсә дә, “Бердәмлек”нең язмышы сезнең, халкыбыз кулында дип әйтәсе килә. Сез дә моны аңласагыз, эшкуарларыбыздан, өлкә хөкүмәтеннән һәм губернаторыбыздан да тиешле ярдәмне ала алсак, газетабызны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен бу яхшы терәк булыр иде. Аерылмыйк, гел бергә булыйк!

Сездән хәзер элемтә бүлекләренә ба­рып, шәһәрләрдә газета киоскларына, хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп, ярат­кан “Бердәмлек” газетабызга дәррәү язылыр­га гына кала. Онытмагыз, элемтә бүлек­ләрендә газетабызга язылу индексы — 52382.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1566

2 комментариев

  1. Хәерле кич ! «Бердәмлек» газетасының бәясе турында бер язган идем инде. Ярты елга 382 сум, аена — 64 сум, бер газетаның бәясе 8 сум була. СССР акчасы белән якынча 5 тиен була. Бу элгәреге троллейбус билеты хакы. Шулай итеп, газетаның хакы кыйммәт түгел, ә пенсия бик кечкенә. Менә шуның турында язарга кирәк.
    Байлардан хәерче акчасы сорап халыкка кирәкле газета чыгарып булмас диеп уйлыйм.

  2. Русиядә ни генә булса да, милләтләр зыян күрә. Болай барса, бер телдә аралашучы русиянин булырга да күп калмады. Милли мәгариф, милли матбугат бетсә, финишка барып җиттек дигән сүз. Миллиардлар сарыф итеп спорт тамашалары оештырабыз, чит илләрдән миллион долларларга спортчылар сатып алабыз. Ә почтага газеталар тарату өчен акча таба алмыйбыз. Авыллардагы мәктәпләр ябыла, акча юк – футбол, хоккей командаларына бар… Почтадагы дотацияне бетерүчеләр, бәйсез сүз сөйләүче мәгълүмат чараларын юкка чыгару максатын куйгандыр. Алар уенча, дәүләт нигә әле аларга да ярдәм итәргә тиеш. Гади халыкка гаделлек дауларга булышучы бәйсез, көчле журналистика коррупция чоңгылына төшкән түрәләргә комачау итә бит ул…