Бездә “главный татарин” бармы?

IMG_2761Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшли башлаганда миңа 65 яшь кенә иде әле. Алты-җиде еллар чамасы мин аның җыелышларын калдырмыйча йөрдем. Оешманы оештыручылар, әйдәп баручылар арасында туганнарым да булганга күрә, аның ничек аякка басуын, ныгуын күреп тордым. Башта булгалаган төрле бәхәсләрне, аңлашылмаучанлыкны җиңеп, зур уңышларга ирешүләре минем күз алдымнан үтте.

90нчы елларда “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең яңа көч алып эшләп китүе, сабантуйлар, Нәүрүз бәйрәмнәре торгызылу, халкыбызның гореф-гадәтләрен гамәлгә кайтару, “Яктылык” мәктәбен ачу, Җәмигъ мәчетен төзү – бу эшләрнең барысына да “Туган тел” оешмасы этәргеч булып торды.

“Бердәмлек” татар газетасын ачу инициативасы да “Туган тел”дән чыккан иде. Газетаны ачуга оешманың рәисе Рәшит Абдуллов һәм әгъзасы Мансур Ямалетдинов, Рәфгать Әһлиуллин күп көч куйдылар. Ә инде газета чыга башлагач, без аның һәр санын зарыгып көтеп ала идек. Шулай басманың дәрәҗәсе артты, тиражы күбәйде, ул милләт тормышының көзгесенә әверелде.

Көн саен диярлек өйлә вакытында да, кичен дә “Радио-7” тапшырулары эфирга чыгып торган вакытлар да хәтердә калган. Башка милләт телләрендә тапшырулар арасында безнеке иң күркәм булып күренә иде. Ул өйләребезне моң, яңалыклар, игъланнар белән тутырып торды. Бигрәк тә татар зыялылары эфирга чыкканда йөрәкләрдә милләтебез өчен горурлык хисләре уянып, татар тормышыннан ерагая башлаган шәһәр кешеләре татарлыкларына кайттылар, мәчетләргә килделәр, туганнарын барлап, мәҗлесләрдә очраша башладылар.

Самарада үткәрелгән бөтен җыелышларны, сабантуйларны, бәйрәмнәребезне алып баручы Шамил Баһаутдин шушы радиода ничәмә еллар буе эшләп, халкыбызның яраткан кешесенә әверелде. Хәтта “Туган тел” җыелышларының берсендә аңа “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирергә кирәк, дигән тәкъдим булган иде. Тик тормышка гына ашмады, ахыры.

Ул вакытларда өлкә телевидениесендә дә татарларга ярты сәгать вакыт бирелде. Анда имамнарыбыз, татар оешмалары җитәкчеләре еш кына күренеп торды. Тик, нишләптер, “Радио-7” дә, телевидениедәге тапшырулар да әкренләп юкка чыкты.

Туксанынчы елларда “Туган тел”ебез эшен чын күңелдән кайгыртучылар, вакытларын иҗтимагый эшкә сарыф итү­челәр арасыннан Рәшит Абдуллов, Азат Надиров, Әхмәт Нафигин, Шәүкәт Хәйбуллов, Әсфәндияр Вәлитов, Равил Яһудин, Шамил Галимов, Хәридә Дашкина кебек шә­хесләрне атарга була. Аларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын.

Ә мин Җәмигъ мәчете тө­зелеше, өлкә мөфтияте эш­ләрендә катнаша башлагач, “Туган тел” тормышыннан ничектер читләштем. Ә шул арада шәһәр һәм өлкә милли-мәдәни автономияләре, “Дуслык”, “Болгар мирасы”, яшьләр һәм хатын-кызлар оешмалары, аларның директорлары һәм президентлары барлыкка килгән икән.

Алай да, олы яшьтә булуыма карамастан, түзмәдем, “Туган тел”нең 25 еллык хисап җыелышына килергә булдым. Гомер баскычыннан югарырак менгән саен офыклар киңәя, вак-төяк тормыш мәшәкатьләре аста калып, онытыла икән. Ә узган гомернең бөтен хаталары җәелеп күренеп ята. Киләчәктә безне нәрсә көткәне дә бик ачык күренә.

“Туган тел”нең хәзерге җитәкчесе Ильяс әфәнде Шә­күров узган ел эшләренә җен­текләп йомгак ясаганнан соң, Рәфгать Әһлиуллин, Азат Надиров, Мансур Ямалетдинов һәм башкалар аның эшенә бәя бирделәр, үтәлмичә калган эшләр турында сөйләделәр. Оешманың аксакалына әве­релеп баручы Җәмил әфәнде Вәлиуллин “Туган тел” җи­тәкчесе Ильяс Шәкүровны каты тәнкыйтьләсә дә, соңыннан: “Ильяс Шәкүровтан башка тырышып, бөтен көчен куеп эшләүче башка кешебез юк, без бары аңа гына ышанабыз”, - диде.

Отчетны да, чыгыш ясаучыларны да тыңлагач, мил­ләтебезнең төрле якларга тар­­калуын, дәрте-дәрманы, оеш­мада эшләргә теләүчеләр са­ны кимүе, үзара килешә алмаулары ачыкланды. Җыелган халыкның: “Нәүрүз, Боз озату бәйрәмнәре кая югалды”, “Корылтай ник уздырылмыйча калды?”, “Милләтебезне кем җитәкли?”, “Губернатор алдында кем безнең “главный татарин?” дигән сорауларга халыкны канәгатьләндерерлек җаваплар табылмады.

Күпчелек өлкә корылтаен җыюга каршы килүче җи­тәкчеләрне аңлап бетерми. Имеш, татарларның өлкә съездын уздыру – хөкүмәткә протест белдерү була.

Еламаган балага имчәк каптырмыйлар шул. Безнең өчен корылтайда нинди карар кабул ителүе төп мәсьәлә түгел. Ә менә авылларда, район үзәкләрендә зур җые­лышлар җыеп, делегатлар сайлау, өлкә үзәгендә корылтай уздыру, халкыбызның бер­дәмлеген, милләтебезнең горурлыгын хөкүмәт түрәләре алдында күрсәтү – менә төп мәсьәлә. Ә кайберәүләр: “Ояңнан борыныңны чыгарма, кисеп алырлар” мәкале буенча яшәргә чакыралар.

“Дуслык”, “Болгар мирасы”, “Туган тел” оешмалары һәм ике милли-мәдәни автономияне акыллы, тырыш эшмәкәрләр җитәкли. Хәзерге каты конкуренция заманында үз эшләре белән калкып чыгулары, “батырмасыннар” өчен көне-төне көрәшүләре, милләтебезгә ярдәм итеп торулары,  татарларны әйдәп барырга тырышулары өчен зур рәхмәт. Ләкин аларның кайсысын да булса халкыбызның беренче җитәкчесе итеп кую ялгыш булыр иде. Чөнки аларның үз мәшәкатьләре күп, барыбер үз эшләре ягына тартылачаклар. Губернатор янына да бишәү барып, һәркем үзенчә сөйләп торса, нәрсә буласы алдан ук билгеле.

Шуңа күрә безгә бө­те­не­безгә дә ярарлык, мил­лә­тебез язмышын кайгыртырлык, бер­ләштерүче кеше кирәк. Ә әлегә, андый кеше табылганчы, бәлки, яшь, булдык­лы мөфтиебез Талип хәзрәт Ярул­линга мө­рәҗәгать итәргә кирәктер? Губернатор да, бәл­ки, дин әһеле сүзләренә күбрәк игътибар бирер иде?

Бүгенге көндә милләтебез күгендә кара болытлар җыела, халкыбызны телен югалту куркынычы көтә.Без яшьрәк вакытта андый уйлар башка да килми иде. Шәһәрдә яшәп, телебезне оныта башласак та, туган якларда, Ык елгасының ике ягы буйлап тезелеп киткән татар авылларында яшәүче якташлар телебезне югалтмаслар, саклап калырлар, дип яши идек. Ә авылга кайтып, телевизор каршында утыручы 6 -7 яшьлек малайларның кулларын селки-селки “Бей!”, “Круши!”, “Дави!” дип кычкыра-кычкыра кино карап утыруларын күргәч, фикерем үзгәрде. Телевизор үз эшен эшләп, балаларыбызны русчага өйрәтеп утыра икән бит!

Элек шәһәрдә яшәүче балалар, 2 — 3 айга авылга җәйге каникулга кайтканда, татарча сөйләшергә өйрәнеп китәләр иде. Хәзер авыллар да кимеде, татарча белми торган әбиләр саны да ишәйде.

90нчы елларда мәркәзебез Казанда “Татар теле — дәүләт теле” декларациясе кабул ител­гәнен хәтерлисездер. Мо­ны ишеткәч, телебез яңа үсеш алыр, шәһәр халкы татарча сөйләшә башлар, дип бик шатланган идек без. Ләкин ун елдан соң Казанда үткәрелгән тикшерү киресен сөйли. Татар телендә сөйләшүчеләр саны 10 процентка кимегән икән. Менә сиңа “Без булдырабыз!” Булдыра алмадыгыз шул!

Мәркәзебездә телебезне саклау буенча ялгыш юлдан киткәннәр, ахыры. Безнең замандагы: “Кадры решают все!” дигән әйтемне хәзер “Деньги решают все!” әйтеменә әйләндерделәр. Татарстан хө­­­­күмәтенә телебезне саклау өчен аерым фонд оештырырга кирәктер. Мәскәү түрәләре белән хезмәттәшлек итеп, безгә кирәкле законнарны чыгарырга, моның өчен акча жәлләмәскә кирәк иде. Сүз бит милләт язмышы турында бара!

Ә Казаннан читтә яшәү­челәргә нишләргә? Кулымнан килсә, Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле дәресләрен 3 — 4 мәртәбәгә арттырыр, тарих, география, биология һәм кайбер башка фәннәрне үзебезнең телдә укытыр идем. Шәһәрдә яшәгән һәр татар гаиләсенә тик “Татарстан — Яңа гасыр” тапшыруларын гына карарга рөхсәт итәр идем. Әгәр балалары туса, ул татар программасын бушлай кертеп, телевизорны үзгәртеп, тавышын көчәйтү һәм киметү өчен бер төймәсен генә калдырыр идем. Шул чакта  гына балага халкыбызның моңы сеңеп, теле татарча ачылыр иде.

Эх, хыяллар! Замандашлар әйтә: “Нәрсә борчыласың? Аллаһы Тәгалә нәрсә кушса — шул булыр”. Ләкин: “Аллага ышан, үзең дә кымшан”, - дигән мәкаль дә бар бит әле. Шул ук 90нчы елларда шәһәребезнең милли оешмалары җыелышында күп еллар бергә эшләгән Бирман фамилияле бер танышымны очраткан идем. Ул да яһудиларның милли оешмасында эшләп йөри икән. Бу абзый миңа шәһәребезнең бөтен мәктәпләрендә укучы еврей балалары исемлеген күрсәтеп, мәктәпләрдә дә­рес­ләр беткәч, балаларны кеч­кенә автобусларга, җиңел машиналарга утыртып, иврит телен өйрәтергә алып барулары, соңыннан аларны өйләренә илтеп куюлары турында сөйләгән иде. Ә акчаны Израил хөкүмәте җибәреп тора икән.

Кызганычка, безнең Татарстан хөкүмәте моны булдыра алмый. Халкыбыз да бик таралып яши бит. Ләкин бу бәладән чыгу ысулы булырга тиештер. Бәлки  милләтебез язмышына битараф булмаган егетләр-кызлар табылыр әле. Яңа буын кешеләре тормышны бөтенләй башкача аңлыйлар. Хәзерге айпад, айфоннар заманында татар телен өйрәнү кыен түгелдер, ысулын гына белергә кирәктер…

Мәкаләмнең ахырында яшь­ләргә мөрәҗәгать итәсем килә: яхшылап уйлагыз, балакайлар! Телебезне саклап калу юлын табыгыз! Без, китеп баручы буын, моны булдыра алмадык инде. Сезгә бары тик үгет-нәсыйхәтебезне генә калдырабыз:

Илдә бәхәс бара, әйтми

                                   булмый,

Халкыбызның кайбер

                                 ялгышын.

Манкортлык та, аңлап

                          бетермәү дә

Нык үзгәртә милләт

                                язмышын.

 

Уйламыйча шәһәр егетләре

Хатын итеп марҗа алалар.

Гореф-гадәт, телне

                        югалткачтан,

Урыс булып кала балалар.

 

Үсеп җиткәч бала, акыл

                                      кергәч,

Хурлык килә ана йөзенә,

“Нигә өйрәтмәдең

                   татарчага” диеп,

Бәреп әйтә аның күзенә.

 

Кул күтәреп дога кылган

                                       кебек,

Ялварамын хатын-кызларга:

Милләт киләчәге сезнең

                                       кулда,

Игътибар ит шушы

                                  сүзләргә.

 

Горур бул син, татар-

                       башкорт кызы,

Гореф-гадәтләрне онытма!

Туган телдә сөйләш, әдәпле

                                          бул,

Кяфер сүзләреннән курыкма.

 

Килеп җитәр шунда

                           бәхетле көн,

Җан кисәгең, сабый нәниең,

Күзен мөлдерәтеп, туры

                                        карап,

Әйтер сиңа диеп “әнием!”

 

Ирең кайтып кергәч,

                          “әтием!”, дип

Барып асылынса муенына,

Шатлыгыннан аның күңеле

                                      тулып,

Икегезне алыр куенына…

Әмир ҖАББАРОВ.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1616

Один комментарий

  1. Амир абый Аллахынын рахмятляре яусын бик хикмятле сузлярегез очен. Дорес динебез Ислам хям Диния назараты янында тупланырга киряк. Милли житякчеляребез мофти белян бергя булсалар без нык хям бердям булачагыбыз. Инь ша Аллах! Аммя лякин мофтиебездя хокумят каршысында оялмыйча таляпчян (требовательный) булырга тиеш чонки анын артында 300 меннян артык мосельман. бар Аллага шокер.
    Без дя имамнар да хар вакыт ана ярдямдя хям торяк булырга азерляр.