
Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы мәктәбе
Күптән түгел Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы мәктәбе үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ә бит әле кайчан гына аңа бөтенләй ябылу куркынычы янаганлыгы беркемгә дә сер түгел. Шулай да биредә мәктәпне саклап кала алдылар.
Мәктәпнең бүгенге тормышы турында аның җитәкчесе Әлфия Шамил кызы Субеева менә ниләр сөйләде:
- 2010 елда мәктәбебезне ябарга дигән карар кабул ителгәч, биредә хезмәт итүче, лаеклы ялга китәргә вакытлары якынлашып килүче укытучыларны эштән кыскартып, яшьләрне Подбельск авылындагы унберьеллык мәктәпкә эшкә билгеләделәр. Ул вакытта моңа авыл халкы да бик борчылды. Самараның өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, “Алия” аптека челтәре генераль директоры Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, биредәге хәлләрне ишетеп, туган авылына кайтты һәм шушы мәсьәләгә битараф булмаган олы шәхесләрне җыеп зур сөйләшү үткәрде. Барысы да биналарны карап чыккач, исләре китеп: “Ничек шушы мәктәпне ябу турында сүз булырга мөмкин икән, кайбер урында мондый мәктәпне күрергә тилмереп торучылар да бар бит әле”, - диделәр. Соңыннан махсус җыелышта бу мәсьәләне уртага салып сөйләштеләр һәм анда мәктәпне яптырмаска дигән карар кабул ителде. Җыелышта балаларыбызның татар телен өйрәнү, телне саклап калу проблемалары да кузгатылды.

Әлфия Шамил кызы СУБЕЕВА
Бездә татар теле атнасына ике сәгать укытыла. Укытучы Зөләйха Мияссәрова былтыр “Ел укытучысы” бәйгесендә беренче урынны яулады. Безгә Казаннан өр-яңа татар теле дәреслекләре дә кайтарылды. Тик шунысы кызганыч, мәктәбебез Подбельскиның тугызъеллык филиалы гына булып саналгач, укучылар татар теле буенча олимпиадаларда катнаша алмыйлар. Шулай булса да, Рафаэль Канюкаев, Әлфия Бәхтиева, Илшат Мамышев, Илнар Исмәгыйлев, Алсу Яхина һәм башка укучылар, күптөрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуладылар.
Мәктәптә барлыгы егермедән артык укучы белем ала. Ә биредәге “Ләйсән” бакчасында егерме сабый тәрбияләнә. Җиде укытучы арасында өчесе — югары, өчесе — беренче, берсе икенче категорияле белгечләр.
Балалар бакчасында да эшләр җайлы гына бара.Түләүләр дә кыйммәт түгел — аена 600 сум гына. Аның да күпмедер өлеше кире кайтарыла әле. Күпбалалы гаиләләр шуның яртысын гына түлиләр. Бинага капиталь ремонт ясалды. Ноутбук, интерактив такта, проектор, музыкаль үзәк, спорт инвентарьлары да булдырылды.
Мәктәп укучылары авылның Мәдәният йортында үткәрелгән дини бәйрәмнәрдә дә катнашалар. Татар милләтенең асылы авылда саклана бит. Мәктәбебез эшләп торгач, авылга читтә яшәүче яшьләр дә кайтып урнаша башлады. Бакчада балалар саны арту нәкъ шул турыда сөйли дә инде. Хәзер бит авылда калырга теләгән яшьләр өчен төрле программалар булдырылган. Менә шулар турында сөйләп, без алар арасында агитация эшләре алып барабыз.
Мин үзем дә шундый программада катнашып, грант оттым. Әгәр дә эшләргә теләгең булса, авылда калып, үзең теләгән хезмәт белән шөгыльләнеп, матур итеп яшәргә була.
Без үзебез дә яшь чагыбызда шәһәрдә яшәп карадык. Акча эшләү дәрте белән иртән-иртүк эшкә чыгып чабасың, кичен арып, кайтып егыласың. Менә шулай гомер үткәне сизелми дә кала. Ә туган авылыңда рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү, туганнарың белән аралашып яшәү мөмкинлеге дә бар. Олыгайгач, мәчеткә йөреп, намаз укып яшәргә дә була. Ә чит җирләрдә син һәрвакыт чит кеше инде. Шуның өчен туздырмыйк ата-бабалар нигезен! Авылыбызның киләчәге үз кулыбызда, дип әйтәсем килә. Ә шәһәргә һөнәр үзләштерер өчен генә барырга кирәк, дип саныйм, - дип сүзен тәмамлады Әлфия Шамил кызы Субеева.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1583