Быел 18нче мәртәбә татар балалары фестивале узачак

87Һәр чараның, кечкенә генә булса да, тарих башы була. Ул чараның максаты була. Еллар узгач, артка борылып карагач, аңа йомгаклау күзеннән карыйсың. Нәрсә бирде бу чара? Нәтиҗәсе бармы? «Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 25 ел булса, «Татар балалары җырлый» фестиваленә 18 ел. Сорау тууы бар. Нигә даталар туры килми?

Җавабы бик гади. «Туган тел» җәмгыяте, бердәнбер татар оешмасы буларак, берүзе барлык проблемнарны да үз җилкәсендә алып барды. Иң элек Сабан туйларын торгызырга кирәк иде. Аллага шөкер, уртак тырышлык белән бу бәйрәм үз эзенә кереп, гөрләтеп уза башлады. Монда бер нәрсәне искәртергә кирәктер. Җәмгыять әгъзалары параллель рәвештә Тольятти, Сызран, Похвистнево шәһәрләрендә бу бәйрәмне торгызуда көч куйдылар.

Сабан туеннан соң, җәмгыять сәхнәләргә Нәүрүзне кайтарды, һәм ул 20 ел буена татар данын күтәрде. Тарихтан сай белемлеләр аны «боз»га алмаштырдылар.

«Татар балалары җырлый» фестиваленең максаты өлкәбездәге барлык татар авылларындагы мәктәпләрдә үзешчән сәнгать көчләрен дәртләндереп җибәрү иде.

Һәр мәктәпкә ярты сәгать вакыт бирелде, һәм ирекле программа туплау шарты булды. Бу инде һәр
мәктәп, үзенең мөмкинлегеннән чыгып, музыкаль-әдәби чыгыш ясау дигән сүз иде. Һәм бу тәкъдимне барлык мәктәпләр дә хупладылар.

Дөрес, аерым елларда бу тантана олуг шагыйрьләребез иҗатына да багышланды. Бу программаны
да мәктәпләр югары сыйфатлы итеп уздырдылар.

Быел балалар бәйрәме 18нче мәртәбә узачак. Соңгы елларда бу бәйрәмне «Туган тел» оешмасы Самар шәһәр мохтариятенә «аренда»га тапшырды. Һәм, әйтергә кирәк, бу бәйрәм бик матур уза. Ләкин дә биредә «Туган тел» катнашмый дигән сүз түгел.

Унҗиде бәйрәмне дә «Туган тел» җәмгыяте әгъзасы Наилә Сабирҗанова алып барды. Барлык сценарийларны да «Туган тел» Шурасы әгъзасы Шамил Баһаутдин язды. Бер ук вакытта без Самар шәһәр мохтарияте әгъзалары икәнен истә тотсак, Наилә белән Шамил «ике гражданлыкка» ияләр булып чыга. Ул елларда милли хәрәкәттә «үбешеп» яшәгән чорлар иде.

«Балалар фестивале»н оештыруның үзенчәлекләре шунда ки, жанр дигән нәрсәгә зур игътибар итәсең. Бу нарасыйларның дөньяны кабул итүләренә бәйләнгән. Бала-чага төрлелекне ярата бит.

«Татар балалары җырлый» фестивалендә Камышлы, Иске Ярмәк, Усман, Денис, Әбдеки, Гали, Яңа Мансур, Сускан (Выселки) авыллары, Самар, Тольятти, Сызран, Подбельск шәһәрләренең балалары чыгыш ясадылар. Һәр тамашага Казаннан берсеннән-берсе дәрәҗәле артистларны чакырдык, шагыйрьләр, язучылар килде. Һәммәсен каршы алырга, һәммәсен ашатырга, һәммәсенә бүләкләр биреп, озатып җибәрергә кирәк бит.

Авыллардан килгән балалар тере артистларны күрү бәхетенә ирешәләр иде. Бәйрәмнәргә һәрвакыт гаҗәеп зур талантлар чакырылды. Аларның кайберләрен генә санап узам.

Татар халкының үзәк өзгеч җырларын башкаручы Фердинанд Сәлахов, эстрадабызның иң-иң чибәр йөзле һәм сәләт иясе Рөстәм Асаев. Сәгатьләр буена, фортепианога кушылып, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Сара Садыкова, Җәүдәт Фәйзи һәм башка атаклы композиторларыбызның әсәрләрен Илүсә Хуҗина башкарды.

Бер генә мисал китерәсем килә. Быел Илүсә Хуҗина Берлин филармониясендә татар классик җырларыннан төзелгән зур концерт программасын күрсәтте. Җыр  алдыннан алып баручы алманча текстка комментар бирде. Алманнар программаны «урра»га кабул иттеләр.

Казаннан артистлар, шагыйрьләр чакыру минем өстә булды. Бу бик җаваплы эш. Еш кына бәхәс белән барды. Кемнәрдер җиңел юл сайларга тырыштылар. «Тапталып беткән» җырчыларны чакыру ягында булдылар. Имештер, популяр. Мин һәрвакыт яңа, яшь тавышларга өстенлек бирдем, та машачыларны олуг дәрәҗәле тавышлар белән таныштыруны максат итеп куйдым. Халык һәрвакыт канәгать калды. Даими «Татарстан - Яңа Гасыр» тапшыруларын карап бару, Татарстан радиосын тыңлап бару, Казаннан гомеремә 15-18 төрле гәҗит-журналлар алдырып укып баруым, фикеремне өстен чыгарырга ярдәм итеп килде. Бу эшне мин кызым Наилә белән башкара идем. Чөнки ул да, шул ук тапшыруларны карап, тыңлап барганлыктан, шул ук басмаларны укып барганлыктан, без бер әдәби–музыкаль мохитта кайнадык.

Фестивальләргә әзерләнү җентекләп сценарийга кертелә иде. Һәр тармакта җаваплы кешеләр куела. Кем-кемне каршы ала, кем-кемне озатып йөри, кем-кемне ашата, кем-кемне озата.

Беренче фестивальләрдә 40-50 баланы ашатуны үз өстенә Разия ханым Әюпова алды. Ашатты  да, һәрберсенең кулына пакет-пакет ризык та тутырып җибәрә иде. Рәхмәт, Разыя ханым! Киләчәктә дә Ходай Тәгалә үзегезгә бәрәкәтле маллар биреп торсын иде.

Рольләр алдан ук бүленгән, сценарийда язылган. Җәмил Вәлиуллин, Рифкат Хуҗин Казан кунакларын кырга чыгып каршы алалар. Монысы да чын татарча!

Тамашадан соң мин – Шамил Баһаутдин аларны мехзаводка кадәр озатып барам (чөнки мин Кызыл Балчык бистәсендә яшәдем).

Балаларны ирле-хатынлы Әхмәт һәм Дания Нафигиннар ашаттылар. Артистларны Рифкат Хуҗин сыйлады. Сәхнәдә Наилә Сабирҗанова кайнады.

Ә мин, режиссер буларак, тамаша барышын минутлап карап бара идем. Тамаша сценарийдан бер минут тайпылмый барды. Моңа Литвинов исемендәге Мәдәният Сарае җитәкчеләре дә игътибар итәләр иде. Урыс операторлары безнең белән рәхәтләнеп эшләделәр. Сәбәбе бик гади иде. Сәхнәдә һәм сәхнә артында – тәртип. Сәхнә артындагы тынычлыкка Казан артистлары һәрвакыт сокландылар. Наилә тамашаны тыныч, хафаланмыйча һәм артистларның  теңкәсенә тимичә, әдәпле генә алып барды.

Наилә һәр тамашага Казан ательеларында үз акчасына милли киемнәр тектерде. Бу да бәйрәмнәрдә үзенә бер бизәк булды, төрлелек өстәде, миллилекне арттырды.

«Балалар фестивале»нә һәр елны 400 афиша әзерләнде. Аларны реклам бюросы аша Дания Нафигина бөтен шәһәргә элдерде. Мәгълүмат шулай ук урыс  гәҗитәләренә бирелеп барылды. Бу эшне үз җилкәсенә Азат Надиров алды.

Самар өлкә радиосында «Иделкәем-илкәем» радиотапшыруларын Наилә Сабирҗанова алып барганлыктан, реклам хәбәрләрен урыс телендә өлкә радиосында да яңгыратып килде. Радио җитәкчеләре моңа каршы килмәделәр. Наилә алар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырган иде.

Реклам кырында революцион борылышны Рифкать Хуҗин ясады. Ул беренче булып, бер  милләт вәкиле дә моны әле һаман эшли алмыйлар, бер ай алдан «Татар балалары» җырлый фестивален баннерларга күтәргән олпат милләтпәрвәр һәм милли әйдаманыбыз! Бу бәйрәмгә генә түгел, бу татарны пропагандалау кампаниясенең башы иде! Татар реклам кампаниясендә өр-яңа эра башланды. Ә бит баннерларның хакы билеңне сындырырлык.

Мәдәният министрлыгы биргән акча Мәдәният йортын арендага  алуга һәм авыл балаларын алып килер өчен транспортка түләргә генә җитә. Казан артистларына түләү, юл чыгымнарын күтәрү, балаларны ашату-эчертү, бүләкләр бирү – барчасы да иганәчеләребез җилкәсендә булды. Ә алар белән озак еллар буена Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин эшләде. Соңгы елларда бу мәшәкатьне үз җилкәсенә Туктаргали углы Рифкат Хуҗин алды.

Бу проект алдан төптән уйланып эшләнде. Максатлар зурдин булды һәм аңа ирештек тә без. Һәр елны төрле мәктәпләрне чакырганлыктан, мәктәпләрдә үзешчән сәнгать түгәрәкләре сүнмәде. Самарга фестивальгә килгән балалар, еллар узгач, Самар милли хәрәкәтенә килеп керделәр. Балалар үзара дуслашалар иде. Араларыннан сәнгать юлын сайлаучылар да табылды. Хәтта бу да иң мөһиме түгел. Кеше кайда гына эшләмәсен, кем генә булып эшләмәсен, йөрәк түрендә сәнгати чаткылар булса, ул милләт юлыннан тайпылмый. Игътибар итегез әле. Татарның зыялылыгы күпме акча эшләвендә түгел. Акча әле кешенең тышкы кабыгын булдыруда гына хәлиткеч нәрсә. Чын зыялы булыр өчен адәм дигән заттан түбәндәге нәрсәләр сорала.

Татар матбугатын укыймы?
Татар әдәбиятын укыймы?
Сәнгатебезне сөяме?
Әхлагы татар халык гореф-гадәтләре буенча әвәләнгәнме?
Динебез Ислам юлыннан барамы?

Сыналган юл – сәнгать киләчәктә күпләрне динебез Ислам сукмагына чыгара. Бу инде — яшәеш өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Ватаныбызга айнык, акыллы, зиһенле, сәламәт, ышанычлы ватанпәрвәрләр кирәк. Балалар фестивале нәкъ шул вазыйфаларны башкарып килә. «Туган тел» җәмгыяте чирек гасыр буена ватаныбыз Россиядә гражданлык җәмгыятен төзүдә армый-талмый эшли. Бу җәмгыятьне тик инсафлы балалар белән генә төзеп була.

Быел балалар фестивале Киров мәйданындагы Мәдәният Саренда апрельнең 19нда узачак. Бәйрәмдә Яңа Мансур, Сускан (Выселки) һәм «Яктылык» укучылары катнашачаклар. Билетларны «Сәлам» гәҗитәсе редакциясендә бүләк итеп бирәчәкбез. Билет бәяләрен Рифкат Хуҗин түләде.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Самар татарлары».

Просмотров: 1891

4 комментариев

  1. Что не материал Шамиль эфанде, то конфликты с народом. Тольятти не может успокоиться после его публикации о строительстве тольяттинской мечети. И главное НИКААААКОООЙ обратной связи… НИКАКИХ ОБЪЯСНЕНИЙ и ОПРОВЕРЖЕНИЙ!!!! Теперь опять: я да и моя дочь Наиля, я да и моя дочь Наиля.
    Инициаторы, сценаристы и режиссеры первых фестивалей даже вскользь не упоминаются!!!!!
    Наш народ пассивен, не хочет идти в татарские организацие, так как там царит ложь. Вот такие как Шамиль эфанде, не считаясь с татарским и мусульманским народом, пишутчто им вздумается. И еще потому что там руководители приходят работать не во благо народа, а чтобы показать свое превосходство над остальными, крутиться вокруг правительства, присвоить себе очередное звание, регалию, заработать через целевые средства себе недвижимость. И скажи им спасибо оказывается потом, за то что сабантуй они провели. Будто для народа проводите? Для себя же. Пригласить правительство, сфотографироваться с губернаторами и мэрами, получить от них Почетные Грамоты.

    • Сания. Прекращай тему недвижимости. Если ты намекаешь на Халиуллова, там уважительная причина. Сын женится на дочери хлебозавода и им молодым негде жить))) Пойми и прости

    • Шамиль абый книгу пишет историю туган тел, представляю что будет. Когда книга увидит свет.

  2. Всякая лисица свой хвост хвалит. Шамиль-эфэнде! А никого не забыли упомянуть? Где имена тех людей, которые стояли у истоков этого праздника? Вы же их прекрасно знаете!