Газетабызны аңардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз!

аглиуллина зайнап“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе һәм хәреф хаталарын төзәтүче хезмәткәребез Зәйнәп Нәбиулла кызы ӘҺЛИУЛЛИНАга бүген 75 яшь тулды!

Зәйнәп апабыз “бердәмлек”леләр санына туксанынчы еллар башында килеп кушылган иде. Шул вакыттан бирле инде егерме елдан артык вакыт үтеп киткән, ә Зәйнәп апабыз әле дә сафта. Аның тырышлыгы белән “Бердәмлек” саф татар телендә чыгучы газеталар санында исәпләнә. Чөнки ул сугыштан соңгы авыр елларда Камышлы районының Дәүләткол мәктәбендә саф татарча белем алган, Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, институтка кергән һәм анда инде рус теле филологиясен өйрәнгән.

Татар һәм рус телләрендә алган төпле белеме аңа Кләүле районы авылларында укытучы булып эшләгәндә дә, Самараның “Солдат Отечества” хәрби газетасында корректор булып хезмәт иткәндә дә, бигрәк тә “Бердәмлек” татар газетасына  килгәч, бик кирәк булды. Без газетабызны аңардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, аның хезмәтенә гел мохтаҗ.

Гомерле, сәламәт булуыгызны телибез. Тагын шулай озак еллар халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын.

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

 

Просмотров: 1503

2 комментариев

  1. Зәйнәп Набиулловнага татар халкына хезмәт итүен дәвам итәргә Ходай саулык, озын гомер бирсен!!

  2. Поздравляем Зәйнәп ханумды юбилейлы тыуған көнө менән !Здоровья и долгих лет жизни!