Бүгенгегә разый булып, алга таба барырга

тарихиСамараның Тарихи мәчетендә үткәрелгән еллык хисап җыелышында сүз, башлыча, мәчетне үзгәртеп кору эшләре барышы турында иде. Шулай ук ревизион комиссия отчеты, бухгалтер, мәчетнең ике имамы, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның чыгышлары яңгырады, алар күтәргән мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Самарада һәм гомүмән өлкәбездәге мөселманнарның тормышы, башлыча, үзәк Җәмигъ мәчете тирәсендә әйләнә. Бу анлашыла да, чөнки биредә зур микрорайоннар, күпкатлы йортлар урнашкан. Шуңа күрә дә Стара-Загора урамындагы мәчеткә халык та күбрәк йөри, өлкә Диния нәзарәте дә биредә эшли…

Ә элек Самара татарлары тормышы Казанская урамында, хәзер “Тарихи” исемен йөрткән мәчет тормыш үзәгендә кайнаган. Хәзер ул ничектер читтәрәк калган кебек күренә. Бу хәлнең сәбәбен Иске шәһәрдә татарларның аз яшәвеннән күрәбез.

Шулай да атаклы имамнарыбыз Шиһабетдин Минюшев һәм Мөхәммәтфатыйх Мортазин хезмәт иткән, тугыз ел элек мөселманнарга кайтарылган, 125 еллык тарихы булган мәчетебез елдан-ел матурая, үсә, үзенең чын кыяфәтенә керә бара. Аның бинасы чиста, матур, җылы. Монда биш вакыт намаз укыла, төрле яшьтәге мөселманнар дини белем алалар, мәҗлесләр үткәрелеп тора. Дини, җәмгыять эшләрен исәпкә алмаганда, Тарихи мәчетенең бүгенге вәзгыятен бер сүз белән аңлатырга була. Бу — төзелеш.

Мәхәллә советы рәисе Усман Илингин 2013 елга йомгак ясау белән генә чикләнмәде, быел алдыбызда нинди бурычлар торуына да тукталып үтте. “Үткән елда Тарихи мәчетнең төзелеше уңышлы тәмамланды, дип әйтеп булмый. Ел башында максат итеп куелган янкорманың “ноль” циклына чыга алмадык. Моның сәбәпләре дә бар. Өлкәбезгә яңа губернатор Николай Меркушкин килгәннән бирле төзелешкә акча бирү яңа принципларга нигезләнә: башта төзүче үз акчасына берникадәр эш башкарырга тиеш, аннан соң гына шул эшләрнең чыгымнары бюджеттан каплана. Ләкин һәр “подрядчик”ның андый акчасы юк. Менә Тарихи мәчетне үзгәртеп кору өчен дә бай, хәлле төзү оешмасы табып булмады. Көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга торды. Әйтик, Алексей Толстой урамының җир асты коммуникацияләе төзелешкә комачаулый. Аларны күчереп салу үзе бер зур, күп чыгымнар таләп итүче эш. Башка проблемалар да шактый.

Шулай итеп 2013 елда башкарылмаган эшләр 2014 елга күчте.

Ләкин мәчетнең имамы Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев сүзләренә караганда, төшенкелеккә бирелергә ярамый. “Тарихи мәчет мөселманнарга кайтарылганнан бирле эшләнгән эшләрне искә алсак, үзебезгә тиешле бәя бирә алыр идек”, - диде ул.

Әүхәдетдин хәзрәт тә, мөтәвәллият рәисе Усман Илингин да план буенча эшләргә, хакимият органнары, эшкуарлар белән элемтәләрне ныгытырга чакырдылар. Шулай итеп Тарихи мәчетнең 2013 елгы эшенә “канәгать булырлык” бәясе бирелде.

Шамил ГАЛИМОВ.
Рөстәм ФӘЙЗУЛЛОВ фотосурәте.

tarihi-mechet.ru

Просмотров: 1236

Комментирование запрещено