Озак яшә, Мансур абый!

Мансур-Ямалетдинов-206x300

12 АПРЕЛЬ -БӨТЕНДӨНЬЯ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ ЯКЫНЛАША

- 1989 ел. ЦСКБ «Прогресс» заводының ишегалды һәм фабрика-кухнясы арасында Әхмәт Нафигин, Минәхмәт Сәгыйров һәм Азат Надиров сөйләшеп торалар. Минем узып барганны күреп, чакырып алдылар да, татар оешмасы булдыру белән шөгыльләнүләре, моның өчен җәмәгатьчелекне җыеп, җыелыш үткәрү кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Миңа бу фикер бик ошады һәм шул көннән башлап татар хәрәкәтенә кушылып киттем, – дип хатирәләрен яңарта башлады Мансур ага Ямалетдинов – өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы.

…Шул вакыттан бирле 25 ел чамасы вакыт узып киткән. Ә Мансур ага һаман өлкә татарлары өчен янып-көеп, “Туган тел”дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яши, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерен әйтми калмый.

Кайдан соң бу кешедә шундый үҗәтлек? Башкалар татар тормышына битараф булып, хәтта әзер чарага да килмәгән чакларда, ул безнең татарлыгыбызны саклап калу өчен ник шул кадәр көч куя? Ә киләчәгебезне ничек күрә? Шушы сораулар белән мин Мансур аганың кызы Гүзәл яшәгән фатирның ишеген шакыйм. Мансур абый аларга көненә ике тапкыр килеп китә, чөнки оныгы Йосыфны мәктәпкә алып бару һәм алып кайту бурычы аның өстендә икән.

- Беренче җыелышыбызны шушы аш бүлмәсе хәтле почмакта үткәрдек. “Туган тел” оешмасы булдыру турындагы карарга кул куючылар саны күбрәк булсын өчен, кайберәүләрнең өйләренә дә барырга туры килде. Ә инде икенче зур җыелышыбыз Аэродромный урамындагы Яшьләр йортында узды. Ул тарихи чарада Шамил Әхмәров, Рәшит Абдуллов, Шамил Баһаутдинов, Наилә Баһаутдинова, Асия Әхмәтова, Рәфгать Әһлиуллиннарның катнашуын хәтерлим. Җыелышка Мәскәү мәдрәсәсендә укучы рус милләтендәге мөселманнарның да чакырылып, матур итеп Коръән сүрәләре укуларына, биргән сорауларыбызга Коръән сүзе белән җавап бирүләренә исебез киткән иде. Шунда без татарларга радио, газета һәм мәктәп кирәклеге турында да сүз алып бардык. Самара ипподромында уздырылган беренче Сабан туенда халыктан 500гә якын имза җыйгач, татар мәсьәләсе белән хөкүмәткә чыгарга да мөмкин булды. Эшне тиз тотып, ул вакыттагы партия өлкә комитетының беренче секретаре Афонинга шалтыраттык. Ул безне кабул итте һәм проблемаларыбызны тыңлады. Бераз тартышканнан соң, Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә 1001 ел тулу уңаеннан конференция оештырырга һәм газета ачарга рөхсәт итте… - дип дәвам итә юбиляр.

Татарстан һәм Самара тарихчылары катнашындагы конференцияне оештыру, татар газетасы, радиосы, мәктәбе ачу мәшәкатьләре белән хөкүмәт коридорларын таптаган татар оешмалары әгъзалары арасында Мансур Садретдин улы Ямалетдинов иң активларының берсе була. Юкка гына аны Җәмил Вәлиуллин, татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең берсе, “миллиметровщик” дип атамагандыр. Башлаган эшен җиренә җиткереп эшләмәсә, Мансур аганың күңеле китек шул.

Чувашиянең Шыгырдан районы, Кызыл Чишмә авылында туып үскән мишәр малае апасына ияреп Куйбышевка килгәндә, русча бик чамалы гына сөйләшә. Шулай да үткен бала, рус телендә язылган китаплар укып, атна саен драма театрына йөреп, рус телен өйрәнә һәм тиздән классташларын да уздырып, мәктәпнең иң яхшы укучылары санына чыга.

Авиация институтын тәмамлаганнан соң яшь инженер Ямалетдинов башта авиация заводының, аннары Козлов исемендәге үзәк махсус конструктор бюросында (ЦСКБ) ракеталар аэродинамикасы белән шөгыльләнә. Әмма 1989 елга кадәр бер генә ракетаны да күзе белән күрергә туры килми аңа. Шуңа күрә Мансур Садретдин улы проектлау һәм эксплуатация бүлегенә күчә. Монда инде Байконур, Плесецк космодромнарына командировкалар, очыш заданиесен эшләү, ягулык күләмен санау кебек бик кызыклы эшләр башлана. Ике ел элек Гагаринның космоска очуының 50 еллыгын бәйрәм иткәндә ЦСКБга Ямалетдиновны да чакырып алалар һәм аңа: “Кара, Мансур Садретдинович, синең расчетларыңны әле дә кулланабыз бит”, – диләр. Ветеранга Космонавтика көнендә моңардан да зуррак бүләк була аламы икән? Юктыр, дип уйлыйм. Димәк, инженер эшләрен дә ул бик җаваплы, дистәләгән елларга җитәрлек итеп башкарган.

Мансур ага ике тапкыр өйләнеп тә, хәзерге көндә ялгыз яши. Янында аны Куйбышевка алып килеп, заводта эшләп фатир алганчы үзендә тоткан апасы һәм җизнәсе генә бар. Апасы нык авыру, шуңа күрә энесенең ярдәменә мохтаҗ.

Мансур ага ике баласын – Маратны һәм Гүзәлне, үстерүне үз өстенә алган. Бигрәк тә Гүзәлнең тормышында ул мөһим роль уйный: татар музыкасы, татар теле, җәмәгать эшләре мохитында тәрбияләргә тырыша. Ә кызын рус егете сорарга килгәч: “Ислам динен кабул итмәсәң, кызымны бирмим”, - дип чыгара. Хәзер инде Дмитрий күп татарларны да уздырып, биш тапкыр намаз укый, динебезне тирәнтен өйрәнеп, чын күңеленнән мөселман булып йөри. Оныклары да Мансур бабалары йогынтысын тоеп үсәләр.

Бүгенге татар оешмаларының эшен ветеран хуплап каршы ала.

- Берсеннән-берсе купшы сабантуйлар, концертлар һәм башка бәйрәмнәр бик әйбәт. Тик менә балаларыбызны татар телендә укытуны җайга салмасак, тора-бара чараларыбызга килүче калмаска да мөмкин. Шуңа күрә Самарада икенче татар мәктәбе ачу эшен туктатырга ярамый. Моңа милли оешмаларыбызның бөтен көчен туплап, бергәләп алынырга кирәк, – ди татар хәрәкәте ветераны.

Мансур ага Ямалетдиновның татар хәрәкәтенә керткән өлешенә, риясызлыгына, киң күңеленә сокланабыз һәм горурланабыз. Озак яшә, Мансур абый!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

7 июнь, 2013 ел.

Просмотров: 1329

Комментирование запрещено