Яратамы, яратмыймы?

a8a5e33804ffa6c6c14631ed2a4b07eeМәхәббәт җир йөзен коткарырмы?

Бик тә эссе җәйге көннәрнең берсендә челтерәп аккан чишмә янында ял итәргә туктаган идем, шунда карт өянкеләр күләгәсендә утырган танышым Рәмзиләне күреп алдым, янына килдем. Тик ул никтер башын аска иеп, мине күрмәмешкә салынды. “Нихәл, сеңелем? Ник минем белән сөйләшмисең, үпкәләдеңме әллә?”- дип сорамый булдыра алмадым. Ә ул күтәрелеп карамыйча гына: “Юк, апа!” — дип җавап кайтарды. Күрсәтергә теләмәсә дә, мин аның күз төбе кара янган икәнлеген күреп алдым. Мин бит аның ирен дә яхшы беләм.

- Нәрсә, әллә Радигың суктымы? — дип, тагын да якынрак килдем.

Хатын сулкылдап елап җи­бәрде: “Ул бит моны ялгыш эшләде, — диде аклагандай.  — Ярата бит ул мине, ярата!” Һәм калтыранган куллары белән кулындагы ромашканың таҗ аерчаларын өзәргә тотынды. Эченнән генә: “Ярата… яратмый…” дип әйтә төсле тоелды миңа.

Яңа гына тәпи йөреп кит­кән улы Ришат йөгереп ки­леп әнисенең күкрәгенә үрелде. Хурлануданмы, әллә йө­рәк әрнүен сиздерәсе кил­мә­гән­гәме, ябык, тал чыбыгыдай нечкә гәүдәсе белән җиргә кадәр сыгылып, сабыен имезүче Рәмзиләне кызганудан әллә нишләп киттем.

Кинәт Рәмзилә артында ава-түнә килгән салмыш Радик пәйда булды. Мин түзмәдем, шундук аңа ташландым: “Кеше тормышына кагылырга хакым булмаса да, әйтим инде. Син җирбит икәнсең! Төн йокыларын йок­ламыйча күкрәк сөте имезүче хатыныңа ничек кул күтәрә алдың?!” Радик үз алдына нидер мыгырдана-мыгырдана басып тора. Минем бар тавышыма:  “Сеңелем! Тизрәк кач бу имансыз сәрхүштән! Бер тапкыр кул күтәргән кеше туктамый ул”, — дип кычкырасым килде. Тыелдым шул. Кеше гаиләсен бозасым килмәде…

Рәм­зиләнең язмышы бик күп татар хатыннарының язмышын кабатлый. Интернетта язылган мәгълүматларга караганда, тиран ирләренең  җәберләвенә түзә алмыйча, бик күп хатыннар үз-үзләренә кул сала. Ә тагын бер өлешен ирләр газаплап үтерә. Элек кызын кияүгә биргәндә аналар: “Кулың сынса, җиң эчендә булсын”, “Ир суккан җир тәмугта янмый”, “Барган җиреңдә таш бул!” кебек киңәшләр биреп, елап озатканнар. Әле дә күпләр шул киңәшләр буенча яшиләр.

Без үскәндә татар авылларында эчкече ирләр бер-ике генә булса, хәзер араларында аек акыллысы санаулы гына булыр. Алар турында эчүчеләр: “Ул да безнең кебек рәхәтләнеп эчәр иде дә, авыруы бар. Ә тегесе — саран”, — дип көлешәләр.
Мин ире, йә хатыны эчүче булган гаиләләрне аерылышырга өндәмим. Киресенчә, аерылышу сәбәпле сабыйлар ятимлек ачысын татымасын иде, дип телим. Бер-берегезне яратып, әти-әниләрне хөрмәт итеп яшәгез. Дөньяда рәхәтләнеп яшәү өчен вакыт бик аз бирелгән бит бәндәләргә.

Мин үзем дә бер яшемдә ятим калып үстем. Әле дә сабый чагымда зиратлар турыннан үткәндә туктап, койма аша әтием каберенә тилмереп карап торуымны оныта алмыйм. Аллаһы беркемгә дә ятимлек хисләре кичерергә язмасын!

Тарих битләренә карасаң, элек ятимлек сугыш аркасында килгән булса, хәзер юл фаҗигалары, наркотиклар һәм эчүчелек сабыйларны ятим итә. Ә сабый чакта кичергән ятимлек онытылмый, бәгырьдә гомер буе саклана ул!

Ә дөньяда яхшы ирләр дә бар бит. Яхшы бер танышым Илгиз абый: “Үз гомеремдә хатыныма кул күтәрмәдем. Үпкәләшсәң дә, ничек тә үзара аңлашу юлларын эзләргә кирәк. Ул бит балаларымның яраткан әниләре. Гомер буе мине тәрбияли: өс башымны чиста тота, тәмле ашлар пешереп ашата, өебезнең нуры булып тора. Хатыны булмаган ир — бәхетсез ул. Хатынга суккан кеше газиз әнкәсен рәнҗеткән кебек була”, — дип сөйләгән иде. Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Тикмәгә генә: “Мәхәббәт җир йөзен коткара”, “Җәннәт — хатын-кызның аяк астында ул”, — дип әйтмәгәннәрдер бит.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1366

Комментирование запрещено