Камиль-хазрат Самигуллин о работе муфтием: «К этой ответственности нужно еще долго привыкать» / Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татарстан — Россиянең дини-рухи үзәге

b752fd0acd2b2f3cccf59ea081050afa_MИсполняется ровно год, как Духовное управление мусульман республики возглавил 28-летний Камиль Самигуллин — самый молодой муфтий в истории Татарстана. В интервью «Событиям недели» Камиль-хазрат подвел первые итоги работы и порассуждал о том, почему же именно он стал духовным лидером мусульман Татарстана.

 - Камиль-хазрат, какие задачи вы ставили перед собой на год и что удалось сделать?

 - Мы планировали заняться социальным служением, наукой и образованием, и в этих направлениях, мне кажется, нам удалось многое. Социальные вопросы у нас курирует Ильдар-хазрат Баязитов, мой заместитель. Многие слышали о реабилитационном центре для незрячих (в казанской мечети «Ярдэм» проходят курсы по изучению основ ислама, где незрячие живут и питаются бесплатно. — Ред.). Есть проект, который сейчас разрабатывается — это сиротский дом для детей-инвалидов.

Что касается образования, то мы создали учебно-методическое объединение (УМО) и новые образовательные программы. Хотя они только называются новыми, на самом деле это старые книги и учебники, которые в прошлые века изучали наши предки. Мы хотим, чтобы эти книги вернулись в обиход.

Нынешний год мы объявили годом возрождения религиозных традиций. Как известно, довольно часто у людей возникают вопросы о том, как организовать похороны, провести обряды никаха, имянаречения. И мы хотим опубликовать некий стандарт, по которому верующие смогут совершать религиозные обряды. Например, с помощью ученых с кафедры астрономии института физики КФУ мы определили время намаза для каждого района республики. Была создана программа для ios и android (операционные системы мобильных устройств. — Ред.) на татарском языке. Если установить программу на телефон, то в любой точке мира можно послушать наше радио «Азан»: песни и проповеди на русском, арабском, татарском, английском языках. Также у нас есть уникальная программа «Халяль-гид», с помощью которой в любом городе России можно найти кафе или магазин халяль.

- Вы делаете ставку на современные технологии?

- Мы должны понимать, что ДУМ — это богато накрытый стол. И каждый человек — пожилой, зрелый, молодой, с разным уровнем образования, может здесь найти блюдо для себя. ДУМ вне общин, вне идеологий, мы мусульмане, у нас есть свой путь. Мы не представители государства перед мусульманами, мы представители мусульман перед власть имущими.

- Вы самый молодой муфтий в Татарстане. А многие имамы — это люди в возрасте. Как вас приняли?

 - По- разному. В мечетях есть пожилое и очень молодое поколение. Среднее поколение мы потеряли в советское время. Но ведь молодость — это недостаток, который быстро проходит. Я не заметил со стороны духовенства, имамов неуважительного отношения. У меня были свои страхи — смогу ли, справлюсь ли с этой задачей? И к этой ответственности нужно еще долго привыкать. Будем надеяться, что опыт придет. Главное, что есть хорошая команда, которая находится рядом.

 - Как вы сами себе отвечаете на вопрос «почему именно я стал муфтием»?

 - Почему именно я? Сам не знаю (смеется). Тот момент был очень сложным, все помнят (выборы нового руководителя ДУМ прошли после убийства Валиуллы Якупова и покушения на Ильдуса Файзова, который в 2012 году был муфтием республики. — Ред.). Все мы верим в судьбу. Я в тот момент был начальником издательского отдела, помощником, был рядом с Ильдусом-хазратом. Может быть, получилось так, что просто оказался в нужное время в нужном месте.

 - Вам Ильдус-хазрат это предложил?

- С ним у нас состоялся разговор после тех трагических событий. Он семь месяцев не мог работать, редко где появлялся. Нужно было вести дела. Мы в его кабинете сидели и об этом говорили. Я отказывался: «Какой из меня муфтий, вы что?!». Ну а в ответ услышал что-то вроде: « А кто тогда еще?». На выборах было три кандидата, один из них — я. Все произошло очень быстро, я даже сам не понял.

- Не было ли вам тогда страшно идти на этот пост? У вас семья, трое детей…

- Было очень страшно. Но не за детей и семью. Из-за груза ответственности. Но мы знаем, что всё — по предрешению Господа. Даже если весь мир захочет причинить тебе вред, без его ведома он не сможет этого. Если весь мир захочет сделать тебе добро, но Господь не захочет, никто не сможет тебе помочь.

 - Как вы отслеживаете, что проповедуют в наших мечетях?

- У нас сейчас есть журнал «Шура» («Совет»), год как выходит. Это связь между муфтиятом и каждым имамом. Журнал дается имаму бесплатно, в нем 12 проповедей на каждое число. То есть в своем большинстве в республике одновременно в мечетях читается одна и та же проповедь, которая подготавливается отделом пропаганды, хотя пропаганда — некрасивое слово, но с татарского можно так перевести. Хазраты тоже присылают свои проповеди. Они проверяются, редактируются. Уже вышел четвертый номер журнала. Там проповеди, научные статьи, наше мнение. В продаже  журнала нет, он дается только имамам. Это наше ноу-хау. В Чувашию по просьбе их муфтия отправляем 200 экземпляров, они тоже пользуются.

- Вы как-то сказали, что имамы должны думать о просвещении, а не о том, на что содержать мечеть…

- Не потому что они не должны, а просто не подобает им. Эти слова были больше обращены не к самим имамам, а к тем, кто вокруг. Посмотрите, чем имамы сейчас заняты? Они вынуждены изыскивать средства, чтобы заплатить за газ. Хотя мечеть ведь не только им нужна. Каждый прихожанин должен понимать, что мечеть — это его второй дом.

- Расскажите о вашем визите в Крым, к крымским татарам. Как пошел разговор? Какое у них было настроение?

- Мы там были еще до референдума, поэтому объективно трудно было оценить ситуацию. Мы были гостями и ехали знакомиться с муфтием. Мы ни к чему крымских татар не призывали. Мы пришли и сказали, что у нас одна религия, язык наш похож, у нас общая история, наши сердца вам открыты. Если чем- то мы можем вам помочь — мы поможем. И не важно, как решится вопрос. Мы там на телевидении были, нас спросили: «Вы нас агитировать за присоединение к России будете?» Мы ответили: «Ни в коем случае. Мы не политики. Нас это не касается. Это решение должно быть только ваше, многонационального крымского народа. Вы наши братья, чтобы вы ни решили».

- Будут ли теперь представители духовенства Крыма приезжать к нам?

- Мы надеемся. Тем более что Казань в этом году была названа культурной столицей тюркского мира. Мы думаем, что муфтий и представители крымских татар будут участвовать в наших мероприятиях, мы их пригласили. 13 июня будет съезд татарских религиозных деятелей.

- Остается ли у вас время на семью?

- Не столько, сколько бы хотелось. Я понял одну истину- если я хочу воспитать хороших детей, нужно тратить в 2 раза меньше средств и в 2 раза больше времени. Балуем мы их очень иногда.

- Как же вы отдыхаете?

- В свободное время читаю книги. А еще мы играем в хоккей с хазратами и мухтасибом Казани. У нас несколько пятерок собралось. Это не ради достижений, а просто для спорта. Посещаем спортзал.

 - Что для вас будет самым главным итогом работы? Чтобы про вас сказали «Этот муфтий сделал…»

- Для меня будет важно, когда я предстану перед Аллахом и он будет мной доволен

* * *

Камил хәзрәт Сәмигуллин тарихка Татарстанның дин тормышындагы иң яшь мөфти буларак кереп калачак. Аралашудагы итәгатеннән тыш, нурлы йөзе, тирән мәгълүмат даирәсе дә республикабызның дин башлыгын иң әүвәл якты шәхес, сөйкемле сөяге булган дипломат итеп таныта.

Кем соң ул – Татарстан мөфтие? Тормыш юллары бу вазифага билгеләнгәнче аны кайлардан «әйләндергән»? Аның тәрҗемәи хәленә күз ташласаң, Камил Сәмигуллин 1985 елның 22 мартында Мари Иле республикасының Звенигово районы Красногорск бистәсендә туган. Хәзрәт гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша. Мари Иле республикасында дөньяга килгән егет татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Әби-бабай тәрбиясе дә алган Камил унбер яшеннән мәчеткә йөри башлый, ундүрт яшендә намазга баса.

2000 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган, 2003 елны Төньяк Кавказ ислам университетында дини белемнәр алган, 2004-2007 елларда Истамбул шәһәре мәдрәсәсендә укып, фикъһ, фикъһ ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөсне хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала. Россия Ислам университетының ислам фәннәре факультетында янә дә гыйлемен тирәнәйтә.

2008 елдан Камил Сәмигуллин Мирный бистәсендәге “Тынычлык” мәчетендә имам-хатыйп булып торды. Мөфти алты китап тәрҗемә итүдә һәм бастыруда катнашкан, 2 ел дәвамында Казан ислам көллиятендә гакыйдә, фикъһ буенча сабак биргән. Ислам лагерьлары оештыруда, islam-today сайтына язмалар әзерләүдә актив катнашып, “Онлайн-мәдрәсә” проектын эшләгән.

Тәрҗемәи хәленә килгәндә исә, Камил хәзрәт өйләнгән, 3 бала атасы. Хатыны каратэ кекусинкай буенча кара билбау иясе.

Камил хәзрәт Сәмигуллинга Татарстан Диния нәзарәтен шактый катлаулы чорда җитәкли башларга туры килде. Республикабыз мөселманнарының лидеры булган беренче көннәрдән үк Диния нәзарәтенең уңышлы эшчәнлеген фәкать бердәмлектә һәм дус-татулыкта икәнен раслады ул.

“Ислам артта калган дин түгел, без моны үз гамәлләребез белән күрсәтергә телибез. Нишләп Диния нәзарәте хәзер генә шундый масштаблы проектлар гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә башлады, дигән сорауны безгә еш бирәләр. Димәк, ата-бабаларыбыздан калган китап бастыру традицияләрен дәвам итәргә вакыт килеп җиткән”, — ди ул.

Сәмигуллин фәнгә, мәгарифкә зур игътибар бирү мөһим, дип саный. Мәгариф өлкәсе көчле, тәҗрибәле мөгаллимнәр, галимнәр тирәсендә тупланырга тиеш. Татар халкының күпгасырлык мирасы — яшьләрне рухи яктан тәрбияләүдә таяныч. Татарның дини-рухи мирасын өйрәнгән, белгән халыкара дәрәҗәдәге дини белгечләр әзерләүне мөһим эш икәнен ассызыклый Камил хәзрәт.

“Мәккә шәһәрендә дин белгечләре оешмасы эшләп килә. Бу оешмага дөньяның төрле тарафларында яшәүче галимнәр керә. Әлегә кадәр анда Россиядән бер галимнең дә катнашканы юк. Бу — бик үкенечле хәл. Ләкин безнең андый зур галимнәрне үстерү мөмкинлекләре бар. Ниятебездә Татарстаныбызның мәдрәсәләренә яңа программа кертү”, — ди хәзрәт. Бу программа нигезендә классик татар галимнәренең китаплары алыначагын да ышандыра дин узаманы.

Дини өлкәдә белеме җитәрлек, ә менә үгетләү, оештыру, үз артыңнан ияртеп бару эшчәнлегендә 28 яшен яңа тутырган егетнең тәҗрибәсе җитәрме икән? Күпләребезне нәкъ шул мәсьәлә борчыган иде. Шунда ук яңа мөфти белән Татарстан мөселманнар өммәтенә татар халкы рухи мирасын заманча яңа масштаблы проектлар, гамәлләр белән кайтару дәвере килүен күрдек.

Камил хәзрәт тарафыннан яңгыраган: “Имамнар мәгърифәтчелек, дини кыйммәтләребезне тарату белән шөгыльләнсен. Вакытларын мәчет өчен акча эзләп йөрүгә исраф итмәсен”, — дигән фикере күп нәрсә хакында сөйли шикелле.

- Камил хәзрәт, тиздән Татарстан мөфтие булып эшли башлавыгызга бер ел тула. Алга куйган максатларыгызның күпмесен тормышка ашырдыгыз дип саныйсыз?

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллага шөкер, төрле юнәлешләргә җаваплы урынбасарлар, мөхтәсибләр, хәзрәтләр — барыбыз бердәм булып, киңәшеп-сөйләшеп, килешеп, корылтайда әйтелгән ниятләрне тормышка ашырырга керештек. Әлбәттә, бер ел күп вакыт түгел, нәтиҗәләр һәм уңышлар өчен күбрәк вакыт кирәктер. Баштан ук җиң сызганып тотынган эшләргә килгәндә, дәгъвәт, социаль мәсьәләләр, имамнарны кайгырту һәм мирасны өйрәнүне нәзарәтнең төп эшләре дип билгеләдек. Дәгьвәтне һәм социаль эшчәнлекне ныгыту, китаплар нәшер итү, яшь имамнарга грантлар бирү, мәдрәсәләргә укыту программаларын әзерләү, хаҗны югары дәрәҗәдә оештыру, хәләл өлкәсен үстерү — боларның һәркайсын дәвам итү бик мөһим. Шуны да әйтергә кирәк: татарлар Россиядә беренчеләрдән булып Исламны кабул иткән. Ислам Россия күләмендә Болгардан тарала башлаган. Казан дин галимнәрен дөнья күләмендә белгәннәр. Бүгенге көндә гарәп галимнәре дөнья күләмендә Исламның яңа үсешен дә Россиядән башланачак диләр.

Татарстан — Россиянең дини-рухи үзәге дип саналырга тулы хокуклы һәм бу дәрәҗәне саклар өчен барлык тырышлыкны куябыз. Мирасны кайтару, толерантлыкны, тынычлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Безнең тарихта төрле авыр вакытлар булган, әмма мөселманлык, Алланың рәхмәте яусын, иман беркайчан югалмаган. Алга таба да шуның өчен тырышырбыз, инша Аллаһ.

- Соңгы вакытларда мөселманнарга карата тискәре караш тудыручы мәгълүматлар таралуы күзәтелә. Бик күпләр “җиһад”, “хиҗап”, “шәригать” һәм башка дини терминнарны бутый, дөрес аңлатмый. Моңа каршы нәзарәт тарафыннан нинди эшләр кылына?

- Халыкка ислам хакыйкатен дөрес, төгәл итеп җиткерү аеруча актуаль була башлады. Шуңа күрә дә нәзарәтнең республика, район күләмендә тарала торган массакүләм мәгълүмат чараларын булдырдык. “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары, “Шура” журналы, HalalGid.ruannisa-today.ru, namaz-time.com һәм башка сайтлар эшләнде. Рус һәм татар телләрендә сөйләүче “Азан” — беренче дини интернет-радио ачтык. Тиздән без видеостудиябезне эшләтеп җибәрергә дә телибез.

Узган ел оештырылган “Хузур” нәшрият йорты алты айда 20 китап әзерләп бастырды. Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дәреслеге рус һәм татар телләрендә, “Мөгаллим сәни” китабы 20шәр мең тираж белән басылды. Җәлил хәзрәтнең “Локман Хәким нәсыйхәтләре», Вәлиулла хәзрәткә багышланган китап, бүгенге заман хәнәфи мәзхәбе галиме Сәет Али Кушавчи хезмәтләре дөнья күрде. Шиһабетдин хәзрәтләренең “Нәзурәтел-хак” хезмәте һәм башка басмалар нәшер ителде. Нәшрият йорты тарафыннан baytalhikma.ru – онлайн-мәдрәсә, darul-kutub.com — китапханә һәм башка төрле юнәлештә эшләүче күп сандагы сайтлар оештырылды. Татар дин әһелләренең китапларын хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итәбез. Татар халкының рухи мирасын өйрәнү өчен аларның электрон вариантын сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер итәргә кирәк. Быел, Алла боерса, 70ләп китап бастырырга ниятлибез. Өч юнәлеш күз алдында тотыла. Беренчедән, татар мирасын кайтару, ягъни Ялчыгол, Курсави, Мәрҗани һәм башкаларның хезмәтләрен халыкка кабат бастырып тәкъдим итү. Икенчедән, ислам фәннәре буенча 20гә якын дәреслек әзерләп чыгару. Боларга татар халкының классик дини китаплары да керә. Өченчедән, фәнни-популяр басмалар: кирәкле догалар, хәдисләр, аларга аңлатмалар, календарьлар һ.б.

- Республика авылларына яшь имамнарны җәлеп итү җәһәтеннән дә күркәм гамәлләр башкарылды…

- Республикада узган ел беренче тапкыр яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар тапшырыла башлады. Грантлар авылларга яшьләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Узган ел май-гыйнвар айларында 100дән артык имамга грант бирү каралды. Бу эш быел да дәвам итәчәк. Моннан тыш авыллардагы имамнарга методик ярдәмлек итеп “Шура” журналын чыгара башладык. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга вәгазьләре кертелә.

- Камил хәзрәт, социаль мәсьәләләрне нәзарәтнең төп эшләреннән санала дисез. Боларга киңрәк аңлатма биреп китегез әле…

- Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв): “Аллаһ башкаларга карата мәрхәмәт күрсәтмәүчеләрне кичерми”, — дигән. Иҗтимагый хезмәт аша мәрхәмәт кылу — Пәйгамбәребез өйрәткәннәрне үтәү булып тора. Нәзарәт тарафыннан 2013 елда Уразада зурлап “Рамазан – мәрхәмәт ае” акциясе, Корбан бәйрәмендә “Сөючеләр фида кыла” акциясе үткәрелде. Беренче тапкыр дини телемарафон оештырдык. Телемарафонда Россиянең төрле төбәкләреннән 16 меңгә якын кеше катнашты. Беренче социаль үзәк – Казанда “Ярдәм” мәчетендә сукырларга ярдәм итү үзәге эшләп килә, икенче үзәк итеп – инвалид ятим балалар үзәген булдырырга телибез. Нәзарәт тарафыннан тәкъдим ителгән социаль ислам юнәлеше халыкта зур кызыксыну уята. Мәчетләребездә эшләүче имамнар да моны аңлап, мәхәллә халкына файда итеп, үзара ярдәмләшүне оештырып эшләргә тиешләр. Шул чакта дин әһелләренең халык арасында мәртәбәсе тагын да артыр.

- Хәзрәт, “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” да бик нәтиҗәле узарга охшаган бугай?

- Бу тормышта бар гамәл Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән генә кылына. Безгә быел Аллаһы Тәгалә Мәүлид бәйрәменә Болгарга җыелырга насыйп итте. Аллага шөкер, җыеныбызда мөхтәрәм җитәкчеләребез дә катнашты. Халыкка һәм Хак Тәгаләгә яхшы фикердә булу- гыйбадәтнең күркәме, дигән Рәсүлебез. Халкына терәк булган, җирен бәрәкәтле иткән җитәкчеләребезгә Аллаһы Тәгалә үзенең олуг әҗерләрен юлласын. Алда рухи мирасыбызны күтәрү, киләсе буыннарга тапшыру, үзебезнең галимнәрне тәрбияләү бурычы тора. Үткәнгә күзе җиткән, киләчәген дә күрер, дигән борынгылар. Шуның өчен дә Мәүлид көнендә уздырылган пленум җыелышында 2014 елны “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” дип атарга килештек. Быел барыбыз өчен татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш. Бу ни дигән сүз соң? Беренчедән, дини эшчәнлектә татар халкының бөтен дөньяга таралган фәнни-дини гыйлеменә таяну мөһим. Имамнардан башлап, мәдрәсәләрдәге шәкертләргә кадәр дини мирасны белергә, аңларга, өйрәнергә тиешле. Икенчедән, дини гореф-гадәтләрне торгызу ул — дини йолаларны тәртипкә китерү, гадәти татар авылларында мәчеткә йөрү гадәтен кайтару дигәнне дә аңлата. Безнең бабайлар Исламны халык дине итеп кабул иткән. Ислам ул — яшәү рәвеше. Мәчетләргә йөрү дә, ислам кушканча яшәү дә — гадәти тормыш гамәлләре. Өченчедән, быел имамнарга хөрмәт күрсәтү, алар алып барган дини эшчәнлекне барлау өчен “Ел имамы”н сайларбыз. Ягъни, мәхәллә халкы смс-хәбәрләр аша үз имамына тавыш бирә ала. Мөхтәсибләр үз районнарыннан берәр имамны тәкъдим итәләр. Шуннан соң смс-хәбәрләр аша “Иң яхшы имам”ны сайлау уздырыла. Әхлаклы-әдәпле, гыйлемле татар имамнарын халык белеп торсын. Кем дини укулар оештыра, кем дини чаралар уздыра, кем мәхәллә халкы белән уртак тел табып эшли – болар барысы да әһәмиятле.

intertat.ru

Просмотров: 1219

Один комментарий

  1. После прочтения интервью К.Самигуллина возникло несколько вопросов. 1. К.Самигуллин отмечает, что «Среднее поколение мы потеряли в советское время». Кто это мы ? Многие, воспитанные в советское время, не считают себя потерянными. У нас было прекрасное, светлое детство. Наше общество все таки светское, и отношение человека к религии сугубо личное. Если мы начнем людей делить на верующих и не верующих, а не верующих считать «потерянными», это путь в никуда. 2. Мы, воспитанные в советское время, стремились к дружбе (а не какой то толерантности (терпимости)) и в этом достигли больших успехов. 3.Имеется неоспоримое утверждение: Религия опирается на веру, а наука- на знания. Непонятна связь религии и науки, о котором утверждает К.Самигуллин. 4. В советское время, когда отношение к религии было сугубо личное, пьянство было ограниченное, наркомании практически не было, а случаи убийства были редчайшим явлением. Отсюда вопрос: Возможно ли искоренение указанных и других негативных проявлений только приобщением людей к религии?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>