Ал да нур сәс халкыңа

башкирский праздник,юбилей Рауды 122

Рәүдә ШӘЙМӘРДАНОВА (уңнан беренче)

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда башкорт халкының иң күңелле бәйрәме – Каргатуй гөрләп узды

Борынгы заманнарда мө­селман кардәшләребез, язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар һәм аларны ботка белән сыйлаганнар. Соңрак бу йола бәйрәмгә әверелеп киткән – авыл читендәге калкурак урынга чыгып зур казаннарда ботка пешергәннәр, сыйланып, уйнап-биеп туйгач, ел уңдырышлы булсын, дип тели-тели ботканы таш өсләренә салып калдырганнар…

Самара шәһәренең Башкорт королтае иҗтимагый оеш­масы җитәкчесе Камилә Шәйхелисламова, бәйрәм тарихын кыскача гына сөйләгәннән соң, сүзне Мәдәният министр­лыгында консультант булып эшләүче Мария Пошехоновага бирде. Ул халыкны министр исеменнән котлап, шундый сүзләр әйтте: “Борынгы заман халыклары саф чишмәләрнең суын эчеп көч һәм кодрәт алган кебек, без дә шул чишмәләрдәй саф халык фольклорына мөрә­җәгать итәбез, шулар аша борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен күзаллыйбыз”.

Шәһәр башлыгы админи­стра­циясе вәкиле Дмитрий Дол­ганов та башкорт королтае эш­чәнлегенә югары бәя биреп, башкорт халкының милли гореф-гадәтләрен саклауда уңыш­лар теләде. Халыклар дус­лыгы йорты директоры урын­басары Светлана Жидкова да, мордва халкының мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Елена Первушина да туган тел, милли җыр-биюләрне, го­реф-гадәтләрне  онытмаска ки­рәклеге турында сөйләделәр.

башкирский праздник,юбилей Рауды 059

«Курай» ансамблендә шөгельләнүче Юлиана ӘХСӘНОВА күргәзмәдә.

Бөтендөнья башкорт королтае башкарма комитеты Рос­сия киңлекләрендә яшәүче мил­ләт­тәшләренә Каргатуй бәй­­рә­мен уздырырга гел ярдәм итеп килә. Менә быел да Уфадан зур гына делегация килеп төште. Алар Дәүләт җыелышы депутаты, Бөтендөнья башкорт королтае башкарма комитеты рәисе исеменнән Рәүдә Шәй­мәрдановага “Ал да нур сәс халкыңа” медален алып кил­гән­нәр. Рәүдә ханым моңа һич­шиксез лаек. Чөнки ул 10 ел буе үзе оештырган “Ләйсән” баш­корт ансамбле белән хореограф буларак шөгыльләнә. Ничәмә буын башкорт балалары аның кулы аша узып халкына, милли мәдәнияткә хезмәт итәргә өйрәнде. Ә үткән елда бу ансамбль “Байык” телевизион конкурсында финалга чыгып, про­фессиональлеген күрсәткән иде.

…Бу бәйрәмдә һәр кеше үзен башкорт тирмәсендә дуслары белән очрашкан кебек хис итте.  Литвинов сараенда бүген туганнар, дуслар, авылдашлар очрашты бит. Әнә, Большая Черниговка районы Украинка авылы балалары фойе идәнендә башкорт халкының бо­рынгы көнкүреш әйберләрен тезеп куйганнар. “Курай” башкорт халкының мәдәниятен өй­рә­нү һәм “Ыргыз” тирә-юньне сак­лау оешмалары әгъзалары үз­ләренең кул эшләрен алып кил­гәннәр. Сәйлән белән чи­гел­гән милли бизәкләр, җәй­мә­ләр һәм паласлар, киез итекләр һәм идән киезләре, чәкчәк һәм бал, бауырсак һәм пәрәмәчләр янында халык аеруча күп булды.

Украинка авылының “Курай” оешмасына йөрүче Юлиана Әхсәнова: “Без үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннар өчен саклап калу нияте белән шушы оешмага йөрибез. Үзебез өчен дә күп кызыклы мәгълүмат алабыз. Кемдер курайда уйный, кемдер кул эшләрен ярата, ә без җырлыйбыз һәм биибез. Безгә бу бик ошый”…

Юлиана дуслары белән күбесенчә рус телендә аралашса, өенә кайткач, туганнары белән тик башкорт телендә генә сөйләшә икән. “Минем энем Динисламга ике яшь тулып килә, һәм әни аның белән тик үзебезнең телдә генә сөйләшә”, - ди кыз. Шулай бишектә чакта өйрәтмәсәң, аннары соң булырга мөмкин бит, бик дөрес эшли аның әнисе.

Бәйрәмнең концерт программасы да бик шәп булды. Башта тамашачылар Самара өлкәсендәге башкорт коллективлары чыгышын, аннары Уфа артистларын карап, рәхәтләнеп  күңел ачтылар. Карга боткасы да булды, әлбәттә.

Сәлимә ИШМУРАТОВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Бу темага:

Живи и здравствуй, Каргатуй!

Просмотров: 1413

Комментирование запрещено