“Без ракеталарны очарга өйрәтәбез”

загруженное

12 АПРЕЛЬ -БӨТЕНДӨНЬЯ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ 31595_i_article

“Космоска очу” һәм “Са­мараның ЦСКБ-Прогресс заводы” төшенчәләре аерылгысыз. Чөнки космик кораблар да, аларның двигательләре дә биредә җитештерелә. Оешма зур һәм анда эшләүче төрле милләт халыклары арасында милләттәшләребез байтак. Бигрәк тә оешманың генераль директоры урынбасары – генераль конструктор — ЦСКБ ФГУП «ГНПРКЦ «ЦСКБ-Прогресс» җитәкчесе Равил Нургали улы Әхмәтовның исеме безнең күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Шундый зур корабларның генераль конструкторы булу өчен нинди баш кирәк!

Милләттәшләребез — космик ракеталарны төзүче инженерлар Камил Шамкаев, Мансур Ямалетдинов, Азат Надыйров, Әхмәт Нафигин, Илгиз Колючев  25 ел элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар да иде бит әле. Алар бүген дә, шушы җәмгыять әгъзалары буларак, халкыбызга күп яхшы эшләр башкаралар.

Космонавтика көне уңа­еннан Самараның “ГИС” теле­компаниясендә чыгыш ясарга әзерләнеп йөрүче Әхмәт абый НАФИГИНны мин Халыклар дуслыгы йортында очраткач, космос романтикасы белән сугарылган яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем. Ул хатирәләрен ерактан башлады:

- Мин балачагымнан ук са­­молетлар белән саташып үс­тем. Мәктәптә дә, авиация институтында да уку миңа җиңел бирелде, шуңа күрә җәмәгать эшләре һәм спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табылып торды: чаңгы, тимераяк, тирда ату кебек спорт төрләре буенча район һәм өлкә ярышларында катнашып, приз­лы урыннар яулап килдем. Дөрес, дүртенче курста укыганда башым белән укуга кереп киттем. Ә бишенче курста мин самолетлар гына түгел, космик кораблар турында да хыяллана идем инде. Дипломымны да ракеталар төзү цехы проектына һәм космик кораб системаларын сынау приборына багышлап яздым.

Куйбышевның Киров районындагы мәктәптә укыганда дусларым арасында татар малайлары бөтенләй юк иде. Ә институтта милләттәшләрем белән танышып киттем. Камил Шамкаев һәм Илгиз Колючев, иҗат җанлы кешеләр буларак, мине үзләренең идеяләре белән әсир иттеләр. Институтта укыганда ук татар оешмасы, татар җыры һәм биюе ансамбле кирәклеге турында күп сөйләсәк тә, ул хыялыбыз 70нче елларда гына тормышка ашты. Кызганычка, мин ансамбльдә катнаша алмадым, чөнки космик аппаратларны сынаучы инженер буларак күп вакытымны Байконурда уздырырга туры килде.

Мин башта, сынаучы — инженер буларак, генераль кон­структор Сергей Королев җи­тәкчелегендә Н-1 дип аталган корабны орбитага чыгару өстендә бик күп эшләдем. Уңышлы очышлар да булды, уңышсызлары да. Сергей Павлович бу проект­ны барыбер гамәлгә ашырган булыр иде, ләкин өлгермәде, вафат булды. “Н-1” ракетасын калдырып, бөтен көчебезне “Энергия -Буран” проектына ташларга туры килде. Мин дә шушы зур ракетаны космоска чыгаруда катнаштым. Аллага шөкер, бөтен ил белән эшләп чыгарылган “Буран” космоска очып, кирәкле урынга уңышлы гына кайтып утырды. Тик аның зурлыгы һәм кыйммәтлеге ракетаны эксплуатациягә кертергә мөмкинлек бирмәде. Хәер, бу дөньяның асты-өскә килгән 90нчы еллар башы иде бит инде.

Кызганычка, Юрий Алексеевич Гагарин космоска очканда мин әле студент кына идем, аның “Прогресс” заводына кунакка килүе шаһиты була алмадым. Ә 1963 елдан башлап космоска очкан һәр космонавтны үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Космонавт исән-сау җиргә кайткач, безнең заводка килеп, корабны ясаган эшчеләргә рәхмәтләрен белдерү традициясе бар иде. Без аларны өстәлләр корып кунак итәбез, бергәләп эшләгән эшебез нәтиҗәләрен күреп сок­ланабыз. Шунда хөкем сөргән патриотизм, эшебез белән горурлану хисләрен әйтеп аңлатырлык түгел иде.

Мин үземнең профессиям белән әле дә горурланам. Балачак хыялларыма ирешеп, шундый зур заводта дөньякүләм әһәмияткә ия булган эш башкарып яшәвем белән бик канәгатьмен. Хәзерге яшьләргә әйтәсе сүзем шул: хыялыгыз булса – илаһи саф булсын. Яраткан эшең, яраткан хатының һәм балаларың, газиз халкың өчен яшәлгән тормыш турында беркайчан да “заяга үткән” дип әйтмәсләр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1586

Комментирование запрещено