Волейбол – команда уены

IMG_2970Елховка районының Тупли авылында волейбол буенча ветераннар матчы үткәрелде

Биредә волейбол уены үт­кән гасырның 70нче елларыннан бирле бик популяр. “Без яшь чакта мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә буш вакытларын спорт залында үткәрергә тырышалар иде. Спортның баскетбол, волейбол, чаң­гы, штанга күтәрү, бокс кебек төрләре белән шө­гыльләнеп, безнең авыл егетләре чыныгып үс­теләр”, — дип сөйли шушы авылда туып үскән Әнәс Мингалиев.

…Еллар үткән, ә тупли­лы­ларның күңелендә во­лейбол­га карата мәхәб­бәт һаман сүн­мәгән, һаман да яши икән. Бәл­ки команда уенын уйнап үс­кәнгә күрә Тупли егетләре Самарада да бер команда булып яшиләрдер? Әнә, “Волгопродмонтаж” оешмасын гы­на алыгыз. Бу оешманың җитәк­че­легендә генә дә өч Тупли егете — Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар, Таһир Әбүзәров. Ә гади хезмәткәрләр арасында алар күпме?

Җитмешенче елларда авыл­­ның спорт инструкторы һәм тренеры булып эшләгән Әх­­­тәм Ногманов авылда һәм Са­марада яшәүче туплилылар арасында матч оештыру тәкъдиме белән чыккач, бу идея­не барысы да күтәреп ал­ганнар һәм билгеләнгән вакытка авылга кайтып та төшкәннәр. Таһир Әбүзәров үз командасына Тәлгать Хуҗин, Нурислам Шәрапов, Исмәгыйль Хәкимов, Мидхәт Шәрапов һәм Нәҗип Хәкимов кебек әле дә спорт белән тату яшәүче егетләрне сайлады. Ә авыл командасы өчен Исмәгыйль Ла­тыйпов, Рәшит Насыйров, Нәҗип Җәләлетдинов, Румия Исмәгыйлева, Ришат Идрисов һәм Ринат Шәрапов уйнадылар.

Уен бик кызу башланды. Туп артыннан егетләр кебек йөгергән ирләрнең һәрберсенә 50дән өстә, дип кем дә әйтә алмас иде. Шундый гайрәт, азарт белән уйнасалар да, судья Әгъзам Исмәгыйлевка  кай­берләрен алмаштырырга  ту­ры килде. Нәтиҗәдә җирле команда оттырды, ә самаралылар 3:2 исәбе белән җиңеп чыкты. Авыл командасы егетләре җиңелү белән килешмичә, өстәмә матч-реванш уйнарга сорадылар. Ахыргы уенда исәп тигезләште, һәм шулай итеп дуслык җиңде.

Уен тәмамлангач, Тәл­гать Ху­җин “Волгопродмонтаж” оеш­­масыннан, ә Рифкать Ху­җин өлкә “Туган тел” татар җәм­гыятенең 25 еллык юбилее уңаеннан һәр уенчыга  истәлекле бүләкләр, ә уен залын арендага биреп торган өчен мәктәпкә өч туп тапшырдылар. Чараны оештыручы Әх­тәм Ногмановка да волейбол тубы бүләк ителде.  Ахырда көн­дәшләр чәй өстәле тирәли утырып яшьлек истәлекләрен яңартканда гел шулай очрашып торырга, авыл эшләрендә катнашырга, сәламәт тормыш рәвешен пропагандаларга һәм шушы залда волейбол гына түгел, башка спорт уеннары ярышларын да үткәреп торырга сүз куештылар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

Бу темага: 

Товарищеский матч среди команд ветеранов по волейболу с.Теплый Стан (ФОТОРЕПОРТАЖ Аняса Мингалиева)

В селе Теплый Стан состоялся товарищеский матч среди мужских команд — ветеранов по волейболу

 

Просмотров: 1694

Комментирование запрещено