“Шәүрәкәй”гә соклану

шаурэкэйСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Мөхәммәтша Буранголов әсәре буенча Айрат Әбүшахманов куйган “Шәүрәкәй” спектаклен күрсәтте

Быел үзенең 95 еллык юбилеен бәйрәм итүче башкорт театры, Самарага беренче тапкыр килүенә карамастан, тамашачыны әсир итте, дип авыз тутырып әйтергә була. Театрның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Башкор­тостан Республикасының атказанган артисты Олег Ханов сәхнәгә чыгып: “2014 ел Рос­сиядә генә түгел, Башкортостанда да Мәдәният елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан без Башкортостан һәм Россия авыл-шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгып киттек. Бу исемлектә Самара — беренче. Шушы тәүге очашуыбызда без бер-беребезгә ошасак, бирегә ешрак килеп йөри башларбыз”, - дип сәхнәгә артистларны чакырды.

Ә алар барысы да бертөрле кара киемнәрдән чыгып, үзләре дә зал белән бергә көлә-көлә, рольләренә аңлатмалар бирә башладылар. Чыннан да персонажларның кемнең -  кем булуын аңлавы бик читен булыр иде. Ә болай бар да аңлашыла -  40 яшьлек тилемсәрәк Юлготлы (Хөрмәтулла Үтәшев) 18 яшьлек Чүрәкәйнең (Руслан Хайсаров)… улы икән.  Абыйсы үлгәч, мал читкә китмәсен дип, әтисе кече улын тол киленгә өйләндергән булган. Шәүрәкәй (Ирада Фазлаева) исә — ярлы Фәгыйләнең газиз кызы. Ләкин ул моңардан бер дә кимсенми — рәхәтләнеп дус кызлары белән уйнап-көлеп, җырлап һәм эшләп яши.

…40 яшьлек Юлготлы икен­­че хатынга “талак” әйт­кәч, “әтисе” аңа хатынлыкка Шәү­рәне сорарга бара. Димче юлында кызлар төркеме очрый. Алар, шаярышып, булачак килен урынына башка кызны күрсәтәләр, ә Чүрәкәйнең күзе Шәүрәгә төшә. Ярәшкән кияве шул дип уйлап, Шәүрә дә булачак кайнатасына гашыйк була. Туй вакытында гына алар ялгышны аңлыйлар. Юлготлы белән яшәргә теләмәгән кыз урманга кача, аны берничә көн эзләгәч табалар һәм ире янына кайтаралар. Ләкин бу тормышның рәте-чираты булмый инде, Шәүрә ирне янына да китерми. Акылга җиңелрәк Юлготлы, кызып китеп, Шәүрәгә “талак” әйтә һәм тагын хатынсыз кала. Чүрәкәй дә, шушы хәлдән файдаланып, карт хатынына “талак” әйтергә сәбәп таба. Юлготлы, “яңгылыш әйткәнмен” дип, хатынын кайтару өчен төрле планнар кора башлый. Ә башкорт гореф-гадәте буенча, аерылган хатынны башка иргә бирергә кирәк икән. Икенче ире хатынны аерган очракта гына Юлготлы аны кабат хатынлыкка алала. Нәтиҗәдә Шәүрәкәйне Чүрәкәйгә бирәләр һәм  алар инде аерылмыйлар…

…Башкорт театры артист­ларының эшен уен дип атарга тел әйләнми. Алар сәхнәдә яшиләр сыман. Шаян кызлар бөтен нәрсәдән дә кызык табып, рәхәтләнеп көләләр, эш­ләгәндә — җырлыйлар, кайгыр­ганда — елыйлар. Күптән түгел генә Щепкин училищесын тә­мамлап, Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли башлаган яшь артистларның барысы да искиткеч талантлы, матур тавышлы. Ләкин аларның берсе дә җырлауда Шәүрәкәйгә җиткерә алмый. Ирада Фазлаева башкорт халык җыры “Шәүрәкәй”не сузып җибәрү белән аркалар чемерди башлый, күңелләрдә ерак ата-ба­ба­ларыбызның  моңы уяна, яңа­ра сыман.

Руслан Хайсаров башкаруындагы Чүрәкәй роле дә бик уңышлы. Шәүрәкәй белән Чүрәкәй арасында мәхәббәт сүзләре бик сирәк ишетелсә дә, куллар, карашлар, омтылышлар аша аларның бер-берсе өчен яратылганлыгы күренеп, сизелеп тора.

Хөрмәтулла Үтәшев герое Юлготлы һәм Алмас Әмиров башкаруындагы имче Сабира әби роле дә тамашачыга бик ошагандыр, дип уйлыйм. Юлготлының самими күзләре, нәрсә әйтсәләр, шуңа ышануы, Шәүрәкәйгә өйләнгәч, аңа артык бәйләнмичә, артыннан бозау кебек йөрүе тамашачыда аңа карата симпатия тудыра. Бу роль җитди спектакльләрдә уйнап дан казанган Хөрмәтулла Үтәшевнең артист осталыгына мәдхия булып яңгырый.

Спектакльдә борынгы баш­корт халкы кануннары буенча баланы карт киленгә өй­ләндерү мөмкинлеге көл­ке­гә әйләндерелә. Пьеса дәва­мын­да берничә тапкыр кү­рен­гә­ләгән тагын бер хатын белән кечкенә генә малай (аны Самара малае уйнады) да ир белән хатын булып чыктылар.  Малай хатынга: “Әгәр минем белән уйнамасаң, мин сиңа “талак” әйтәм”, — дип янагач, хатын бик курыкты. Чөнки ире аерган хатынны авылдан да куып чыгаралар икән…

Рәссам Дмитрий Хиль­чен­коның сәхнә бизәлеше дә искиткеч. Ул башкорт даласын хәтерләтә. Кирәк чакта өстән төшерелә торган таяклар йә урман, йә музыка кораллары, йә тирмә ролен уйный. Шәүрәне урманнан эзләгәндә таяклар селкенеп күңелгә шом салсалар, музыка кораллары булып хезмәт иткәндә — күңелне ачалар. Киемнәр, киезләр, тукып ясалган паласлар күзләрне ир­кәли, кубыз, дөңгер, курай моңы гасырлар томанына алып кереп китә.

Спектакльдә башкорт туе йолалары да бик төгәл һәм уңышлы итеп күрсәтелгән: кияү белән кәләшне киендерү, кызны җыр белән елап озату күренешләрен ал да фольклор номер итеп сәхнәгә куй.

Айрат Әбүшахманов күп еллар сәхнәдән төшмәгән “Шәү­рәкәй”не яңача, искитмәле юмор һәм осталык белән сәх­нәгә кайтарган. Ул олы буын баш­кортларга да, яшьләргә дә кызыклы, чөнки биредә халык йолалары да, мәхәббәт тә, хэппи-энд да үз урынында. Иң мөһиме — барысы да чын зәвык белән эшләнгән.

Шулай итеп, Мәҗит Гафури исемендәге Башкортостан дәүләт академия драма те­ат­рының Самарадагы беренче гастрольләре, тамашачыга бик ошады. Ә менә безнең тулы булмаган залыбыз аларга ошадымы икән?

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1236

2 комментариев

  1. «Ә башкорт гореф-гадәте буенча, аерылган хатынны башка иргә бирергә кирәк икән»
    Эльмира ханым, башкорт гореф-гадэте тугел ул, э мэселман кануны

  2. Купме реклама булды, рекламные шиты висели, на телевидение выступили, на сайтах, в газетах, буклеты раздавали. И народу ничего не интересно