Ул, бер карыйсың, атыла торган вулкан төсле, икенче тапкыр күргәндә, матур гөл-чәчкә…

жамиля7Бүгенге заман хатын-кызы нинди булырга тиеш, дип сорасалар, мин Камышлы районындагы Камышлы авылында яшәүче Җәмилә Мөхтәбәр кызы Мингалимова төсле була, дип җавап бирер идем. Ул, бер карыйсың, атыла торган вулкан төсле, икенче тапкыр күргәндә, җәйге акланда талгын җилдә тибрәнеп үсеп утыручы матур гөл-чәчкә…

Минем аның белән танышуым бик кызык кына килеп чыкты. Камышлыда үткәрелгән «Әйлән- бәйлән» фестиваленә баргач, Мәдәният Сараеның фойесында, ишек төбендә милли киемнәр киеп, бәйрәмгә килүчеләрне каршы алучы Җәмилә (мин аны Яңа Мансур авылы Сабан туенда мәйданга чыгып, биегән чагында күргән идем), янына килеп, концертка керергә кайда билет сатылганы турында  сорадым. Үз исеме белән эндәшкәч, ул бераз аптырап, мине кайдан беләсез, сез кем буласыз, дигән сораулары белән күмеп ташлады. Мин кем булуым, ни эшләп йөрүем турында әйткәч, сөенечле күзләре белән бераз карап торды да, кочаклап алып: «И, Ходаем! Рәхмәт инде Сиңа! Күптән Сезнең белән танышасым килеп: Я, Раббым! Нурсинәне үзең минем юлларыма чыгар инде, дип ялварган идем бит», дип әйтте. Менә шушы көннән соң без аның белән якыннан аралаша торган булып киттек тә инде.

жамиля1

Ә хәзер күп елларны атка чигәреп, Җәмиләнең балачак хатирәләрен, яшьлек елларын барлыйк әле!
Гаиләдә өченче бала булып, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә ул. Аның олы абыйсы Җәүдәт сабый чагында вафат була, аннан соң Ильяс, Җәмилә үзе, энесе Илдар һәм сеңелләре Гамилә белән Илһамия гаиләне тулыландыра. Гаиләдә олы кыз булгач, аңа яшьли кул арасына керергә, әнкәсе Мәдинәгә булышырга туры килә. Ул вакытта заманы нинди булган бит әле! Бөтен хезмәт кул көче белән башкарылган вакыт буларак, иңенә көянтә-чиләк асып, елгадан су китерергә, туңып, боз астында калган елга кырыена басып, бәкедә, әнкәсенә керләр чайкашырга, өй җыештырырга да туры килә. Әбисе Фәхрикамал аны төрле кул эшләренә, аш-су серләренә, шул ук вакытта кыска догалар укырга да өйрәтә.
Ә җәйләрен Җәмилә ферма терлекләрен көтүче әтисе белән җәйләүдә көтү көтешә. Егетләрчә әче итеп сызгырырга, чыбыркы шартлатырга да шунда өйрәнә. Атка атланып, яисә арба уртасына басып, ут уйнатып, колакларында җил сызгыртып, урам уртасыннан чаптырып узган вакытта, авыл кешеләре ирексездән аңа борылып карыйлар һәм: «Ирдәүкә! Үсеп, җиткән кыз булгач, нинди булырсың икән?!» — дип әйтми түзә алмыйлар, ә кайберәүләре: «Булганнан барысы да була, менә дигән, тормыш алып баручы хатын-кыз булачак әле Җәмилә!» — дип өстәп куялар.
Өлкән сыйныфта, мәктәптә укыганда җәйге лагерьга баргач, аңа үзенә ат биреп, авылдан лагерьга азык-төлек ташучы итеп билгелиләр.
Тагын өстәп шуны да әйтәсе килә: ат җене кагылган кыз ямьле  Сабан туйларында ат чабышында катнашыр өчен көн саен яраткан атында җилдерә, шулай итеп, әзерлек алып бара. Ә билгеләнгән Сабан туе көне килеп җиткәч, аны ярышка җибәрмиләр, кыз бала бит син, егылып төшеп, имгәнеп куюың бар, дип әйтәләр. Бу эше барып чыкмаган үҗәт кыз, кышларын чаңгыда шуарга керешә. Әти-әнисе рөхсәт итмәгәч, кеше күрмәгәндә генә, чаңгыларын капка астыннан урамга төртеп чыгара да, тиз-тиз генә киенеп, урамга чыгып китә.

Менә шулай итеп, «иреккә чыккан Җәмилә» урманга китеп бара. Ә анда аны үзенең саф һавасы, тынычлыгы белән кышкы урман каршы ала. Кышкы урманның да бит үз тормышы, үз гаме, үз сере бар. Әйтерсең лә биредә Кыш бабай үз эзен калдырырга тырышкандай, агач кәүсәләрен энҗе-мәрҗән белән «бизәгән». Алар кояш нурында искиткеч матур, күзләрне чагылдырырлык булып ялтырыйлар! Әнә агачтан-агачка басып, тиен сикерә. Менә монда – аяк астында төрле киек эзләре сузылган. Ә Кардон исемле чишмә янына килеп бассаң, ул яртылаш кар белән күмелгән, җәйге көннәрдәгечә көчле итеп акмый, бераз тыныбрак, үз алдына әкрен генә, челтерәп агып ята. Шулай итеп, үзенең талгын җырлары белән табигать-Анабызга мәдхия җырлыйдыр төсле тоела. Табигатькә җаны-тәне белән гашыйк кыз урман-кырларны урап, данлыклы Юкәле тауда туйганчы чаңгыда шуыгач кына, өенә кайтырга кузгала.
Ә җәйләрен исә ул әнкәсе Мәдинә апа белән урман уртасында урнашкан җәйге фермага сыер саварга йөри. Яңа гына көтүдән кайткан сыерлар өстендә бөтерелгән кигәвен–черкиләр дә аны куркытмый. Әнкәсе ике сыер сауганчы, ул «эһ» та итми, биш сыерны савып та куя.
Бераз алга китеп әйтәм: «Без үскәндә тормыш бик авыр иде. Күп хыяллар, теләкләр тормышка ашмый калганда, үз-үземә: «Алдагы тормышымда мин бик матур итеп яшәячәкмен!», – дип, максат куйдым, – дип сөйли бүгенге көндә язмам герое.
Җәмиләнең мәктәптә укыган еллары матур вакыйгаларга бик бай. Ул төрле спорт ярышларында, җыр-бию, сәнгать өлкәсендә катнаша, укуда да сынатмый. Төрле җәмгыять эшләрендә дә читтә калмый. Аның яшүсмер еллары хезмәт белән үрелеп бара. Унынчы сыйныфка җиткәч, көзен басуда урып-җыю эшләре барганда, яшь кыз өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән бергәләп, колхоз амбарлары янына икмәк бушатырга йөри. Ул вакытта колхоз тормышы белән авыл халкын таныштыру радио аша алып барыла торган була. Менә шул чагында хуҗалык җитәкчесе Эдуард Ганиев: «Авыл чибәре – Җәмилә матурлыгы белән генә түгел, эштә уңганлыгы, булдыклылыгы белән таң калдырырлык. Аны үстергән, дөрес тәрбия биргән әти-әнисенә зур рәхмәт!» — дип әйтә.
Менә шулай көн саен тормыш сиздерми дә үтеп кенә тора. Авыл кызы Җәмилә үсеп, мәктәпне тәмамлап, Сергиевск районында мал табибы һөнәрен үзләштерә башлый.
Яшьлек үзенекен итәме, әллә үзе теләгән һөнәр үзләштерү файдасымы, Җәмилә тагын да матурланып, басынкы, сабыр холыклы кызга әйләнә. Күпмедер вакыт укыгач, ул практика үтәргә туган авылындагы колхозга кайта. Авыл фермасында мал табибы булып эшли башлый.
Ә җәйге кичләрне авыл өстендә гармун моңы агыла. Шундый матур төннәрнең берсендә, күктә бер-бер артлы йолдызлар кабынгач, Җәмилә авылдагы Мәдәният Сараена ашыга. Чөнки бүген бирегә Татарстанның Казан шәһәреннән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары «Кыр казлары артыннан» исемле спектакле белән килгән булалар. Яшь кыз бирегә килеп кергәндә залда алма төшәрлек урын калмаган була.
Ләкин ул аптырап калмый, стена буенда басып торучы яшьләр төркеменә барып кушыла. Озак та үтми, сәхнәдә спектакль башлана. Биредә Ясминәнең (төп рольләрдә — Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар) авыр язмышы чагыла. Ул сөйгәне белән кавыша алмый, гомере буе әрнеп яши. Бичара Ясминә язмышын үзгәртә алмаудан ни кылырга да белмәгәч, утырып, күз яшьләре аша җырлый башлый:

Кыр казлары артыннан
Биеклеккә тартылам.
Хыялыма китәр идем
Кыр казлары артыннан.
Залда чебен очкан тавыш ишетелә. Тамашачы Ясминәгә кушылып яши, аның өчен борчыла, елый.
Билгеле, менә шушы вакытта Җәмилә дә төп героиняның язмышына битараф кала алмый, аның йөрәгендә сәхнәгә карата мәхәббәт уты кабына. Аның да шушы сәхнәдә кеше язмышларын чагылдырасы, матур образлар тудырасы килә башлый. Хәер, бу турыда соңрак…
Ә спектакльгә килгәндә, ул дәвам итә. Аның белән бергә яшь кызның кичерешләре дә дәвам итә.

Тик шул чагында, кемнеңдер үзенә текәлгән берөзлексез карашыннан кыз йокыдан уянып киткәндәй була. Ул аптырап як-ягына каранса, ни күрсен, аңардан ерак та түгел Искәндәр исемле авыл егете аңа гашыйк күзләрен тутырып карап тора. Аларның күз карашлары очраша… Ә кайтыр юлга чыккач, егет аның артыннан килә һәм үзен озатырга рөхсәт сорый. И, риза булмый димени Җәмилә! Чөнки аңарга да шушы егет ошап тора бит әле! Тик нигәдер, ул аны урамда очраткан саен оялудан бит алмалары кызара.

Менә шулай итеп, бер-берен ошатучы егет белән кызны чит күзләрдән сакларга тырышкандай, төн караңгылыгы үз пәрдәсе белән каплый.

Шушы көннән башлап, ике яшь йөрәк, айлы төннәрдә очрашып, алсу, матур таңнарны бергә каршылыйлар, матур хыял диңгезендә сәяхәт кылалар.
Санаулы вакыт бик тиз үтеп китә бит. Җәмиләнең практикасы тәмамланып, ул укырга китеп бара. Аларга бары тик ял вакытларында авылга кайткач кына очрашырга туры килә.
Ә бераздан соң, кыз укуын тәмамлап, авылга әйләнеп кайта. Ял итәргә туры килми, чөнки Искәндәр Җәмиләгә тәкъдим ясый.
Яшьләрнең туйлары бик матур, күңелле үтә. Искәндәр бу вакытта Камышлыда машина йөртүче булып эшли торган була. Җәмилә дә биредә инкубаторда эшләп, декрет ялына чыга. Озакламый аларның кызлары Гүзәлия гаилә тормышын тулыландыра. Бәхет өстенә нур өстәп, дүрт елдан соң, Җәмилә тагын бәбигә уза. Ул вакытта Камышлыда «Мир» колхозының гөрләп торган чагы, Искәндәрне бирегә механизатор итеп эшкә алалар. Аллаһының рәхмәте, икенче балалары Илнар дөньяга килгәч, яшь гаиләгә фатир бирелә. Тормыш үз җаена әкрен генә ага бирә. Тик шунысы бар, шатлык белән борчу янәшә йөри, дигән сүзләр бик тә дөрес икән. Искәндәр эш урынында күзен авырттыра. Аңа катлаулы операция кичерегә туры килә. Соңыннан Искәндәргә өченче төркем инвалиды, дигән кәгазь бирелә.
Ул хастаханәдә дәваланып ятканда, ир йөрәкле Җәмилә елап утырмый, хәләле белән төзи башлаган мунчаны өлгертеп куя, аңа бары тик мич чыгарасы гына калган була. Менә шулай итеп, тормыш үз көенә төшеп, әкрен генә ага башлый. Озакламый Җәмилә социаль хезмәткәр булып эшкә урнаша. Бүлек җитәкчесе итеп билгеләнгәч, курсларда белемен күтәрә.
«Мин биредә 25 ел эшләү дәверендә Камышлы районындагы бөтен авыл кешеләре белән таныш. Әгәр дә минән кем ярдәмгә мохтаҗ, дип килеп сорасалар, эһ тә итми, шундук әйтеп бирәм. Чөнки мин үземә беркетелгән кешеләр язмышы белән яшим, алар өчен борчылам, алар бәхетле булсалар, мин дә бәхетле», — дип сөйләде миңа Җәмилә ханым. Аның тырыш хезмәте район хакимияте, Самар губерна Думасы тарафларыннан бихисап мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.
Шушы ханымның тагын башка төрле асыл сыйфатлары бар. Уд ярдәмчесез, ялгыз калган өлкәннәрне картлар йортына, өлкә хастаханәсенә дәваланырга илтеп, урнаштырып кайткан. Ә Бөек Ватан сугышы елларында фашист концлагерында газап чиккән, шунда яраланган Шамил ага Гарифуллинга тиешле ташламалар, пенсия ясаткан.
Җәмиләнең тагын кызык яклары бар. Ир яки хатын эзләүчеләр аңа килеп, тиң ярларын табуда ярдәм итүен үтенәләр икән. Шулай итеп, аңа башкода ролен дә үтәргә туры килгәли.
Тагын шуны искәртеп үтәсе килә: ул эштән кайтып барганда берәү эчеп, исереп, өенә кайта алмый урамда егылып ята икән, йомшак бәгырьле хатын аны кызганып, җилкәсенә күтәреп сала һәм гаиләсе янына, үз өенә кайтарып куя. Бу турыда сөйләшеп утырганда, язмам герое: «Ярый әле, Искәндәрем көнче кеше түгел», - дип көлде.
Җәмилә белән сөйләшеп утырганда ул мине кунак бүлмәсенә алып керде дә, киштәләргә тезелеп куелган бүләкләргә күрсәтеп:
– Менә болар барысы да Искәндәрем белән төрле чараларда, өлкә һәм районда үткәрелгән спорт ярышларында катнашып алган бүләкләр, — диде горурланып.

Я, Сөбханалла! Ниләр генә юк биредә!
– Искәндәр белән спорт ярышына барырга җыенгач, күрсәң иде безнең шатлыгыбызны! – дип дәвам итә Җәмилә Мөхтәбәр кызы. – Бер ай алдан чемоданыбызны тутырып куябыз да, өзелеп, көннәрне санап көтәбез. Менә шулай итеп, тормышның кызыгын, матурлыгын тоеп яшибез без. Әгәр дә ул миннән башка катнашырга китсә, мин аңа уңышлар теләп, хәер-дога кылып, аның кайтуын түземсезлек белән көтеп торам, — дип тә өсти әңгәмәдәшем.

Дөрестән дә, Мингалимовлар гаиләсе спортка гашыйк. Җәмилә ханым ире Искәндәр белән беррәттән чаңгы ярышында, йөзү, ату, йөгерүдә һәм күп спорт төрләрендә үзен күрсәтергә ярата.
Тагын шунысын сер итеп әйтәм, аның куллары бик көчле, ул кул көрәше ярышында, ямьле Сабан туйларында гер күтәреп, призлы урыннар яулаган хатын –кыз да бит әле. Ул волонтёрлыктан да баш тартмый. Газеталарга мәкаләләр яза. Камышлы авылы поселениесендә музей төзүдә зур өлеш керткән кеше буларак та билгеле. Өстәвенә, «Авыл хуҗабикәсе» акциясендә катнашып, диплом һәм бүләкләр алган, үзе төшергән рәсемнәре белән Самар шәһәрендә үткәрелгән «Һәр кешедә спорт яши!» дип исемләнгән фотокүргәзмәдә катнашып, призлы урынга лаек, дип табылган.
Мин Җәмилә ханымнан:
– Бу тиклем һөнәрләрең күп булгач, машина йөртәсеңме соң? – дип сорадым.
– Юк, машина йөртергә өйрәнә алмадым. Без үскәндә машина юк иде. Ирем эчми-тартмый. Рульдә ул йөри. Ә мин хәзер дә атка атланып җилдерергә яратам.
Искәндәр Сәйфулла улы турында сүз чыккач, аның турында берничә сүз әйтеп узасым килә. Ул мәчеттә мәхәллә рәисе, мәет юып йөрүче, мәчетне җыештырып, мичен карап, аны җылытып торучы, җәйләрен мәчет бакчасын чүп-чардан арындырып торучы да бит әле.
Язмамны дәвам итеп, Җәмиләнең тагын бер Ирдәүкәлеген әйтеп үтми ярамас. Беркөнне эштән арып кайтып, ял итәргә яткач, ул сикереп торып утыра да:
– Искәндәр! Әйдә, җаным, өр-яңа өй салабыз! – дип ярып сала. Ә хәләле:
– Кит инде, Җәмилә, безнең фатирыбыз бар бит, нигә безгә яңа өй?
– Минем матур итеп яшисем, үземнең җир кишәрлегемдә гөлләр үстерәсем килә, — дип үзсүзләнә хатыны. Я, Хода! Мондый тәвәккәл хатын-кызны кем генә җиңә алыр икән соң?! Иртән таң атуга, Җәмилә авыл поселениесенә ашыга. Ул биредә урманнан үзләренә делянка бүлеп бирүләрен үтенә. Ә икенче көнне ире белән урман кисәргә китеп бара. Ир белән хатын көне буе бертуктамый кул пычкысы белән агач кисәләр. Көн азагында болар янына алардан ерак та түгел «Дружба» белән агач кискән ике ир кеше киләләр дә, үз күзебез белән күрергә килдек, чалбар кигән, башына яулык бәйләгән кеше ир-атмы, әллә хатын-кыз затыннанмы икән? – дип сорыйлар.
Алар Җәмиләне күргәч, чак егылып китмиләр.
– Бар, сеңелем, аяктан егылганчы ят, ял ит, арыгансыңдыр, өстәвенә, көне дә бик кызу булды, диләр, аны кызганып. Бу сүзләргә каршы Җәмилә кычкырып көлә генә. Ә Искәндәр:
- Сез мине кызганыгыз, мин арый башладым. Ә хатынымның тагын бер урман кисәрлек көч-куәте бар әле, — дип җавап бирә.
Сүз уңаеннан әйтеп китим әле: мин шушы гаиләнең үз көчләре белән төзегән өйләрендә булып, сокланмый кала алмадым. Картлар әйтмешли: җыры да, көе дә килгән, дип әйтер идем.
– Акча чыгарып тормадык, үз кулларыбыз белән төзедек, — дип аңлаттылар алар мине өйләре белән таныштырып йөргәндә.
Менә, ниһаять, төп темага килеп җиттем бугай. Алдарак, Җәмиләнең яшьлек еллары турында язганда, сүзем сәхнә тирәсендә тукталып калган иде.
Мингалимовлар гаиләсе тормыш диңгезендә генә түгел, сәхнә тормышында да йөзәргә осталар. Чөнки сәхнәдән башка, Камышлы авылы халык театрында матур образлар тудырмыйча, җир йөзендә яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Озакламый алар Самар шәһәрендә Бөек Җиңү көнендә үткәреләчәк «Җиңү Салюты» дип аталган бәйрәм тантанасында Кләүле районындагы начар күрүче инвалидлар оешмасы белән берлектә Гогольның «Ревизор» исемле пьесасыннан өзек тәкъдим итәргә җыеналар. Ә хәзер вакытны берничә ел артка кичектереп, шушы матур гаиләнең театрда нинди сәнгать җимешләре тудырулары турында якты, матур истәлекләрне искә алып үтәсе килә.
Алар Әнгам Әтнабаевның «Законлы никах белән» исемле ике пәрдәле комедиясендә зур осталык белән уйнап, тамашачы күңеленә тирән эз салалар һәм гомерлеккә! Аннан соң язучы, драматург Данил Сәлиховның «Язмыш» дип аталган драмасында Җәмилә - Зәмзәмия, Искәндәр – Насыйб, уллары Илнар – Сәер кеше рольлләрен аеруча бер мавыгу белән уйныйлар.
Биредә Җәмилә – Зәмзәмия үз ролен тулысынча ачып бетереп, кайгы-хәсрәт диңгезендә йөзгән, бераз кырысрак булса да, мәхәббәтен саклап кала алган хатын-кыз, ана ролен тамашачы йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкарган.

жамиля3жамиля5жамиля2

жамиля4

жамиля6

Аннан соң алар «Мөгез», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Ул кайтты» исемле пьесаларда рольләрен югары биеклектә уйныйлар.Соңгысында Җәмилә Җиһания ролен бик бирелеп уйный. Биредә аның ире фронтта. Ул аны өзелеп көтә. Хәтта төшләрендә күрә сөйгәнен. Сагынуына түзә алмый Җиһания (Җәмилә) тамашачыга карап:ул барыбер исән-сау кайтачак, дип әйтә һәм кычкырып елап җибәрә. Нәкъ шушы вакытта тамашачы белән оста артистка арасында бер-берен аңлауга китергән дуслык күпере, элемтә барлыкка килә дә инде. Тамашачы Җиһаниягә (Җәмиләгә) кушылып елый, аның кайгысын йөрәк аша үткәрә, аның белән бергә сулый, ире исән-имин кайтасына зур өметләр баглый. Менә шулай итеп, олы йөрәкле, оста артистка тамашачысын үз йөрәгенә бәйли.

Искәндәргә килгәндә, Э. Альтның «Сукыр» дип исемләнгән пьесасы аның шәхси тормышыннан алынып язылган төсле. Дөньяда яшәү дәверендә күзләре буенча инвалидлыкка чыккач, ул биредә кара күзлек кигән, таякка таянган сукыр ролен бик оста башкара. Репетиция тәмамланып, өйгә кайтырга чыккач, ул хәләл җефете Җәмиләгә: мин бу образны ничек уйнармын инде, дип, үзенең борчылуы турында әйтә. Ә премьера башланып, уйный торгач, шулхәтле мавыгып китә, әйтерсең лә ул бөтен нәрсәне кабат кичерә, актыктан ихлас күңелдән елап җибәрә, ә тамашачысы аны үзенең көчле алкышлары белән биеклеккә күтәрә, яшәргә зур көч бүләк итә…
Аның чын тормышта яшәгәндә төпле гаиләсе, чын, саф мәхәббәт белән өзелеп сөюче Җәмиләсе-бәгырькәе барлыгын исбатлый сыман тоела.
Җәмилә Мөхтәбәр кызы - сәхнәдә төрле образлар тудырырга сәләтле артистка. Менә ул драматург Фоат Садриевның «Безнең авыл кызлары» дип аталган пьесасында Гайшә ролендә. Ул биредә сугыш елларында хатын-кызларның авыр хезмәткә, кайгы-хәсрәтләргә, ачлыкка, суыкка түзеп, Бөек Җиңүне якынайтыр өчен күп көч түгүләрен чагылдырган. Өйдәге сабый балаларын кызганып, бер уч ашлык урлап тотылып, кечкенә күкрәк сабые хакында гына төрмәдән котылып калуны ачык итеп чагылдырып бирә алган.
Мин бергә сөйләшеп утырганда Искәндәр Сәйфулла улыннан:
– Сәхнәдә төрле образлар ча гылдыручы артистка. Бер карыйсың, ул атыла торган вулкан төсле, икенче тапкыр күргәндә, гөл-чәчкә сыман. Тормышта нинди хатын-кыз соң ул – Җәмилә?! Аңарга ышанып буламы? – дип сорамыйча кала алмадым.
– Әйе. Мин Җәмиләмне бик яратып, хөрмәт итеп яшим. Минем сөекле хатыным булса, балаларыбызга хөрмәтле әни, оныгыбыз Дианага яраткан әби дә әле ул. Мин аның миңа, балаларыбызга беркайчан да хыянәт итә алмасына ышанам. Ул үлгәндә дә тугрылык саклап кала торган кеше. 30 елдан артык гомер итү дәверендә Җәмиләм моны бер генә мәртәбә түгел, озак еллар буена раслап күрсәтте инде.
Ә хәзер Җәмилә ханымның үзеннән сөйләтеп карыйк әле. Ул үзе ни әйтер, тормышыннан канәгатьме икән соң?
– Мин җәннәт почмагыдай боргаланып аккан Сок елгасы, данлыклы Юкәле тавы янында урнашкан
Иске Ярмәк авылында туып-үстем. Без үскәндә тормыш бик җиңел булмады. Сок елгасыннан көненә ун көянтә су китерә идем. Кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнү — зур теләгем иде. Кызганычка, акча җитмәү сәбәпле, бу хыялым тормышка ашмый калды. Шулай булса да, югалып калмадым, болында көтү көтеп йөргәндә, егетләрчә, ике бармагымны авызга кабып, сызгырырга булса да өйрәндем. Сабый чагымда Аллаһы Тәгаләдән тормыш диңгезендә йөзәргә мин яраткан, мине яратучы, тәртипле авыл егетен сорадым. Исәнлектә, муллыкта, бәхетле тормышта яшәп, сабый балалар тудырып үстерергә язсын иде, дип теләдем. Белгәнегезчә, Аллаһ Раббыбыз теләкләремне кабул иткәндер, дип уйлыйм. Фатирыбыз бар өстенә, бик матур өй салдык, агачлар утырттык. Машинабыз да бар. Тормышыбыз җитеш. Бүгенге көндә сөйгәнем белән кулга-кул тотынып, тормыш юлыннан янәшә атлыйбыз. Авырлыкны урталайга бүлеп, шатлыклар кичереп яшибез. Балаларыбыз үсеп җиттеләр инде. Улыбыз Илнар белән кызыбыз Самар шәһәрендә педагогик һөнәр үзләштерделәр. Хәзерге вакытта кызыбыз Гүзәлия киявебез Радмир белән Себернең кырыс һава шартларына карамастан, кызлары Диананы тәрбиялиләр. Оныгыбыз беренче сыйныфта укып, гимнастика бүлегендә шөгыльләнә. Ә улыбыз Илнар Тольятти шәһәрендә яши.
Менә инде Җәмилә Мөхтәбәр кызы турындагы язмамны төгәлләргә вакыт килеп тә җитте. Мин аны Шамил ага Баһаутдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул 2005 елда болай дип язган булган: «Социализм чорында: «Комсомолка, спортсменка, красавица», - дигән әйтем бар иде. Җәмилә ханым — нәкъ шундый кеше. Спортның төрле өлкәсендә катнашучы, суган үстерү остасы, сыер савучы, мәкаләләр язучы.Менә шундый сыйфатларга ия булган кызны бик тә игътибарлы, акыллы һәм хәйләкәр егетләр күзе генә күрә белә. Мөхтәбәр кызының һәр күзәнәгеннән нур бөрки, һәр буыны шатлык чыганагы, күзләрендә дәрт, йөзендә канәгатьлек. Ул Камышлы авылы Халык театры артисткасы. Аңардагы талант, темперамент иксез-чиксез. Җәмилә — мескен хатыннан алып, бөек татар хатын-кызы Сөембикәне уйнарлык артистка!»

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1636

4 комментариев

  1. ГУЛЬЗИХАН МИНТДИНОВА БАДРЕТДИНОВА в пишет:

    куз тимясен исян бул элгермягян жирен юк

  2. Жэмилэ апай бэхетле озын, матур, тормыш сезгэ….килэчэктэ тагын да кубрэк унышлар…!!!!

  3. Что же ты не можешь !? НЕТ ты посто МОЛОДЕЦ!!!!!!!!

  4. Молодец безнен Жэмилэ апай!