Мостафа Җәмилевкә Төркиянең Җөмһүрият ордены бирелде / Турция дала орден Мустафе Джемилеву

241309BA-B401-4333-893D-B443B879B547_w308_r1Бүген Төркия президенты Абдулла Гүл кырымтатар милли юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә Төркиянең Җөмһүрият Нишаны дип аталган дәүләт бүләген тапшырды, дип хәбәр итә «Азатлык».

Гүл бу тантана вакытында чыгыш ясап, Җәмилевнең бөтен тормышын халкын ватанына кайтаруга һәм аларның хокуклары өчен көрәшкә багышлавын белдергән, Төркиядә бик күп кырымтатары яшәгәнен искә алган.

Төркиядә Җәмилевне Абдулҗемил Кырымоглу буларак беләләр. Бүген үз чыгышында Украина Югары радасы депутаты Мостафа Абдулҗемил Кырымоглу Кырымның Русия тарафыннан яулап алынуы, Украинадагы авыр хәлләр турында сөйләгән. Русиянең Украинада киеренкелек һәм авыр чордан файдаланып Кырымны үзенә кушып куюы 1944 елгы сөргенне хәтерләтә, дигән Җәмилев.

«Белүегезчә, сөрген фаҗигасында халкыбызның яртысын югалттык. 70 ел узгач янә безнең җирләргә Русия танклары керде. Бүген 1944 ел түгел. Бүген бу золымга меңнәгән кеше каршы чыга. Авыр чорда Төркия дә читтә калмады, Украинага ярдәм кулы сузды», дигән Җәмилев.

* * *

Вчера в Турции народного депутата Украины, экс-главу Меджлиса крымскотатарского народа Мустафу Джемилева наградили Орденом Республики. Это высшая награда Турции.На церемонии награждения присутствовали супруга нардепа Сафинар Джемилева, глава меджлиса Рефат Чубаров, его заместитель Аслан Омер Кырымлы и турецкие госслужащие различного уровня.

Решение о награждении Джемилева приняло турецкое правительство. Награду, которая присуждается решением Совета министров Турции, вручил президент страны Абдуллах Гюль.

Президент Турции отметил, что Мустафа Джемилев посвятил свою жизнь борьбе за права крымских татар и выразил надежду, что они совместно преодолеют кризис. В свою очередь, Джемилев отметил, что Украина сейчас переживает сложные времена, и этим орденом Турция выразила ей свою поддержку.

Торжественная церемония состоялась в резиденции президента страны.

Просмотров: 1695

Комментирование запрещено