Килмәгәннәр үкенсен әле

 шаурэкэй 1Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының Самарага килүе турында “Бердәмлек”тән укып белгәч, шатландым да, бераз гаҗәпләндем дә. Моңа кадәр бу театрның Самарага беркайчан килгәне юк иде бит әле. Югары театр сәнгатен сөюче башкорт кардәшләребезгә Казан театрлары гастрольләреннән канәгать булып яшәргә туры килә иде. Менә, ниһаять, алар да үз мәркәзләреннән килгән артистларның зәвыклы эше белән танышачаклар икән.

Уфа театрының администраторы Зәлифә ханым Барлыбаева Самарага килеп, бер ай чамасы яшәде, спектакльгә халыкны җыю өчен бик күп көч куйды. Әйе, Самарада башкортларның саны күп түгел. Ләкин барысы да килсә, Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда аларга урын да җитмәгән булыр иде. Шулай да, зал тулы булсын өчен Зәлифә ханым татарларны да чакырды, безгә, төрле нәселдән булсак та, бер токым икәнебезне аңлатты, чакыру билетлары таратты…

Менә дүртенче апрельдә, киенеп-ясанып, букетларыбызны күтәреп, күршем һәм дус-тым — башкорт милләтеннән булган Сәлимә Краснова белән театрга киттек. Ул да, башкорт королтае әгъзасы буларак, бу гастрольләрне оештыруга күп көч куйды. Ләкин Сәлимә апа да, Зәлифә ханым да бик тырышсалар да, морадларына ирешә алмаганнар икән: зал тулы түгел иде. Фойеда күзәтеп тордым, тамашачыларның кү-бесе башкорт булса, татарлар да күренгәләде, тик бик аз.

Әйе, тамашачыны залларга җыю өчен аны башта югары сәнгатькә ияләштерергә кирәк бит. Балачактан театр карап үскән кеше мондый гастрольләрне калдырмый инде. Димәк, Казан, Уфа артистлары ешрак килеп торсалар, арабызда театр сөючеләр саны күбрәк тә булыр иде.

шаурэкэй 2

Спектакль башлангач, бөтен игътибарыбызны сәхнәгә юнәлттек. Яшь кенә актерларның безнең борынгы ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен шулай оста итеп күрсәтүләре гаҗәпкә калдырды. Программаны җентекләбрәк карасак, спектакльне сәхнәгә куючы режиссерлар, рәссамнар, сәнгать җитәкчеләре арасында “фольклор-пластик номерларны куючы”, “вокал-педагог”, “йолалар буенча консультантлар” дип аталган хезмәткәрләр дә бар икән. Чын профессионаллар эшләгәнлектән спектакльнең чынбарлыкка, халык фольклорына шулкадәр якын булуы аңлашыла. Ә киемнәре, тирмә бизәлеше ни тора! Тамашачы ике сәгать буе борынгы башкорт авылы тормышы, йолалары, гореф-гадәтләре, җырлары, мәхәббәт һәм юмор хисләре арасында яшәде. Ерак башкорт авылларында әнә шулай киенәләр, шулай җырлашалар, шулай сөйләшәләр. Аллага шөкер, олы абыйлары вафат булгач, аның тол хатынына кече малайларын өйләндерү гадәте генә үткән тормышта калган. Бик хуп, чын ләззәт алып карадык бу спектакльне. Ә залдан чыкканда, буш калган урындыкларга карап, килмәгән тамашачыларны жәлләп тә куйдык. Үкенсеннәр инде хәзер. Мондый тамаша кайчан була тагын?!

Разия ӘЮПОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1619

4 комментариев

  1. У меня мать башкирка, отец татарин. Сходил и на представление и на концерт. Очень понравилось. Зал долго хлопал, не желая отпускать артистов. Самарда башкир-татар театры тудыра алмыйлар. Тамашачылар кубрек булыр иде, халык буш вакытын фейда белен утекерер иде. Кунакка килген артистларны да кубрек кеше кетер де. Язык фактически одинаковый у татар и башкир. У башкир только вместо «С» произносят звук ближе к «Х». Многие татары может этого и не знают.

    • Когда отменяли более чем тысячелетний алфавит татар и башкир, основанный на арабских буквах, то в результате у каждого народа получился отдельно свой алфавит. Тайная политика разобщения мусульманских народов.
      Татарская письменность — письменность татарского языка. В разное время использовались разные системы письма:

      Арабское письмо — до 1927 года; немногочисленные татары Китая пользуются арабским письмом по настоящее время

      После принятия ислама, которое началось в X веке и продолжалось в течение нескольких столетий, башкиры начали пользоваться арабской письменностью.

      Я думаю, что необходимость отмены арабских букв была связана с тем, что фактически каждый татарин и башкир мог читать Коран. А Коран запрещает ростовщичество. В перспективе у всех народов планеты Земля будет один алфавит и один язык.

  2. Для татар рекламы было достаточно для читающего и интересующего человека и в газетах и на сайтах, раздавали буклетики на мероприятиях. Каждому пригласительные билеты выслать не додумались.))) Может татары посчитали башкирский язык непонятным… Может очень много театров в последнее время приежало, подустали уже…
    А насчет башкирского народа сложно сказать, может их действительно никак не оповестили… Не в курсе

  3. Еще бы знал народ о подобных мероприятиях заранее))) тогда может и зал не был бы столь пустым…