“Роберт Миңнуллин сәясәттә — шагыйрь, шигърияттә – сәясәтче”

IMG_3317Самарага Татарстан Дәүләт Советы депутаты, сәясәтче, шагыйрь Роберт Миңнуллин килә, дигән хәбәр таралгач, татар җәмәгатьчелеге Халыклар дуслыгы йортына җыела башлады. Ниндирәк кеше икән ул, ничегрәк булыр бу сөйләшү, дип торганда Роберт әфәнде килеп керде һәм хатын-кызларга ишарә итеп: “Әй, бу хәтле матур киенгән хатын-кызлар булуын белсәм, яңа кәчтүмемне киеп килгән булыр идем”, — дип шаяртты һәм шушы гади генә сүзләре белән беренче киеренкелекне юк итте. Залдан: “Без сезне болай да бик яратабыз!” – дигән тавышлар ишетелгәч, шагыйрь аны Самарада да белүләрен, укуларын аңлап, канәгать төс белән өстәл башына кереп утырды.

Без биредә Роберт Миңнуллинның Самара татарлары белән сөйләшүен аз гына кыскартып бастырабыз, чөнки андый акыл ияләренең һәр сүзе алтын бәһасенә тиң, дип фикерлибез.

- Бәйрәмгә чакырганыгыз өчен зур рәхмәт. — дип башлады сүзен Роберт әфәнде. - Безнең үз илебез, тарихыбыз, сәясәтебез бар. Ләкин татар бөтен Россиягә дә сибелеп яшәгәнгә күрә, без Татарстанны гына түгел, Россияне дә үз илебез дип кабул итеп, үзебезне башка халыклар белән бертигез дәрәҗәдәге халык, дип яшибез. Бу илдә безнең зур урыныбыз бар, һәм без аның кадерен, бәясен белеп яшәргә тиешбез.

Татар бервакытта да мес-кен булмады. “Без азсанлы халык, телебез бетә, милләтебез бетә, дип яшәсәк, гомеребез чыннан да озын булмас. Ә татар гасырлар аша үтеп, дәүләтсез-нисез шушы көнгә җиткән икән, бу аның көче, рухи байлыгы турында сөйли. Башка азсанлы халыклар белән чагыштырганда, безнең үз йөзебез бар. Татарстан Республикасы булганда татар халкы булыр әле, дип исәплим. Бәлки гасырлар дәвамында безнең булмышыбыз, яшәү рәвешебез үзгәрер, бәлки телебез башка юнәлеш алыр, бәлки күпләр рус, инглиз теленә күчәр, ләкин татар дигән халык бик озак еллар буе әле үзенең барлыгын сиздереп, татар булып яшәр. Чыгышымны менә шушы сүзләрдән башлыйсым килгән иде.

Сезнең Татарстан Советы вәкиллегенең Кырымга барып, Кырым татарлары һәм Россия арасына “күпер түшәү” миссиясе турында беләсегез килә торгандыр. Әле Кырымны Россиягә кушу турында сүз дә булмаганда, без, Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бер төркеме, Кырымга рәсми сәфәр кылдык. Без ул вакытта Кырым татарлары белән очрашып, Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә кабул иткән мөрәҗәгатьне тапшырырга килгән идек.

Андагы вазгыять белән якыннан таныш булмаганлыктан, берничә көн Кырымның Югары Радасына эләгә алмыйча йөрдек. Соңрак Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов белән яшерен очрашырга туры килде. Ә башкача мөмкин дә түгел иде — Рада бинасы кораллы кешеләр белән уратып алынган, анда депутатлардан башка беркемне дә кертмиләр.

Шуннан соң Рәзил Вәлиев белән мин Кырым татарлары телевидениесендә ярты сәгатьлек турыдан-туры элем-тәдә катнаштык. Аны Мәскәүдә яшәүче Исламов атлы олигарх тота икән. Бу каналда шактый усал гына сораулар бирделәр, ә без, дипломатик мөмкинлекләребездән чыгып, җавап кайтардык. Бәлки алар кемгәдер ошагандыр, кемгәдер ошамагандыр. Спутник телевидениесе аша караган якташларыбыздан шактый тәнкыйть тә эләкте, мактау сүзләре дә булды. Тәнкыйтькә без инде күнеккән, ә менә мактауны зур гаҗәпләнү белән кабул иттек.

Шунда милли мәҗлес вәкиле Рифат Чубаров һәм аның ярдәмчеләре белән дә очрашырга насыйп булды. Кырымда, Самарадагы кебек үк, милли оешмалар күп бит. Ләкин даны бөтен дөньяга таралганы Милли мәҗлес дип атала. Ул Советлар чорында ук барлыкка килгән, һәм шул вакытлардан бирле аны Мостафа Җәмилев җитәкли. Кырым татарларының хокукларын яклап, берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыккан бу диссидент — Кырым татарларын Мәскәүнең Кызыл мәйданына алып чыккан кеше. Ул Россияне Советлар Союзының дәвамчысы итеп күргәнлектән, аңа ышанып бетми. Әлегә кадәр Россиядә Кырым татарларын реабилитацияли торган закон эшләп чыгарылмаган бит әле. Бу закон булыр дип, президентыбыз шактый вәгъдәләр бирде.Ә башка 10 — 15ләп милли-мәдәни оешма Россиягә кушылуга каршы түгел. Без моны референдум нәтиҗәләреннән дә күрдек бит.

Кырым татарларында гына түгел, гомумән бу ярымутрауда проблемалар байтак. Сталин заманнарында репрессияләнгән халыклар — балкарлар, чеченнар, 50нче елларда ук туган якларына кайтып урнашканнар, реабилитацияләнгәннәр. Ә менә Кырым татарларына тормышларын нольдән башларга туры килә. Алар үз җирләрен басып ала, законсыз рәвештә йортлар сала. Җирләрен һәм корылмаларын әле дә законлаштыра алмыйлар икән. Симферополь, Севастополь кебек зур шәһәрләр тирәсендә төзелгән иң матур йортлар Кырым татарларыныкы. Ә башка халыкларның йортлары ташландык хәлдә. Төзелеш тә юк, юллар да начар, Совет чорыннан калган инфраструктура да җимерек…

Менә референдум узды, һәм хәзер Кырым татарлары үзләренә вәгъдә ителгән яңа тормыш көтәләр. Аларга булган ярдәм, азмы-күпме, сәяси яктан безгә дә тияр, дип уйлыйбыз. Татарстан бит аларны Россиягә кушу эшендә турыдан-туры катнашты, һәм хәзер инде, нәтиҗәсенә карап, әйбәт булса — җиңүче, начар булса — гаепле булып калачакбыз.

IMG_3354

Рифкать Хуҗин, Самара шәһәре милли-мәдәни автономия рәисе:

- Кырым татарлары Идел буе татарларын милләттәшләр итеп күрәме?

- Дөресен әйткәндә, Кырым татарларының бер өлеше үзен аерым халык дип исәпли. Бу чыннан да шулай. Аларның сөйләм теле, гореф-гадәте, яшәеше аермалы. Әлбәттә, аларның үз тарихы бар. Алар Урта Азия түгел, ә Европа халыкларыннан чыкканнар, тышкы кыяфәтләре буенча да Европа халыкларына тартым. Ләкин безнең уртак тарихыбыз да бар: элек Кырым татарлары гына Казан ханлыгында хан булып торырга хаклы булганнар. Ә Совет чорында аларның репрессиягә эләгүе безне аерды һәм әле дә арада зур яра булып тора, чөнки Кырым татарларын вагоннарга төяп озатканда Идел буе татарларын аларга сакчы итеп куйганнар. Шуңа күрә дә алар безне яратып бетермиләр.

Ә архив документлардан күренгәнчә, Идел буе татарлары да аларның язмышын кабатларга тиеш булган, тик Сталин моны эшләп кенә өлгерә алмаган.

Туган тел” оешмасы әгъзасы Азат НАДИРОВ Роберт Миңнуллинга берьюлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Татарстанның “Китап” нәшриятыннан “Книга — поч-той” хезмәтеннән файдаланып китаплар кайтарырга мөмкинме? Республикаларны бетерү турында сүзләр ишетелә. Безгә, башкортлар белән бергәләшеп булса да, республикаларыбызны саклап калып булмасмы? Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү мәсьәләсе хәл ителәме?

- Интернет заманында бу зур проблема түгелдер, нинди китап, кайсы нәшриятта басылып чыкканлыгы турында да, аны ничек алып булуы турында да мәгълүмат бар, барысы да үзегезгә бәйле.

Икенче сорауга җавап итеп шуны әйтә алам: республикаларны бетерү турындагы сүзләр буш урында барлыкка килмәгән, әлбәттә. Хөкүмәт акыллы гына итеп республика президентларының исемнәрен алыштыру сәясәтен алып бара башлады. Мәскәү матбугаты күптән инде Рөстәм Миңнехановны “Глава республики Татарстан” дип исемли. Ә башкортлар инде президентларына рәсми рәвештә “башлык” дигән исем бирделәр. Алда әле бер ел вакыт бар, уйлашырбыз. Тик ул сүз русча да, татарча да бертөрле яңгырарга тиеш.

Ә президентлар беткәч, рес-публикаларны да әкренләп бетерә башларлар, дигән фи-керләр йөри. Андый куркыныч бар, ләкин Кырым ситуациясе бу процессны акрынайтыр, дип уйлыйм.

Бердәм дәүләт имтиханнарына килгәндә, бу безнең иң авыртулы урыныбыз. Татар баласы ана телен дә, рус телен дә яхшы белергә тиеш. Башка илләрдә бу мәсьәлә хәл ителгән, ә бездә — юк. Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк, дип күпчелек ата-аналар балаларын ана теленнән читләштерә. Бу дөрес түгел. Чит илләрдә балалар 3 — 4 телне белеп үсә. Ә бездә методикасы шундыймы, дәреслекләр начармы, ата-ана аңлап бетермиме, белмим. Ләкин халык хәзер туган телне өйрәнмәү өчен сылтау тапты, һәм моның белән көрәшүе бик авыр.

Данияр СӘЙФИЕВ, “Самара татарлары” журналының баш мөхәррире:

- Кырым хөкүмәтенә ан-да яшәүче төрле милләт вә-килләрен кертү турында карар кылынды. Ә Татарстан Россия Федерациясенең Федераль Җыелышында татарларга квота бирү турында мөрәҗәгать иткәне бармы?

- Беркайчан да мондый сорау туганы юк. Киресенчә, руслар, Татарстан хакимиятендә татарлар бик күп дип, безне гаеплиләр. Дөрес, Федераль Җыелышның Татарстан бүлекләрендә руслар күбрәк.

Данияр Сәйфиев:

- Сәясәт һәм иҗат арасында яшәве кыен түгелме? Берсе-берсенә комачауламыймы? Сез үзегезне күбрәк кем дип саныйсыз?

- Кемдер әйткән иде инде: “Роберт Миңнуллин сәясәттә — шагыйрь, шигърияттә – сәясәтче”, — дип. Менә чирек гасыр инде мин Татарстан Дәүләт Советында депутат булып торам. Шушы дәвердә төрлесе булды: авыры да, күңеллесе дә. Сәясәт эчендә кайнаган шагыйрьнең шигырьләре дә көн кадагана туып тора бит. Димәк, милләт шагыйрьләре шагыйрь генә була алмыйлар, күрәсең. Мәсәлән, Тукай үз вакытында тумаган булса, ул хәзер кем булган булыр иде? Ходай аны нәкъ татар тормышы күтәрелгән чорда дөньяга китереп, иҗатын халыкка ачып биргән кебек, башка шагыйрьләр дә, сәясәтчеләр дә Ходайдан бирелгән мис-сияләрен үтәргә киләләр.

Шамил Галимов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры, тарихчы:

- Кырымда 13 процент татар яши, Ульянда — 13, Оренбургта — 16. Бөтен җирдә дә, чамалап әйткәндә, татарлар бертигез. Кырым татарларына аерым хокуклар вәгъдә ителә. Моңа каршы торучы кара көчләр җиңеп, соңыннан бу хокукларны алып ташламаслармы?

- Башта бирсеннәр әле. Андый хокуклар бирелгән булса, алуы кыенрак булачак. Ә без көтик, ашыкмыйк. Кырымга хокуклар бирелсә, без дә читтә калмабыз, дип уйлыйм.

Шамил ГАЛИМОВ:

- Сез бер шигырегездә: “Тәңгәл булырга тиешле форма белән эчтәлек”, дип язган идегез. Менә 1996 елда Федерация Советында милли-мәдәни мохтариятлар турында закон кабул ителде. Ул Россиянең Европа Советына кергән вакытына да туры килгән иде бит әле.18 ел үтте, ә безгә ул законнан файда тигәне юк. Сез, дәүләт депутаты буларак, ул законны эшләтеп булыр дип уйлыйсызмы?

- Чынлап та, закон бик матур. Ләкин ул акча белән тәэмин ителмәгән. Бу — аның бердәнбер кимчелеге. Акчасыз берни дә эшләп булмый, шуңа күрә автономияләр дә тулы көченә эшли алмыйлар, декоратив оешма булып калалар, кызганыч.

Камышлы районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафина 

- Татарстан хөкүмәтенә татар балаларын квота буенча югары уку йортларына кабул итеп, тулай торакта урын биреп, укытулары өчен рәхмәтләрен әйтеп, район мәктәпләренең татар теле дәреслекләренә кытлык кичерүләре турында сөйләде.

- Дәреслекләр Татарстанда 5 елга бер яңартылып тора, дип җавап бирде Роберт Миңнуллин. — Сез дә бу процесс-та катнашып, өлкәгез буенча күпме дәреслекләр кирәклеген исәпләп чыгарып, Татарстан китап нәшриятына заказ бирә аласыз, ә алар сезгә кирәк хәтле бастырып бирәчәкләр. Бу мәсьәләне үзегез дә хәл итә аласыз бит инде.

Радик ГАЗИЗОВ, “Яктылык” татар мәктәбе директоры:

- Әйе, Самара өлкәсенең татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы бар. Мәсәлән, безнең мәктәптә әле 1988 елгы дәреслекләр гамәлдән чыкмаган, чөнки хөкүмәт акчасына татар телендә дәреслекләр сатып ала алмыйбыз. Шуңа күрә бу мәсьәләне Татарстан хөкүмәте югарылыгында ничек тә булса хәл итәргә кирәк иде.

- Ярар, уйлашырбыз.

Разия ӘЮПОВА, “Татар кухня”сы хуҗабикәсе:

- Менә “Бердәмлек”тә сезнең турыда ”Дәшмәвем белән дошманнарымны үте-рәм” дип аталган мәкалә бастырылган. Ә үзегез болай бик тыйнак, ипле кеше кебек күренәсез. Дошманнарыгыз юктыр сезнең, дип уйлыйбыз.

- Ап-ак күлмәктән йөрүче, эчми-тартмый торган шагыйрьне яратмаучылар бардыр ул (көлә). Ләкин мин алар белән булышып, сүз куертып тормыйм. Минем иҗатым аларга җавап булып яңгырый. Менә сезнең кулдагы “Татарларым” дип аталган китабымда, мәсәлән, бөтен шигырьләр дә газиз татарларыма, милләтемә багышланган. Аңа кереш сүзне Минтимер Шәймиев үзе язды. Менә шул китаптан бер шигыремне укып, очрашуыбызны тәмамлар идем.

Үз җиреңдә

Үз җиреңдә яшәү бәхеттер ул,

Үләне дә аның бәрхеттер ул.

Бәхеттер ул үз көеңне көйләү,

Рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү…

Гомер узды кеше көен көйләп,

Гомер узды башка телдә сөйләп.

Рәхәттер ул газиз үз көеңнең,

Рәхәттер ул газиз үз илеңнең

Капкаларын ачып керүләре,

Үз көнеңне үзең күрүләре.

Моңланабыз һаман чит телләрдә,

Үзләребез һаман чит илләрдә.

Үз җиреңдә яшәү бәхеттер ул,

Тупсасы да аның тәхеттер ул.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Бу темага:

Серле татар шигърияте дөньясына чумыйк! (ВИДЕОЯЗМА)

* * *

Роберт Миңнуллин Самар төбәгенең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашты (ВИДЕО)

* * *

Серле татар шигърияте дөньясына сәяхәт (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Роберт Миңнуллин Cамар татарлары белән очрашты

* * *

Депутаты Госсовета РТ завершили миссию в Крыму, но не могут вылететь в Казань

* * *

Роберт Миннуллин из Крыма: «В 90-е годы мы проходили это…»

* * *

Роберт Миңнуллин: «Кырымда вазгыять телевидениедә күрсәтелгәнчә түгел» (ВИДЕО)

* * *

Ринат Закиров: «В марте представители Меджлиса крымских татар приедут в Казань» / Кырымга җибәрелгән депутатлар десанты Казанда журналистлар белән очрашты (ВИДЕО)

* * *

ВИДЕО Представители Республики Татарстан в Крыму на телеканале ATR (часть I)

* * *

ВИДЕО Разиль Валеев и Роберт Миннуллин в Крыму на «ATR» (часть II)

* * *

Кырымда Татарстан десанты: «Зур планның бер өлеше»

 

Просмотров: 1361

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>