Сибагатуллин: «Бүгенге язучыларның китаплары укырлык түгел» / Валентина Матвиенко подписалась за «духовные скрепы» Фатиха Сибагатуллина

9CCF5E85-0347-417B-BF50-5E63693DAEF2_w268_r1_cx0_cy5_cw0Фатих Сибагатуллин Азатлыкка үзен Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек дип санавын һәм премиядән баш тартмаячагын белдерде.

Тукай бүләге тирәсендә шау-шу дәвам итә. Соңгы арада матбугатта Тукай бүләгенә намзәтләр тирәсендә, аеруча Русия думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин турында язмалар еш чыга башлады. Дәүләт бүләген алырга лаекмы, түгелме икәнен тикшерәләр. Фатих Сибагатуллин «Азатлык» радиосына, ни генә булмасын, Тукай премиясеннән баш тартырга җыенмыйм, дип белдерде. Моннан тыш ул, премия үзенә тапшырылса, бу акчага Тукай музеена компьютер алачагын һәм китаплар чыгарырга тотачагын да әйтте.

– Сезнең китапларыгыз зур шау-шу тудырды. Бу кадәр үк булыр дип күз алдыгызга китергән идегезме?

– Тукай премиясе һәм китап тирәсендә шау-шу куптару Рафаил Хәкимов идеясе булды. Ул 10 ел элек Татарстан язучылары берлегенә барганын сөйләгән иде. Язучыларга тарихны популяр тел белән киң җәмәгатьчелек укырлык итеп язарга тәкъдим иткән, китапны бастырыр өчен акчаны үзем табам дигән.

″ Татарлар үз тарихы турында белми

10 ел узган, бу темага язган кеше табылмаган. Ялкаулармы, акыллары җитмиме, белмим, ләкин йөгерек тел белән тарихи вакыйгаларга нигезләнгән фәнни-популяр әсәрләр юк. Китапларны Тукай премиясенә ул тәкъдим итте, мин ялынып йөрмәдем, бу – Тарих институты карары.

Шау-шу купкач, бераз язучылар тарих темасы белән кызыксынмасмы, кымшана башламасмы, дибез. Халыкны уятырга кирәк. Мисыр, Рим империяләре тарихын өйрәнәбез, ә татарлар үзләре турында белми. Галимнәр яза инде ул, ләкин авыр фәнни тел белән иҗат ителгәнне укып кара син?! Үзләре генә аңларлык итеп кенә язалар. Ә минеке фәнни хезмәт түгел. 100 процент тарихи төгәллеккә дәгъва итмим, ләкин кем хәзер шулай булган дип өздереп әйтеп бирә ала?!

– Дөрес аңлыйммы, Сезгә Тукай премиясе мөһим түгел, бу күбрәк китапларга, татар тарихына кызыксыну уяту өчен PR акцияме?

– Тукта, тукта, нишләп Тукай премиясе миңа мөһим түгел, ди? Кызыксыну уяту өчен дә язылды, ләкин Тукай премиясе дә кирәкми дигәнем булмады.

Норлатта хисап сессиясе вакытында Рөстәм Миңнеханов белән очраштык, чәй табынында сөйләшү булды. Ул: «Фатих Сәүбәнович, китаплар язу эше ничек бара?» дип сорады. «Эшлибез, тагын бишенчесе чыгарга тиеш», дип әйттем. Шуннан сөйләшү китте, ул Гариф Ахуновтан соң язучылар бетте дигән фикерне җиткерде. Кайдан чыгып әйтте ул моны? Нефть исәбенә яшәгән республикада нефтьчеләр турында язучы юк. Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылганына 52 ел узды, ә яңа әсәр иҗат ителмәде.

″ Бездә төбәк саен мөфти, ызгышып яталар

Түбән Камада зур сәнәгать ширкәтләре эшли, КамАЗ бар, ә алар турында кулга алырлык чәчмә әсәрләрне китап киштәләрендә табу мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгын алыйк, Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» дигән романыннан соң авыл эшчәннәре турында әсәр дөнья күрмәде. Менә тотынам икән, «Вамин» турында биш томлык роман язып була. Бөтен эчке «кухнясы»н гына язсаң да, ятып укырлык шәп әсәр чыгачак. Монда бит бер Вагыйз Минһаҗев кына гаепле түгел, зур агрохуҗалыкларга күчү аңардан гына башланмады.

Тукай премиясен барысының да аласы килә, ә бүгенге язучыларның китапларын укырлык түгел. Минекеләрен кара, күргәнең бармы минеке кебек китапларны?! Соңгы 20 ел эчендә андый эчтәлекле китапларның нәшер ителгәне булмады. Хикмәт бит Фатих Сибагатуллинда түгел. Язучылар берлегендә 300ләп кеше. Кер, диләр шунда. Кермим. Әби-бабайларның йомышларын үтәүче депутат булырга теләк юк. 150 иң яхшы язучы калсын, 151нче булып керермен, бәлки.

– Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Исәнбәттән тыш, «Бизнес Онлайн» газетына сезне якыннан белгән Рифат Корбанов та сезнең китапларыгызның комиссиягә кагыйдәләр бозылып тапшырылуы турында язды, өстәвенә плагиатта гаепләде. Бу кадәр зур каршылык булгач, Тукай премиясеннән баш тарту турында уйламыйсызмы?

– «Татары и евреи» китабы бер айга соңга калып нәшрияткә тапшырылганга бәйләнәләр, ләкин премиягә китаплар сериясе тәкъдим ителде. Кагыйдәләр бозылмаган. Плагиат, ди ул, китап диссертация түгел, барлык алынган цитаталарның чыганаклары күрсәтелгән. Минем турында бернәрсәдән дә курыкмый, диләр. Куркам шул, кечкенә кешеләрне яратмыйм, үчле була алар, гәүдәсе кечкенә булган саен, эчләре нәҗес белән тулган була. Мескенне җәллим, бүтән сүзем юк.

Ркаил Зәйдулла Фәүзия белән Айдар Хәлимгә бирсеннәр, ди. Хакимияткә оппозициядә торучыларга кайчан хөкүмәт премия биргәне бар? Бу бит иҗтимагый премия түгел.

Миңа каршы чыгалар дисез. Кем сүгә мине? Аноним комментарийлармы? Карап барам «Бизнес Онлайн»ны да, «Азатлык»ны да. Газета кызык булсын өчен, аны үзләре язалар бит, чөнки каршылыклы булмаса, укымыйлар. Сайт хуҗалары үзләре кыздырып утырылар. Анонимны кабул итмим, исемнәрен куеп язсыннар.

Тукай премиясеннән баш тартырга җыенмыйм. Бу китапларны язар өчен күп хезмәт салынган. Ник мин лаек түгел, ди? Башкаларга бирелгәнне мин кай ягым белән ким? Бирмәсәләр дә, исем китми, берсенә дә ачу тотмыйм.

″ Закиров белән Гыйлметдинов талашып ятса, бердәм булмагач, безгә беркем дә имезлек каптырмаячак.

500 меңне бирә калсалар, беренче чиратта Габдулла Тукай музеена яхшы компьютер сатып алачакмын, әле булганы начар эшли. Тагын ниләр аламмы? Акчаны ничек тотарга икәнне белермен, китап чыгарырга кулланачакмын.

– Бу темадан бераз читләшеп, Кырым турында да сорау бар иде. Кырым Русиягә кушылды, кырымтатарлар исәбенә татарларның саны үсте. Ничек уйлыйсыз, бу нисбәттән Русиядәге татар факторы үзгәрерме?

– Танылган генерал Мәхмүт Гәрәев миңа: «Син татарларны яһүдләр белән дуслаштырдың, хәзер татарларны да берләштер, бу – сиңа минем васыять», дип әйтте. Татарлар, чыннан да, үзара ызгышып яши. Динне алыйк, Русиядә бер патриарх, яһүдиләрнең дә бер баш рухание, ә бездә төбәк саен мөфти. Ызгышып яталар, бер-берсен яратмыйлар.

Конгресс бар, мохтарият бар, әмма икесе ике якка карап эш итә. Адәм көлкесе. Татарлыкның көчәюе кырымтатарларга бәйле түгел, ул тулысынча үзебездән тора. Безнең абруй саннан тора дип уйлыйсызмы? Сан күп, ләкин мәнфәгатьне кайгыртучы юк бит. Кырымтатарлар исәбенә безне күтәреп йөртерләрме? Шуны көтәсезме? Оешмасаң, кем игътибар итсен? Властьне дә кеше яулап алырга тиеш. Бездән аермалы буларак, кырымтатарлар бердәм, көчле. Алар сорый да белә, ә безнекеләр йомышчы малай кебек йөри. Закиров белән Гыйлметдинов талашып ятса, бердәм булмагач, безгә беркем дә имезлек каптырмаячак.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА 

Азатлык

* * *

МОСКОВСКАЯ ОБЩЕСТВЕННОСТЬ ПОДДЕРЖАЛА PR-КАМПАНИЮ ЭКС-ГЛАВЫ НУРЛАТСКОГО РАЙОНА В БОРЬБЕ ЗА ПРЕМИЮ ИМ. ТУКАЯ

Большая группа известных деятелей политики и культуры направила письмо на имя президента РТ Рустама Минниханова, который является председателем республиканской комиссии по государственным премиям. Более 60 подписантов просят президента республики дать депутату Госдумы РТ Фатиху Сибагатуллину государственную премию им. Габдуллы Тукая за его книгу «Татары и евреи». Подписанты, среди которых есть такие личности, как бывшая правая рука Лужкова Владимир Ресин, генерал Махмут Гареев, писатель Ринат Мухамадиев, указывют на то, что этот труд «способствует укреплению межнационального согласия в Российской Федерации», это «те духовные скрепы, которые позволяют нашей стране быть непобедимой». Представители творческой интеллигенции рассказали «БИЗНЕС Online», почему они поставили свои подписи под обращением.

60 ПОДПИСЕЙ

Как стало известно «БИЗНЕС Online», в комиссию при президенте РТ по государственным премиям РТ им. Габдуллы Тукая поступило необычное коллективное письмо. Оно адресовано ее председателю — президенту республики Рустаму Минниханову. Обратившиеся выступили с обоснованием, почему депутат Госдумы, бывший министр сельского хозяйства РТ и экс-глава Нурлатского района Фатих Сибагатуллин заслуживает присуждения ему премии им. Тукая за свой литературный труд «Татары и евреи».

Подписавших его — более 60 человек, среди которых есть и председатель Совета Федерации Валентина Матвиенко, генерал-полковник Владимир Колесников (он как раз и выступал в роли ведущего в ходе презентаций книги в Казани и Москве), депутат Владимир Ресин, писатель Мурад Аджи, генерал армии Махмут Гареев, глава РТНКА Москвы, писатель Ринат Мухамадиев, профессора, академики и многие другие. В общем, практически весь состав тех, кто присутствовал в минувшую пятницу в Москве на презентации книги Сибагатуллина «Татары и евреи», где, кстати, присутствовала и корреспондент «БИЗНЕС Online», на глазах которой проходил сбор подписей. По пути в зал, где проводилась презентация, каждого проходящего останавливали две миловидные женщины, усаживали на стул и… «Подпишите, пожалуйста, обращение за присуждение премии имени Габдуллы Тукая Фатиху Сибагатуллину», — вежливо, но настойчиво просили они. Лист с обращением лежал перед человеком, а отказываться в таком положении как-то неудобно.

Итак, в обращении указано, что так как присуждение премии проходит в Год культуры, то это налагает на нее особые требования. Какие? Этого составители не указали. «Книги Фатиха Сибагатуллина способствуют решению важнейшей задачи — укреплению межнационального согласия в Российской Федерации. А это, как отметил президент России Владимир Путин, есть основа страны», — говорится в обращении.

ЗА ИСТОРИЧЕСКИЙ СИМБИОЗ

Далее составители вновь используют козырь, а именно отсылку к обращению президента страны к Федеральному Собранию в 2012 году, когда глава государства выудил из лингвистического сундука словосочетание «духовные скрепы». «Книги Фатиха Сибагатуллина во многом есть те духовные скрепы, которые позволяют нашей стране быть непобедимой», — пишут в обращении.

Особое внимание уделено теме татар, так как депутат в своих книгах подчеркивает «исторический симбиоз дружественного существования двух народов — русских и татар». «Фатих Сибагатуллин, скрупулезно собрав факты, часто ранее забытые, доказывает, что в последние 500 лет татары являлись одним из наиболее преданных Российскому государству народов», — считают подписавшиеся. Да и сам автор — «настоящий государственник-патриот». В обращении призывают не только издавать книги значительным тиражом, но и переводить на английский язык, чтобы мировая общественность могла «разобраться в том, кто же такие татары».

«Мы всецело поддерживаем выдвижение книг Фатиха Сибагатуллина на Государственную премию имени Габдуллы Тукая и считаем, что он достоен получения высокой премии», — говорится в заключении обращения. В президентской комиссии газете «БИЗНЕС Online» подтвердили, что такое письмо пришло им в начале уходящей недели.

Как уже писала газета «БИЗНЕС Online», не все разделяют такое мнение и вряд ли подписались бы под столь высокопарными словами. Например, татарский поэт Ркаил Зайдулла, который сам получил премию им. Тукая в 2010 году, заявил, что вовсе не считает Сибагатуллина писателем и был крайне удивлен, что тот попал в список номинантов. «Я его вообще не считаю писателем! Насколько я знаю, его выдвинул не союз писателей, а Институт истории. Он и по номинации-то не подходит. Если на премию выдвигаются произведения литературы и искусства, то какое право имеет выдвигать кандидатуру Институт истории? Если они его так высоко оценивают, то пусть выдвигают на премию в области науки и техники», — возмущен Зайдулла. Также поэт недоволен и тем, кто входит в состав комиссии по присуждению премии. По его мнению, большинство мало знакомы с татарской культурой, театральным и песенным искусством. «Мне никак в голову не лезет, как этот вопрос присуждения литературной премии решается людьми совершенно из другой сферы?! Наверное, настала пора искать другие механизмы присуждения премии имени Тукая», — негодует Зайдулла.

Ркаил Зайдулла
Ркаил Зайдулла

Впрочем, это не первый скандал, связанный с присуждением премии. Они повторяются с завидной регулярностью. Так, в 2012 году, тоже весной, премию не получил ни один из татарских писателей. А классик татарской литературы Туфан Миннуллин признался, что по собственному желанию вышел из состава комиссии по присуждению премии им. Тукая, поскольку члены комиссии ничего не знают и не хотят знать о татарской литературе. Напомним, размер Тукаевской премии в этом году был увеличен с 300 тыс. до 500 тыс. рублей

Тем временем книга Сибагатуллина с момента ее выхода уже успела превратиться из научно-литературного труда в объект целой PR-кампании депутата, которая могла бы стать достойной затеей в преддверии парламентских выборов, которые, как недавно заявил лидер «Справедливой России» Сергей Миронов, из-за Крыма могут пройти досрочно — не в 2016-м, а уже в 2015 году.

ТВОРЧЕСТВО СИБИГАТУЛЛИНА ЗАСЛУЖИВАЕТ ПРЕМИИ

Корреспонденту «БИЗНЕС Online» удалось дозвониться до тех, кто все-таки уверен, что Сибагатуллин заслуживает премии, и подписал обращение.

Ринат Мухамадиев — писатель, глава РТНКА Москвы:

— Я думаю, он вносит невиданный вклад в нашу историю. По сути, за последние два-три года никто так активно не работал. Его книги популяризируют нашу историю, расширяют ее рамки. Взаимоотношения с другими народами глубоко отражаются, потому что корни наших предков тесно переплетены. Я считаю, что он достоин, это огромный труд.

Ильдар Утямышев — предводитель московского меджлиса татарских мурз:

— Такая книга востребована. Сейчас много выпускается энциклопедических многотомников, но они рассчитаны на специалистов, их и достать трудно. А книги Сибагатуллина могли бы стать массовыми, нести большой потребительский смысл, они рассказывают о роли татар, которые, как и русские, сформировали эту страну, я бы сказал, тюркский и славянский этнос. Думаю, если бы мы этого придерживались, то и политических проблем было бы меньше. Я считаю, книга достаточно своевременная. Все-таки должен быть и другой взгляд на историю, которая все же начиналась не с петровского времени и не в советское время. Мы можем своей историей гордиться. Более того, античный мир был сокрушен предками татар, тюрок, да и всех народов евразийских. Чингисхан внес свою лепту, встряску. Началось переселение народов, ментальность поменялась. В общем, Россия — это евразийское, а не Европа или Америка, это уже устоялось, вот почему нас не хотя понимать и принимать. Также через эти книги можно увидеть историю и других народов, потому что Россия — многонациональная страна.

Абдулхан Ахтамзян — профессор МГИМО, заслуженный деятель науки РФ, почетный член академии наук РТ:

— Фатих Сибагатуллин — известный ученый не только в Татарстане, но и во многих культурных центрах РФ. Мы придаем большое значение его работам, потому что, будучи ученым в области естественных наук (самое интересное и удивительное!), он в течение многих лет, судя по изданным книгам, работал по проблемам истории татарской нации. Нам хорошо известна его работа «От Атиллы до президента», которая вышла в 2008 году в Казани, продолжением этого труда был второй том «От Атиллы до президента», который вышел в 2009 году, — это серьезное научное исследование, в котором исследуется не только татарская история, но и прослеживается вообще место татар Поволжья среди народов России. Мы страна многонациональная, поэтому в этом контексте эти труды занимают достойное место. Мне хотелось бы отметить, что уже в этих двух томах было очень большое количество иллюстраций, которые отражают как исторические, так и археологические сведения, представления современных наших художников о быте, культуре татар Поволжья.

Главная идея книг Фатиха Сибагатуллина состоит в том, что мы единый народ, живущий в едином пространстве с русскими, украинцами, белорусами, с кавказскими народами. Определенная общность судьбы прослеживается автором на основе знания обширной литературы. По истории татар написано много книг, но эти отличаются ментальностью, основательностью и серьезным объективным научным подходом.

В последние годы Сибагатуллин выпустил третий том «Великие татары». Претенциозно названо, но в подзаголовке речь идет о серьезной оценке татарской нации: «Строители и защитники государства Российского». Прослеживается судьба и деятельность служилых татар, которые служили вместе с русскими в армии и на флоте и участвовали в защите Отечества от иностранных противников. Я бы назвал эту трилогию предшествием к работе, которая вышла в 2013 году, «Татары и евреи». Это дало толчок, чтобы мы задумались, чтобы эти книги были отмечены премией имени Тукая. Все работы Сибагатуллина по существу написаны с позиций интернациональных. Мы должны относиться с уважением к истории всех народов. Наша история общая, наша культура сформировалась на основе общих достижений и проблем, которые надо было преодолевать. Все творчество Сибагатуллина заслуживает того, чтобы общественность отметила его национальной премией. Полагаю, что его труды занимают достойное место на полках библиотек не только Казани, Москвы, но и других городов. Одним словом, это работы, которые имеют общероссийское значение и в нашей культуре, несомненно, занимают достойное место.

Справка

Государственная премия Республики Татарстан им. Габдуллы Тукая вручается с 1958 года. Премия учреждена постановлениями Татарского обкома КПСС и совета министров ТАССР от 8 апреля 1958 года и 11 октября 1965 года (в 1961 — 1965 годах не присуждалась).

Государственная премия Республики Татарстан им. Габдуллы Тукая присуждается за наиболее выдающиеся, получившие общественное признание, внесшие значительный вклад в развитие отечественной и национальной культуры произведения литературы и искусства (изобразительного, музыкального, театрального, эстрадно-циркового, кино, архитектуры и градостроительства), отличающиеся высоким уровнем профессионального мастерства, обладающие своеобразием авторского стиля, новизной и оригинальностью, а также за выдающиеся научные исследования в области искусствоведения и литературоведения.

Просмотров: 1796

3 комментариев

  1. Если Сибгатуллин получил премию, то будет должен еще одну машину Идеалу)))

  2. Мәңгегә килгән кебек яшиләр бу оятсызлар. Яулап та алалар, ычкынмасыннар инде. Бераз тыйнаграк булырга кирәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>