Искеусманлыларның «Бәхетле балачагы»

Камышлы районы Иске Усман авылында һәр елның яз айларында балалар иҗаты кичәләре уздырылып килә. Менә бу елның апрель башында да авыл Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Без бу очрашуны «Бәхетле балачак» дип атадык. 

“Бәхетле балачак — 2014” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат бәйрәмендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар туган телебездә матур итеп шигырьләр сөйләде, моңлы җырлар җырлады, милли биюләребезне биеде һәм мәктәп тормышыннан кызык-лы хәлләрне сәхнәләштереп күрсәтте. Балалар  Шәүкәт Галиев, Бари Рәхмәт, Зәкия Туфайлова  шигырьләрен искиткеч матур итеп сөйләделәр. 

Егерме бала ике сәгать буе тамашачының игътибарын биләп торды, ә авылдашлар аларның һәрберсен бик жылы кабул итеп, кул чабып утырды. «Рәхәтләнеп ял иттек. Рәхмәт оештыручыларга, Мәскәу артистлары читтәрәк торсын!»- диешеп таралышты.

Кызганычка, авылыбызда башлангыч мәктәп кенә калды хәзер. Өлкән сыйныф укучылары күрше авылга йөреп укыйлар. Шуңа да карамастан балаларыбыз авыл Мәдәният йортында эшләп килә торган бию, жыр, рәсем ясау түгәрәкләренә йөреп, авылда, районда уздырылган мәдәни чараларда катнашалар.

Татар халкы — җырга-моңга бай халык. Ул безгә әби-бабаларыбыздан күчкән мирас. Җыр балаларның рухи дөньясын баета, әхлаки һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур ярдәмче булып тора.

Безнең балаларыбызның милли моңнарыбызга битараф булмавы сөендерә. Димәк, татар мәдәниятенең дә киләчәге бар. Иске Усман авылы Мәдәният йортында булып узган “Бәхетле балачак” балалар ижаты бәйрәме моңа мисал булып тора.

Зөлфия Хисаметдинова,

Иске Усман Мәдәният йортының сәнгать житәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1439

Комментирование запрещено