Планшет укырга булышмый, ә зарары бар

Тазетдинова ГКамышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлфия Мәрдегалим кызы ТАҖЕТДИНОВА укучыларга телне ничек өйрәтүе турында менә нәрсәләр сөйләде.

- Мин әле 2000 еллар башында укытучылык эшенә керешкәндә мәктәбебездә татар телен укытуга атнасына ике сәгать вакыт бирелә иде, ә хәзер бу нибары бер сәгатькә генә калдырылды.
Беренче атнада тел өйрәтсәм, икенчесендә әдәбиятны укытам. Беренче сыйныфта татар теле бөтенләй укытылмый. Әлифба бары тик икенче сыйныфта гына укытыла башлый.

Яңа укыту стандартлары буенча дүртенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр укучыларга татар теле һәм әдәбиятын укытуга — бер сәгать, ә бишенче сыйныфта — ике сәгать ярым, “Россия халкының рухи һәм әхлак мәдәнияте нигезләре” фәнен укытуга ярты сәгать вакыт бирелә.

Унберенче сыйныфта укучыларга татар теле инде укытылмый, бары әдәбият кына. Бишенче сыйныф укучыларына шул берничә дәресне укыту өчен дә китаплар җитешми. Алары да бик тә искеләр. Бишенче сыйныфта — 1994, алтынчы сыйныфта — 1993, җиденче сыйныфта — 1999, сигезенче сыйныфта 1994 елгы китаплар буенча дәрес бирергә, ә тугыз, ун, унберенче сыйныфларда 2006 елгы дәреслек буенча укытырга туры килә. Кайбер әти-әниләр дә балаларын татарча укытуга бик риза түгелләр. Нигә кирәк ул, бер файдасы юк бит аның, дип әйтүчеләр бар. Укучыларның да күбесе үзара урыс телендә генә аралаша. Шуңа да кайчакта татар телен өйрәткәндә, аңламаганнарга сүзләрне русча әйтергә дә туры килә.

Укучы балалар арасында дини белемгә тартылучылары да бар. Мәчетебез каршында эшләп килүче мәдрәсәдә Ринат хәзрәт Кәлимуллин аларга гарәп графикасын, намаз, догалар укырга өйрәтә. Минем улларым Рөстәм белән Рифат та шулар арасында. Шәкертләребез күптән түгел мөгаллимнәре белән Казанда үткәрелгән олимпиадада катнашып, анда “Коръән”китабы һәм диплом белән бүләкләнделәр.

Татар теле буенча да уңышларыбыз юк түгел. 9-10-11 сыйныф укучылары ел саен олимпиадаларда катнашып, призлы урыннарга һәм дип-ломнарга ия булалар. Үзем дә төрле чараларда катнашырга тырышам. Мин 2007 елда “Ел укытучысы” номинациясендә — икенче, ә 2012 елда өченче урынны яуладым. Похвистнево районының Гали авылында үткәрелгән олимпиадада укучыларыбыз Ләйлә Сөләйманова, Алия Әһлиуллиналар икенче урыннарны яуладылар. Шулай булгач, татар теле бөтенләй юкка чыкмады әле. Әгәр бик тырышсак, аны саклап калып булачак.

Әңгәмәбез ахырында Гөл-фия ханымнан:

- Укучылар күбрәк нинди телне үз итә? - дип тә сорадым.

- Хәзер инглиз теленә игътибар күбрәк бирелә. Янәсе, бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга югары уку йортына керергә кирәк. Укырга теләгән укучы укый инде ул. Тагын шунысы да бар, ата-аналарның кайсылары балаларына планшет алып бирәләр. Бу укуга начар йогынты ясый, минемчә. Алар болай да күп вакытларын компьютер янында, телефон белән уйнап уздыралар. Ярый ла ул планшет дигәннәрен дәрестә эшкә җигеп, белем тупласалар! Юк шул, аны мәктәпкә алып килеп, тәнәфескә дә чыкмыйча, шуның белән уйнап утыруларын, дәрескә игътибар бирмәүләрен бик начар нәрсә дип саныйм, - дип җавап бирде Гөлфия ханым.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1602

2 комментариев

  1. АНГЛИЙСКИЙГА КУБРЭК СЭГАТЬ БИРЕЛЭ. ДЭРЕС. УЛ КИРЭКГЕП ЧЫГАРГА МЭМКИН. ТАТАР ТЕЛЕ НИГЭ КИРЭК?

  2. На пустом месте жаловаться итеп утыра бу педагог, бер проблема да юк татарларда, съезд да кирэкми, халык та кирэкми, авыллар да кирэкми, укытучылар да кирэкми, тел дэ кирэкми кемгэ. Губенатор белэн встретиться итеп фотога тэшсэк — круто.

    Автономия рэисе Горлановка эйтегез проблемаларны, но ул сезнен белэн не согласится, потому что губернатор килгэннэр бирле все классно у татар, проблем не осталось у него. Мы за него рады безмерно.

    Канюкаевка эйтегез, ул Всемирный конгресстан Благодарственное письмо алып бирер сезгэ для полного счастья.