Изге чишмә хикмәте

чишмаДенис авылына җитәрәк берничә чакрым калгач, юл буенда чардуган белән әйләндереп алынган бер каберлек бар. Аның кырыенда янәшә ике зифа каен үсеп утыра. Алар бар җиһанга ниндидер сер сөйләргә теләгән кебек әкрен генә җилдә чайкалалар…

Бу урында кайчандыр түгәрәк күл булган. Күп еллар элек биредә узган әрнүле вакыйгадан соң, аның суы кипкән, диләр. Тигез җирдәге каберлек урыны күзгә күренеп биегәя, тауга әйләнә бара. Ә тау янындагы чишмәне изге Җиһангир чишмәсе дип атыйлар.

Җәйге эссе көннәрдә биредә юлчылар туктап хәл алалар, тәһарәтләнеп намаз укыйлар. Яшьли чит җирләргә китеп урнашкан авыл кешеләре ел саен кайтып корбан чалалар, урын өстендә чирләп ятучылар чишмәнең шифалы суын эчеп, Ходай Тәгаләдән исәнлек-саулык сорап, дога кылалар һәм терелеп кайтып китәләр.

Бу серле чишмәнең хикмәте нәрсәдә икән соң?!

…Күп еллар элек Башкортостанның Уфа шәһәрендә «указлы мулла» таныклыгы алган Җиһангир исемле бер егет туып-үскән Денис авылына кайтып урнаша. Әтисе Исламгир өйләнү турында сүз кузгаткан саен улы аңа бернинди дә җавап бирми. «Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, беркөнне яшь мулла җигүле пар атта авыл урамнары буйлап узганда иңнәренә көянтә асып, чишмәдән су алып кайтучы чибәр бер кызны күреп, гашыйк була. Яшь егетнең тутырып каравын сизгән Гөлчирә оялып, йөзен яулыгы белән каплый. Тик Җиһангир аның кара кашларын, алсу иреннәрен күреп өлгерә. Икенче юлы юк сәбәпне бар итеп, урамнан узганда аңа тагын Гөлчирә очрый. Ул яшь муллага карап, матур итеп елмаеп куя. Шулай аларның мәхәббәт белән тулы көннәре башланып китә.

Көзге мул уңыш җыеп алынгач, Җиһангир әтисенә үзенең мәхәббәт утында януы турында сөйләп бирә. Әтисе Гөлчирәне ярлы кыз дип хурламый, киресенчә, шатланып ризалыгын бирә. Озак та үтми ике гашыйк өйләнешәләр. Гөлчирә остабикә булып, кыз балаларга белем бирә башлый. Тиздән аларның үз кызлары дөньяга килә.

1917 елда Бөек революциянең шаукымлы җилләре тыныч яшәүче авылларга да тарала. Ә 1930 елда колхозлашу чоры башлангач, беркөнне авыл активистлары районнан килгән вәкил белән Җиһангирлар йортына килеп керәләр. Булган байлыкларын талап алып, Җиһангирның, Гөлчирәнең һәм кызлары Җәмиләнең кулларын бәйләп, район үзәгенә алып китәләр.

Авылны чыгып, берничә чакрым узгач, көннең эсселегенә түзә алмыйча, активистлар Түгәрәк күл буенда хәл алырга туктыйлар. Алар ашап-эчеп утырганда Җиһангир кыйблага карап азан әйтә һәм намаз укый башлый. Бу хәлне күргәч, активистлар арасыннан берсе сикереп тора да аның җилкәсеннән сөйрәп алып:

– Син әле намаз укып маташасыңмы? – дип кычкыра һәм бер гаепсез мулланың битен уңлы-суңлы кыйный башлый. Шулчак Җиһангир әрнүеннән лачт итеп тегенең битенә төкерә. Шуннан соң район вәкиле озак уйлап тормый, револьверын чыгарып, мулланың чигәсенә терәп атып җибәрә. Җиһангир кисеп аударган агач сыман гөрселдәп җиргә ава. Бу хәлдән соң Гөлчирә вәкил өстенә ташлана. Ә активистларның берсе кулак, мулла ишеләрнең нәселен корытырга, аларга рәхимсез булырга кирәк дип, яшүсмер Җәмиләне көчләргә җыена. Кыз куркуыннан ап-ак булып җан ачысы белән кычкырып җибәрә. Шунда Гөлчирә хәле бетеп, сыгылып төшә, берни күрмәс өчен башын җиргә иеп:

– Йә, Раббым, нинди гөнаһларыбыз өчен шундый әрнүләргә дучар иттең?! Газиз иремне алдың, хәзер бердәнбер, гөнаһсыз кызыбызны көчлиләр. Син, Кодрәт иясе, шул имансыз, динсезләргә бер-бер хикмәтеңне күрсәт, газабыңны җибәр! -дип үкси-үкси, күз яшьләре белән Аллаһыга ялвара.

Шулчак көн кояшлы, аяз булуына карамастан, кинәт күк күкри һәм Җәмиләне көчләргә җыенучы бәндәне яшен сугып үтерә.

Гөлчирәне кызы белән бергә Себергә озаталар. Соңрак ул хатыны вафат булган Гыйлаҗетдин муллага тормышка чыга. Икенче ире дә Гөлчирәне бик яратып, хөрмәт итеп яши. Ә аның улы Фазыл берничә елдан соң Җәмиләгә өйләнә. Улларына алар Җиһангир исеме кушалар.

Себердә тормыш никадәр иркен, мул булмасын, Гөлчирә абыстай гомере буе туып-үскән илен күрергә тилмереп яши. Ул беренче ире Җиһангирның бер гөнаһсызга яшьли корбан булуын оныта алмый. Шулай ул сагышыннан әкрен генә сула һәм якты дөньяны мәңгелеккә ташлап китә. Үләр алдыннан Җәмиләгә әнисе:

– Кызым, туган илебезне, мәрхүм әтиеңнең каберен, зинһар, кайтып күр, – дип васыять әйтеп калдыра.

Күпмедер гомер үтә. Җәйге матур көннәрнең берсендә Җиһангир мулланың кабере янында җиңел машина туктый. Аңардан кырык яшьләрдәге мөлаем йөзле, башына ак яулык япкан Җәмилә, аның ире Фазыл һәм улы Җиһангир төшәләр. Газиз әткәсенең каберен күргәч, Җәмиләнең күз алдында яшүсмер чагындагы әрнүле вакыйга килеп баса. Ул күз яшьләрен тыя алмыйча, кабер өстенә ятып елый:  

– Әтием, күз нурым, озак еллар үткәч, синең кабереңне, авылымны күрергә кайттым. Туган илен бер күрергә тилмереп, саргаеп үлгән әнкәемнең кабер туфрагын кайтардым. Мәңгелектә бергә булыгыз, – дип, Җәмилә әтисе кабере өстенә ак кулъяулыкка төрелгән туфракны сибеп җибәрә.

Кайчандыр җир йөзендә яшәгән, матур, онытылмас риваять булып калган Җиһангир мулланың нәселен дәвам итүче оныгы да әнисенең өзгәләнүен күзәтеп, күз яшьләрен тыя алмый.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

Бердәмлек” газетасы.

2006 ел.

Просмотров: 1756

Комментирование запрещено