Алсу ШӘЯХМӘТОВА: «Без Гали авылының Котылдык – Яшьләр урамында яшибез»

алькино2010 елда Гали авылына 400 яшь тулды. Шул чакны мин кызыксынып, ә безнең урамыбызга ничә ел икән соң, дип уйлана башладым һәм бу сорауга җавап эзләргә тотындым.

Урам урынында элек Тәрҗиев исемендәге колхозның беренче бригадасы урнашкан булган, диләр. Анда күпләп атлар тотканнар, ә тирә-якта буш җирләр җәйрәп яткан. 1963 елда шушы урынга беренчеләрдән булып Нәүфәл абый Моратовлар гаиләсе бура күтәреп, өй салып кергән. Бер ел үткәч, алар кырыена Рәшит абый Вәлиевлар гаиләсе яңа өй җиткерә. Аннары – Шәяхмәтовлар, Мостафиннар. Тагын бер елдан соң Гәрәевләр, Алтынбаевлар, Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар гаиләләре дә төп йорттан аерылып чыгып, үзләренең өйләрендә яши башлыйлар.

Авылда бу яңа урамны нигәдер “Котылдык” дип атаганнар. Ата-ана яныннан китеп, мөстәкыйль тормышта яши башлаганга куанып шулай дигәннәрдер инде. Берничә елдан бригаданы бетерәләр. Ә Яшьләр урамы, кечкенә генә булса да, авылның үзәгенә әйләнә башлый. 1966 елда биредә тегермән салына. Аны, бабаларыбыз әйтүе буенча, читтән килгән әрмәннәр төзи. Шул ук елда колхозның пилорамасы сафка баса. Анда көне-төне тактага агач яру белән шөгыльләнәләр. 1970 елда иске бригада урынында кашык ясау остаханәсе төзелә. Аның белән Хәмит Шаһиев идарә итә. Нәтиҗәдә колхозчылар өчен кышкы сезонда күпмедер эш урыны барлыкка килә. Башта ир-ат махсус пычаклар белән кисеп кашыклар ясыйлар, аннан соң хатын-кызлар аларны Палех ысулы буенча буяп, матур итеп бизәклиләр. Ул елларда буяучыларны һөнәргә өйрәтү өчен, Мәскәү өлкәсеннән белгечләр дә килә. Озын саплы итеп ясалган буямаган кашыклар Германиягә чаклы җибәрелеп торалар. Хәзер дә авылда шул елларда ясалган әйберләрне күрергә була: төрле кашыклар, вазалар, стаканнар. Остаханә шул вакытта колхоз казнасына күп керем китереп тора.

Еллар үтеп, урамыбыз да әкренләп зурая бара. Бүгенге көндә биредә 20 йорт бар. Хәзер инде аны бездә элеккечә “Котылдык” дип түгел, Яшьләр урамы (Молодежная улица) дип атап йөртәләр. Колхоз шулай гөрләп эшләп торганда, илдә үзгәртеп кору чоры башлана. Нәтиҗәдә күп предприятиеләр банкротлыкка чыга. Урамыбыз да әкрен генә тына башлый. Беренче булып пилорама эшләүдән туктый. Остаханәдә ике тапкыр янгын чыга һәм 2000 елда аның да ишекләре бөтенләй ябыла.Тик тегермән генә туктамый, ул әле дә эшли. Тик хәзер инде ул колхозныкы түгел. шәхси эшкуар Рамил Мостафин аны сатып алып, яңадан үзгәртеп төзеде, заманча җиһазлар куйды, лаборатория һәм склад булдырды. Күршеләр биредә үзара бик тату яшиләр. Кайгыда да, шатлыкта да алар һәрвакыт бергә. Яшьләр урамы бернәрсәгә карамыйча һаман яши бирә. Гел шулай була күрсен иде.

Алсу ШӘЯХМӘТОВА.

«Бердәмлек».

2011 ел.

Просмотров: 1691

Один комментарий

  1. Основателю села Алькино — Гали Мухаметову, потомку рода Манаша, в 2010г. исполнилось 260 лет со дня рождения (он 1750г.р.), а селу, которое он основал, в 2010г. исполнилось 400 лет??
    Как-то странно получается, что он еще за 140 лет до своего рождения уже основал село Алькино (Гали аул)…