Ислам Вәлиев: “Әти кайтса, кочаклап алыр идем…”

Ислам этисе белэнТатарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, алыштыргысыз баянчы Рөстәм Вәлиевның вафатына да бер ай вакыт узган. Соңгы тапкыр редакциябезгә килгәч, улы белән бик нык горурланып: “Оештыру сәләте көчле, көзен “Бика Фест” музыкаль-шигърият фестивален дә җитәкләде…” – дип сөйләп утырган иде ул.

Шушы көннәрдә генә Ислам белән очрашып, әтисе турында хатирәләрне яңарттык. Улы тышкы кыяфәте белән генә түгел, эчке дөньясы, үз-үзен тотышы белән дә әтисенә бик тә охшаган… 

– Ислам, Рөстәм абыйның соңгы көннәре ничек узды?

– Үзен гадәттәгечә тотты, нәрсәдер сизенде дип тә әйтә алмыйм. Элеккегечә концерт-мәҗлесләрдә катнашты. Эшсез тора алмый иде ул. Өйдә вакытта да тик утырмый, гел нәрсәдер кадаклый, нидер боргалый иде. Җәй җитсә, дачада кайнашты. Иҗатта гына түгел, тормышта да бик актив булды.

– Сәламәтлегенә зарланмадымы?

– Зарланганын хәтерләмим. Филармониядә эшләгән чагында бер тапкыр да “больничный” алганы булмады хәтта.

– Әтиеңнең үлгәнен кем хәбәр итте? Бу вакытта кайда идең?

– Ул көнне “Студентлар язы” фестивалендә катнаша идем. Әни шалтыратып әйтте. Шунда ук өйгә чаптым…

– Әниеңнең хәле ничек?

– Авыррак… Әтинең юклыгына әле дә ышана алмый. Туганнар, дуслар көн саен шалтыратып хәлен белеп тора, сөйләшәләр дә елашалар… Әти белән әни күпләр өчен үрнәк, идеаль гаилә иде. Хәтта бу очракта идеаль сүзе дә аз булыр кебек. Беркайчан да сүзгә килеп, ачуланышканнары булмады. Әтинең әнигә: “Мин сине яратам”, – диюе, безнең өчен гадәти хәл иде. Бер-берсеннән башка яши алмадылар, гел бергә иделәр…

– Үзең нинди халәттә бүген? 

– Билгеле, әтинең юклыгына минем күңел дә ышанмый. Онытылырга, үземне яңа проектларга багышларга тырышам. Ничек алга таба яшәргә, тормышны алып барырга, үсәргә – шул турыда уйланам… Әти безнең хәзер шундый моңсу нотада сөйләшеп утырганны күрсә, риза булмас иде. Чөнки ул үзе һәрвакыт оптимист булды.

– Рөстәм абыйны һәркем яхшы яктан гына искә ала. Аның кайсы сыйфатларын үзеңдә күрәсең?

– Дөньяда иң конфликтсыз кеше булгандыр ул. Сабыр… Ул сыйфаты сеңлем белән миңа да күчкән. Дусларым еш кына: “Ничек син шулай түзем була аласың?” – дип гаҗәпсенә.

Әти дә бит юктан проблема ясамады, тавыш чыгармады, гомумән, сүз белән маташмады, әйтәсе фикерен эш белән күрсәтте. Тормышта берәр каршылык килеп туса, “ничек алай килеп чыкты” дип сәбәп эзләми, киресенчә, шунда ук аны чишү юлларын табарга керешә иде… Бу сыйфаты да миңа мирас булып калган.

валеев


– Нәрсәләр яратты?

– Кешеләрне, дөньяны, табигатьне. Без яшәгән йорт урман янәшәсендә, шәһәр читендәрәк урнашкан. Кыш көне әтиебез әни йә минем белән, бер дә булмаса, үзе генә чаңгы шуарга чыгып китә, җәй көне велосипедта йөрергә ярата иде. Минем бер әбием Самарада, икенчесе Яр Чаллы шәһәрендә яши. Алар янына кунакка кайткан вакытта, һәрвакыт ике-өч тапкыр юлда туктап, кыр-болыннар, урманнар белән хозурланып, табигатьне видеога, фотога төшереп йөри идек.

– Шуңа өстәп бик гади дә иде Рөстәм абый…

– Ничек кенә әле! Лифтта таныш булмаган кеше белән очрашса да, һичшиксез аның белән сөйләшеп китә, хәтта урамдагы сукбайны да игътибарсыз калдырмый, хәлләрен сорашып уза иде.

– Сезгә биргән тәрбиясе нинди булды? Сүзен тыңламаган өчен каеш эләктеме?

– Каеш өчен сәбәп булмады. Төп тәрбияне әти үз мисалында бирде. Характерым, үз-үземне тотышым әтине күзәтү йогынтысында формалашкан. “Тегеләй эшлә, болай ит”, – дип ниндидер киңәшләр биргәнен дә хәтерләмим… Бәләкәй вакытымда ук машина йөртергә өйрәтте. Киңәшләрен дә “права” алып, машина йөртә башлагач кына ишеткәнмендер: “Җәяүлегә юл бир, утыңны кабыз…” Машиналарны бик яратты, кадерләде. “Музыкант булмасам, автоузышчы булган булыр идем”, – дия иде.

валеев2– Синең дә үзе кебек сәнгать юлыннан китүеңне теләдеме?

– Киресенчә, каршы иде. Зур дәрәҗәләргә ирешкәнче бик күп авырлыклар аша узарга туры килгән аңа. Казанга килгәч, Филармониядә рояль өстенә ятып йоклап йөргән. Аннары: “Хәзер инде элеккеге кебек гармуннар модада түгел”, – дип тә әйтә иде. Ләкин канга сеңгәндер, мин дә тормышымда иҗади сукмак салынуын теләдем. Музыка, бию мәктәпләрен тәмамладым. Байбулат Батулла белән “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты булдырдык, КВНнарда актив катнашып килдем, “Сәләт” лагеренда эшләдем.

– Рөстәм абый тормышындагы иң соңгы сөенечле яңалык – “Россиянең атказанган артисты” исемен алу булгандыр… 

– Әти теләсә нинди вак-төяккә сөенә белде. Бик гади мисал: өйгә кайтып, бик шат кыяфәттә: “Мин бүген машинамны юдым әле”, – дип балаларча куанырга мөмкин иде. Исемгә килгәндә, бик озак көтте ул аны. Ләкин рәхәтен генә күрә алмыйча китеп барды…

– Рөстәм абыйның “икенче гаиләсе”нә әйләнгән – уен коралларын нишләтәчәксез?

– Безне шунысы гаҗәпләндерде: әти үлеп ике көн үтүгә, аларны сорап шалтыратучылар булды. Сезнең газета аша да әйтәсем килә: алар сатылмый! Гармун, баяннар – барысы да ышанычлы урында саклана.

– Интернетка әтиең белән бәйле видеоязмаларны туплый башлавың турында язып элгән идең…

– Теләгән кеше әтинең иҗаты белән таныша алсын өчен “Ютуб” сайтында бер бүлек булдырдым. Бик уникаль, кызыклы видеолар бар. Теләгән кеше рәхим итсен! Һәр кичтә әтинең чыгышларын карыйбыз. 90нчы еллар башында Америкадан видеокамера алып кайткан булган ул. 1993 елдан башлап, тормышыбызның һәрбер истәлекле мизгелен, чыгышларын, без үскәнне камерага төшереп барган…

– Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?

– Минем өчен әлегә авыр сорау… Иртәгә нәрсә буласын да әйтә алмыйм. Иҗатны да туктатасым килми. Берәр бизнес белән шөгыльләнермен бәлки. Заманча технологияләр белән бәйле юнәлештә үсәсем килә. Әлегә КФУның икътисад бүлегендә, бишенче курста укыйм.

– Әгәр әтиегезгә биш минутка гына сезнең янга кайтып килү мөмкинлеге бирелсә, нәрсә дияр идең?

– …Якын кешең үлгәч, гел ниндидер сүзләр әйтелмәгән, күп нәрсә эшләнмәгән кебек тоела… Белмим, нәрсә дип әйтер идем икән… Кочаклап алыр идем…

Әңгәмәдән кайткач, Исламнан “смс-хәбәр” килде: “Тагын шул исемә төште, әти һәрвакыт: “18 яшемдә үземне ничек хис иткән булсам, 50 яшемдә дә нәкъ шул халәттә мин”, – дип әйтә иде…”

 Нәзилә ХУҖИНА 

Просмотров: 1644

3 комментариев

  1. Без бик ярата идек…Талантлы татар жегете. Вакытсыз вафат булды.Урыннары ожмахта булсын…

  2. Аннан кире кайтулар юк шул….Кунакка да җибәрмиләр…Мәңгелек дөнья диләр, дөрес икән…