«Татар дозор» 30дан артык кибеттә татар теле кулланылышын тикшергән / Более 60 активистов проверяли предприятия Казани на использование татарского языка

дозор«Татар дозор»да катнашучылар Казанның 30дан артык кибетендә булып татар теленең кулланылышын күзәткән. Аларның сорауларына дорфарак җавап бирүчеләр дә табылган.

«Татар дозор»да катнашучы җиде төркем төрле маршрут буйлап төрле биремнәрне үтәде. Алар Казанның Бауман урамы, Ирек мәйданы, Ляцкий бакчасы, Бутлеров урамы, Гумилев һәйкәле, Ленин бакчасы, Сукно бистәсе,  Кирмән, Татар бистәсе, Клячкин шифаханәсе янында булды. Шул юл барышында алар кибетләрдә дә булып татар теленең кулланышын тикшергән. 



КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең IV курс студенты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы волонтеры Диләнур Әхмәтҗанованың Азатлыкка әйтүенчә, анда катнашучылар юлларында очраган кибетләрдә сатучыларның татарча сөйләшү-сөйләшмәве хакында сораштыру уздырган. Икетеллелек канунының үтәлешен караган. Элмә такталарны тикшергән.

«Кайбер кибетчеләр татарча белмичә дорфарак та җавап бирделәр. Укучылар аларга аңлатырга тиеш иде, ни өчен татарча сөйләшергә тиешлеген. Әгәр татарча язулар булмаса, тәкъдимнәр китабында киңәшләр калдырдылар. Төрле аңлату эшләре алып бардылар. Кибетләрдә татарча хезмәт күрсәтелсә, «Мин татарча сөйләшәм» тамгасын ябыштырып киттеләр.

«Татар дозор» биремнәренә килгәндә, алар фотопар ярдәмендә икенче бирем урынын билгеләде, шулай ук шигъри юллар ярдәмендә өченче ноктаны тапты. Мисал өчен «Унөч капка һәм манараны таш дивар урап алган, хан төрбәсе, каберлекләр монда сакланып калган» дүртюллыгы Кирмәнне аңлата. Шул Кирмәнгә юл алганда алар флешмоб ясадылар.

Төрле жанрда видео-фотолар төшереп инстаграмга куя бардылар.

Иң соңгы маршрут Казанның Меңъеллык паркындагы Кол Гали һәйкәле иде. Кыйссаи Йосыф әсәреннән өзекләр ярдәмендә алар шушы урынны билгели алды. Андагы паркта Зилантның авызына комган куелган була. Әлеге комганның эчендә флешка иде һәм анда беренче килүчеләрне котлау урнаштырылды. Беренче булып Түбән Камадан кызлар такымы килеп җитте.

Шулай да, бу әле җиңү дигән сүз түгел. Без хәзер тиз арада аларның фотоларын, видеоларын карап бәя бирәчәкбез. Җиңүчене «Мин татарча сөйләшәм» гала-концерты барышында котлау булачак», диде Әхмәтҗанова.

Бөтен төркемнәр паркка килеп җиткәч «Мин татарча сөйләшәм» футболкаларында байраклар тотып, сөрәннәр кычкырып Бауман урамына таба җырлап-биеп барган.

azatliq.org

 * * *

21 апреля 2014 года (понедельник) в рамках традиционной акции «Мин татарча сөйләшәм!» (Я говорю по-татарски!) на улицы Казани вышли семь команд из числа активистов Всемирного форума татарской молодежи, чтобы провести мониторинг торговых предприятий и предприятий общественного питания столицы Татарстана на предмет использования татарского языка.

Игра-квест под названием «Татар дозор-2014» прошла в этом году в пятый раз.

Основная цель акции — усиление общественного контроля над выполнением закона о двуязычии, действующего в РТ с 1992 года, а также воспитание социально-активной молодежи, чувства ответственности за сохранение национальной культуры и родного языка у молодого поколения татар.

Участники акции будут посетили магазины, кафе, рестораны, аптеки, встретившиеся на их маршруте, и выявили случаи, когда информация для потребителей представлена только на одном языке, выясняли, оказываются ли услуги на татарском. Среди заданий было обращение к руководству таких предприятий с просьбой исправить данный недостаток.

Программа игры включала в себя также много творческих заданий, связанных с популяризаций татарского языка, таких как съемка коротких видеороликов, поиск в облике Казани татарских символов — фрагментов национального орнамента, букв татарского алфавита и т.д.

Во время игры были широко использованы Интернет-технологии. К примеру, команды в онлайн-режиме снимали 15 секундные фильмы в одном из жанров (комедия, драма, хоррор и др.) и выкладывали их в инстаграмм.

Осуществить данное задание помог один из крупнейших мобильных операторов страны — Билайн (Казанский филиал ОАО «Вымпелком»), который вот уже несколько лет подряд выступает спонсором квеста «Татар дозор».

По словам председателя Всемирного форума татарской молодежи Табриза Яруллина, состав участников за последние два года заметно помолодел. Теперь для участия в конкурсе принимаются команды из школ Казани и Татарстана. За первое место в этом году боролисҗ команды из Казани: IT-лицея, Лицея-интернат для девочек №4, Казанского электротехникума связи, гимназии №10, №20 и школы №23, а также команда из Нижнекамска.

Традиционно игра-квест завершилась шествием всех команд-участников по главным улицам Казани. В этом году шествие прошло от Парка Тысячелетия до Площади Тукая.

Победители квеста будут объявлены на гала-концерте акции «Мин татарча сөйләшәм!», которая пройдет 26 апреля на ул. Баумана.

Организатор акции — Всемирный форум татарской молодежи.

Заместитель председателя Всемирного форума татарского молодежи Гульназ Бадретдин

tatar-congress.org


 

Просмотров: 1106

Один комментарий

  1. Менә болар татар яшләре ичмасам,сүз белән генә түгел,эш белән татарлыкларын күрсәтәләр.Әфәрин!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>