Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак

kong15-17 майда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. Чарада Самардан бертөркем гүзәл затлар да катнашачак. Аларның исемнәрен соңрак хәбәр итәрбез.

Шушы чараны оештыручы булган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан алынган форум программасы проектында тәгаенләнгәнчә, форумда катнашучылар 15е көнне әлеге Башкарма комитет урнашкан бинада (К.Маркс ур., 38/5) теркәлү уза, көннең икенче яртысында, сәгать көндезге 3тә, халыкара мөселман һәм милли кием фестиваленда катнаша, аннары кичке 7 нче яртыда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен тамаша кыла.

Форумның төп чаралары 16сына билгеләнгән. Аерым алганда, сәгать 10да Камал театрында пленар утырыш була һәм ул кичке 5нче яртыга кадәр бара. Шуңа кадәр делегатларга биредә халык һөнәрчелеге товарлары күргәзмәсе тәкъдим ителә. Милләттәшләрнең форумның мәдәни программасы кысаларында тагын бер үзенчәлекле чараны – “Сөембикә” хатын-кызлар журналының 100 еллыгына багышланган кичәне тамаша кылу мөмкинлеге була, дип вәгъдәли оештыручылар. Бәйрәм кичәсе Камал театрында кичке 7дә башлана.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар 17 майда өйләренә сәфәр кузгалачак.

Просмотров: 1606

Комментирование запрещено