Бүген хөрмәтле укучыларыбызны Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылында туып үскән, Самараның педагогия университетының психология бүлегендә укып чыккан Алия АРСЛАНОВА белән таныштырабыз.
Бу яшь ханым редакция өчен чын ачыш булды әле. Аның әнисенең кулына Алиянең язмалары килеп эләккәндә ул гел әйтеп килгән: синең урының “Бердәмлек” газетасында. Талантың бар, яз, кызым. Ә Алия һаман яхшысынмаган, газетада эшләүче хәбәрчеләр кебек матур итеп яза белмәм, дип уйлаган.
Руслар әйтмешли, не боги горшки обжигают. Язарга теләге булган кеше иҗатсыз яши алмый, ә моның өчен аның талант чаткысын сүндермичә яндыручы учак булуы шарт. Менә шул учакны эзләп, Алия “Бердәмлек”нең ишеген ачып керде дә инде. Төкле аягың белән, Алия!
Аз гына…
Ямь-яшел аланда Ромашка чәчәге үсеп утыра. Гади генә чәчәк булса да, аның белән барысы да соклана — нәфис яшел яфраклары, кояштай сары башы, беренче яуган кардай ап-ак таҗ яфраклары һәр кешенең карашын үзенә тартып тора иде.
Ромашка тормышны яратып, аның һәр мизгеленнән тәм табып яшәде. Иртә белән саф чык суларын эчте, матур таҗын кояш нурында җылытып, искән җил белән уйнады. Берсеннән-берсе матур күбәләкләр, Ромашкага кунып, иң яшерен серләрен сөйләделәр, кошлар аңарга багышлап матур җырларын сайрадылар..
Ә беркөнне аланда йөгереп йөрүче шаян малай ялгыш Ромашка өстенә басып китте. Юк, чәчәкнең гомере өзелмәде, тик ул элеккеге матур чәчәк түгел иде инде: сары башы иелгән, ап-ак таҗы яньчелеп, кара эз калган…
Ромашка ярдәм сорап ыңгырашты. Тик якындагы чәчәкләр әллә аны ишетмәделәр, әллә ишетмәмешкә салыштылар. Чәчәккә ярдәм кулы сузучы булмады. Киресенчә, үсәргә урын күбрәк булыр, дигәндәй, туганнары яфракларын җәебрәк, иркенләбрәк үсә башлады. Сынган яфраклы, таплы таҗлы гарип Ромашка боек һәм күрексез бер чәчәк булып калды…
Зур ярдәм кирәк идеме соң аңа? Юк. Бары тик аз гына шифалы яңгыр суы, аз гына назлы кояш нуры, якындагы туганнарының аз гына таянычы кирәк иде аңа… Аз гына, тик бик кирәк иде…
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1836
Авылдашыма иҗади эшендә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!