Сания ШӘЙХЕТДИНОВА: «Бердәмлек»кә язылыйк та укыйк!

Самараның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган шигърият кичәсенә Камышлы районыннан барган балалар төркемендә минем оныгым Лилия Шәйхетдинова да бар иде. Ул Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигырен сөйләп, приз­лы урын алып кайтты. Соңрак “Бердәмлек” газетасында аның чыгышы турында матур сүзләр дә язылды. Кызганычка, газетада басылган фотосурәттә шундый ук татар күлмәге кигән, ләкин башка кыз басып тора иде.

Без газетага үпкәләмәдек тә, гафу сүзләре яздырып та җәфаламадык, тик әдәбият һәм шигърият белән мавыгучы кызыбызның уңышларына тагын бер кат шатланып куйдык.

Мин үзем дә, 87 яшемдә булуга карамастан, әдәбиятка гашыйк кеше бит. Авыл китапханәсендә мине иң актив укучы дип атыйлар. Шулайдыр инде, анда мин укымаган китап калмады, хәзер Камышлы китапханәсенә барып йөрергә  туры килә инде. Өемдә дә шундый ук зур китапханә тупланган. Ә “Бердәмлек” килгән көн — миңа чын бәйрәм. Аны хәрефенә кадәр укып бетермичә, бер эш тә эшләнми, йокым да кача. Бәлки китаплар һәм газеталар укыганга күрә хәтерем дә шундый яхшыдыр, дөнья яңалыкларын да белеп яшимдер. Менә кичә генә Камышлыда туып-үскән, җирле газетада эшләп, шигырьләр иҗат иткән Әнвәр Давыдовның 95 еллык юбилеена барып кайттым әле. Бу матур кичәдә берсеннән-берсе матур шигырьләр яң­гырады, якташыбызның тормышы турында күп матур сүзләр әйтелде. Хәзер инде менә “Бердәмлек”тә бу кичә турында нәрсә язып чыгуларын көтәм.

Дөнья хәлләрен белеп, бө­тен нәрсә белән дә кызыксынып яшәгән кешенең гомере озын була, диләр. Газеталарга язылу чоры башланды, әйдәгез, “Бердәмлег”ебезнең тиражын арттырып, тагын ярты елга язылыйк  әле!

 

Сания ШӘЙХЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1200

Комментирование запрещено