Шигърият бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде / Стали известны имена лауреатов Государственной премии имени Г.Тукая

6d8358f50c2dc64e0fffdfda3d1844bf_MГабдулла Тукай туган көнендә Казанда узган Шигърият бәйрәмендә бик күп төрки халыкларның шагыйрьләре һәм язучылары катнашты. 2014 елда Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләгенә «Утлы дала» ике томлы романы өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләре өчен рәссам Владимир Попов лаек булды.

Татарстан башкаласында ел саен 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уза. Быел инде апрель керүгә карамастан, урамда ара-тирә салкын җил исеп, кар бөртекләре очса да бәйрәмгә кунаклар да, тамашачылар да шактый җыелган иде. Мәгълүм булганча, 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителде. Әлеге уңайдан үткәреләчәк чаралар программасы ачылу тантанасына дип бу көннәрдә Казанга төрки телле мәмләкәтләрдән мәдәният әһелләре җыелды.

Шигърият бәйрәме Тукай шигыренә «Бәйрәм бүген!» җырын башкару һәм шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Әлбәттә, бәйрәмнең иң күңелле мизгеле — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең чираттагы лауреатлары исемнәрен яңгырату. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 апрельдә имзалаган Указны укыды. Шулай итеп, 2014 елда Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләгенә «Утлы дала» ике томлы романы өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләре өчен рәссам Владимир Попов лаек булды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан моннан 54 ел элек тапшырыла башлаган премиягә быел 60нчы язучы лаек булуын ассызыклап үтте. Татар халкы тарихына багышланган әсәрләре өчен югары бәя алган Вахит Имамов: «Тукай премиясен мин татар халкына хөрмәт итеп кабул итәм дип, — белдерде. — Мин күп еллар архивларда утырдым, минем әсәрләрдә бер генә дә уйлап чыгарылган вакыйга юк, барысы да тарихи фактларга нигезләнгән. Кызганычка, коммунистик идеология чорында татарларның тарихы яшерелде, безнең каһарман затларыбыз онытылды. Мин үткән шанлы тарихыбызны, онытылган исемнәрне кайтарырга омтылдым. Үсеп килүче буынның чит халыклар тарихына кызыгуын түгел, ә үз халкыбыз белән горурлануын телим», — дип сөйләде Вахит Имамов.

Үзенең шамаилләре белән дөньяны яулаган Владимир Попов та Тукай премиясе лауреаты дип табылуына куанычын яшермәде. «Дәүләт премиясе беренче тапкыр рәссам-каллиграфка бирелде. Бу төр мөселман сәнгатенә чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә игътибар елдан-ел арта», — диде рәссам.

Шигърият бәйрәмендә Татарстанның үткән елларда Тукай премиясенә ия булган күренекле әдипләре Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Илфак Ибраһимов һәм шулай ук танылган казах, әзербәйҗан, төрек, кырым татар шагыйрьләре дә чыгыш ясады. Кунаклар, ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы генераль сәркатибе Дюсен Касеинов кебек үк, Тукай иҗаты бөтен төрки дөньяны берләштерүен, ә Казан быел гына түгел, ә гомер-гомергә төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуын ассызыклады. Алар Казанга һәм Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Бәйрәмгә җыелган казанлыларны кырым татарларының Язучылар берлеге җитәкчесе Диләвер Османов та тугандаш халык исеменнән сәламләде. «Безнең динебез уртак, телебез уртак, тамырларыбыз уртак, — дип сөйләде Диләвер Османов. — Без референдумда катнашмадык, хәзер нәрсә буласын көтәбез… Илләр алмашыныр, хакимиятләр алмашыныр, әмма, иң мөһиме, без Кырымда татарлыкны сакларга тырышырбыз. Ничек кенә булмасын, безнең башкача юлыбыз юк, без үз җиребездә яшибез». Шулай ук ул Казан татарларына: «Татарлар бергә булыйк, сез дә бар булыгыз!» — дип теләде.

intertat.ru

* * *

Президент Татарстана Рустам Минниханов подписал Указ о присуждении Государственной премии РТ имени Г.Тукая в 2014 году. Лауреатами стали два деятеля культуры Татарстана. Указ опубликован на официальном сайте главы республики.

Госпремия имени Г.Тукая присуждена писателю Вахиту Имамову за двухтомный исторический роман «Огненная степь» и Владимиру Попову за серию каллиграфических композиций.

Размер премии составляет 500 тыс. рублей.

Президент Татарстана поручил Кабинету Министров РТ обеспечить финансирование расходов, связанных с реализацией настоящего Указа.

Напомним, в этом году на получение премии претендовали 10 кандидатов. В числе претендентов были Клара Булатова (за книгу «Избранные произведения»), Фан Валиахметов (за большой вклад в музыкальную культуру татарского народа, возрождение и пропаганду забытых старинных, редко исполняемых народных песен, а также фронтовых песен Первой мировой и Великой Отечественной войн), Флера Гиззатуллина (за книги «Свет очей моих» и «Раздумья о вселенной»). Также на премию претендовали Рафаиль Ильясов за исполнение протяжных татарских и башкирских народных песен, Ильгизар Самакаев – за серию художественных произведений, Фатих Сибагатуллин – за серию историко-публицистических книг. За создание Антологии музыки композиторов РТ номинировался Александр Сладковский, за книгу «Простит ли сердце?» – Нурислам Хасанов.

Просмотров: 2061

Один комментарий

  1. Алай Идеалның дусты Сибгатуллин премиясез калган… Акча барысын да хәл итми шул.