В ВКТ прошла встреча с делегацией крымских татар / Бөтендөнья татар конгрессы кырымтатар делегациясе белән очрашты

SAM_2966Вчера председатель Исполкома Всемирного конгресса татар Ринат Закиров провел рабочую встречу с делегацией меджлиса крымских татар.
В мероприятии участвовали депутат Государственного Совета РТ, председатель комитета Госсовета РТ по культуре, науке, образованию и национальным вопросам Разиль Валеев, депутаты Ильшат Аминов, Фарит Мифтахов, ректор РИУ Рафик Мухаметшин, заместитель председателя меджлиса Ахтем Чийгоз, заместитель председателя меджлиса Нариман Джелялов, глава Бахчисарайского района Республики Крым Ильми Умеров и другие.

Поприветствовав гостей, Ринат Закиров рассказал о том, как на протяжении 22-летнего существования ВКТ удалось сохранить национальную идентичность татар, а также об опыте тесного взаимодействия с госструктурами и организациями, о продвижении опыта за пределами Татарстана.

Далее он озвучил данные статистики, согласно которым татары компактно проживают в 37 странах, 72 субъектах РФ, а Исполком ВКТ, по словам Закирова, является признанным центром татарского народа. За последние два десятка лет в республике были восстановлены 330 мечетей, представители духовенства получают высшее образование в Российском исламском университете, такие учреждения существуют только в Москве, Казани и Уфе, напомнил он.

Затем была озвучена программа предстоящих мероприятий Исполкома ВКТ, в числе которых Всемирный форум татарских женщин, на который приглашены 10 представительниц Крыма. Мероприятие пройдет 15-17 мая 2014 года в Казани.

В состав Исполкома ВКТ входят представители татарской интеллигенции, организация взаимодействует со всеми ветвями власти, в том числе Министерством иностранных дел РФ. В этой связи Р.Закиров сообщил о готовности протянуть руку помощи крымским соотечественникам, обратив внимание на системный подход в данном вопросе.

В свою очередь заместитель председателя меджлиса Ахтем Чийгоз отметил, что после долгих лет депортации, по возвращению в родные края, в течение 20 лет смогли открыть всего лишь 15 крымско-татарских школ. По его словам, потребность в крымско-татарских школах и детских садах очень большая. Сохранение языка – вопрос актуальный, также необходимо решить политические вопросы, считает он.

«Все силы направлены на восстановление нашей государственности. Большинство крымских татар остались в Турции, Германии, России, более 100 тысяч в Узбекистане, Средней Азии. Наш долг – вернуть в крымский полуостров народ, живущий в качестве диаспор. Только когда мы восстановим нашу государственность, приступим к тому, о чем вы сказали», — ответил А.Чийгоз на слова Закирова.

Глава Бахчисарайского района РК Ильми Умеров в свою очередь обратил внимание на тот факт, что, несмотря на прочные связи между казанскими и крымскими татарами в 90-е годы прошлого века, они все равно обрывались, теперь их нужно восстанавливать. «Работы и проблем достаточно», — резюмировал он.

В рамках встречи прозвучали слова благодарности в адрес Президента РТ Рустама Минниханова за визиты в Крым «в тяжелые времена».

Заместитель председателя меджлиса Нариман Джелялов отметил необходимость в принятии закона о сохранении родного языка. Он подчеркнул, что в Республике Крым государственными являются три языка, так крымские татары владеют русским, украинским и языками малочисленных народов. «Нам необходимы поддержка Татарстана в ведении диалога с руководством РФ, а также опыт в переговорах с федеральным центром, — сказал зампредседателя. – Мы видим Татарстан в качестве гаранта в данном вопросе».
Разиль Валеев упомянул о программе по сохранению государственных языков в РТ. «Крымским татарам также необходима аналогичная программа или раздел в составе большой программы, — считает депутат. – В Татарстане реализуется программа по работе с татарами, живущими за пределами республики – она послужит для вас образцом».

Татар-информ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым татар халкы мәҗлесе делегациясе белән эшлекле очрашу уздырды.

Әлеге халыкара милли оешманың Казандагы төп бинасында барган сөйләшүдә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, республика парламенты депутатлары Илшат Әминов, Фәрит Мифтахов, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, галимнәрдән тарихчылар Дамир Исхаков һәм Искәндәр Гыйләҗев, телче Әлфия Йосыпова, шулай ук БТКның бюро әгъзалары, кунаклардан (ә алар 3 дистәләп) Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасарлары — Бакчасарай төбәк мәҗлесе рәисе дә булган Әхтем Чийгоз, Мәҗлеснең мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Нариман Җәләлов, тагын Мәҗлеснең 6 әгъзасы, шул исәптән Бакчасарай дәүләт район хакимияте рәисе Илми Умәров, шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, Кырымтатар халкы корылтае делегатлары, галимнәр, язучылар һәм Татарстан белән Кырым Республикаларының үзәк ММЧ җитәкчеләре, шул исәптән кырымтатар теллеләре, күп санлы журналистлар катнашты.

БТК БК рәисе Ринат Закиров кунакларны сәламләп, сөйләшү татар һәм рус телләрендә бара ала – Татарстанда ике теллелек, дип искәртте һәм Бөтендөнья татар конгрессының структурасы, 22 еллык эшчәнлеге барышында татарларны татар итеп саклап калу һәм үсеше бәрабәренә дәүләт структуралары һәм оешмалары белән эшләү, шулай ук эшчәнлекне чит илләргә чыгару буенча тупланган тәҗрибә турында аңлатма бирде. Безнең татар халкы 37 илдә, РФның 72 төбәгендә тупланып яши, БТК БК исә аның үзәге буларак танылды, диде. Соңгы 2 дистә елдан артык вакыт эчендә республикада 330лап мәчет торгызылды, Россия ислам институтында үзебезнең югары белемле руханиларыбыз әзерләнә, андый үзәкләр Мәскәү, Казан, Уфада гына бар, дип искәртте. Бөтенроссия татар-мөселман руханилары өчен Изге Болгар җыенының быел 6 нчысы уздырылачак, майда беренче тапкыр Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы була, анда Кырым татарларыннан 10 хатын-кыз чакырыла, шулай ук Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены, яшьләр форумы үткәрелеп килә. Россияне генә түгел, илләрне иңләгән Сабан туйлары таныла бара (былтыр 22 илдә, РФның 70тән артык төбәгендә үтте), Татарстан югары уку йортларына республикадан читтәге татар яшьләрен китереп укыту (былтыр — 500дән артык), татар халкының тәңгәллеген саклау буенча дәүләт программасы һәм Татарстанда гамәлдә булган башка мөмкинлекләр турында шәрехләде. БТК БК үз тирәсенә халкыбызның интеллигенциясен туплады, хакимиятнең һәрбер даирәсе белән эшли, шул исәптән РФ Тышкы эшләр министрлыгы белән дә, дип, Ринат Закиров кырымлы кардәшләргә ярдәм кулы сузарга әзер булуларына, ләкин эшне системалы итеп кору кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары, Бакчасарай төбәк мәҗлесе рәисе Әхтем Чийгоз, депортация газабыннан соң җиребезгә кайткач, тарихи һәм мәдәни мирасыбыз объектлары аз санда калуын күрдек, 20 елдан артык вакыт эчендә 15 кенә кырымтатар мәктәбе ача алдык, мәктәпләргә, үз телебездәге балалар бакчаларына ихтыяҗ зур, телебезнең сакланышы актуаль, сәяси мәсьәләләрне хәл итәсе бар, диде. “Бөтен көрәшебез дәүләтчелегебезне торгызуга корылган. Кырым татарларының күпчелеге Төркия, Румыния, Венгрия, Германия, Россиядә, 100 меңләбе Үзбәкстанда, гомумән, Урта Азиядә калды. Тарихи ватаныбызга, Кырым ярымутравына, аларны — диаспора булып яшәгән бөтен халкыбызны кайтару-туплау бурычыбыз, Конгрессыбыз бурычы… Сезнең тәҗрибә, сүз дә юк, бик кирәкле. Үз территориябездә үзебезнең дәүләтчелегебезне торгызгач кына Сез сөйләгәннәрне эшләргә керешербездер”, — дип сөйләде Ә.Чийгоз Р.Закировка җавабында.

Кырым татар халкы мәҗлесе әгъзасы, Бакчасарай дәүләт район хакимияте рәисе Илми Умәров, Казан татарлары белән Кырым татарлары арасында узган гасырның 90 нчы елларында үзара элемтәләр булса да, алар өзелеп торды, инде торгызасы бар. Эшләребез, проблемаларыбыз гаять күп, дип билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Кырымда кырымтатар халкы арасында туучылар үлүчеләрдән 5 тапкырга артык булуы аларның киләчәгенә өмет һәм тагын да җаваплырак карарга этәрә, диделәр. Кырымлыларның икесе дә Татарстан җитәкчелегенә, аеруча 3 тапкыр рәсми сәфәр кылган ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, авыр чакта Кырымга килүе өчен, рәхмәт әйтте. Проблемаларны хәл итә алмаса да, халкыбызга бәйле мәсьәлә каралганда этәргеч бирде, хәзер эш кузгалды, дип Татарстан Президентының килүе әһәмиятенә игътибарны юнәлтте.

Нариман Җәләлов исә, безнең телебезне яклый торган закон кирәк, Кырым Республикасында 3 тел дәүләт теле булып тора, кырымтатарлар рус телен дә, украинныкын да, азчылыктагы халыклар телләрен дә белә, анда яшәүче халыклар да безнең телне сөйләшерлек кенә булса да өйрәнсен иде, дигән фикердә. Сездә дәүләт ярдәме зур, Президентыгыз да үзегезнеке, хөкүмәтегездә, парламентыгызда җирле милләт вәкилләре булуын күрдек, безгә дә шулай кирәк, әмма бездә хәзергә алай түгел. Гомумән, Россия Федерациясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бару өчен, Татарстан Республикасының ярдәме, федераль үзәк белән сөйләшү-аңлашуда тәҗрибәсе кирәк – мондый четерекле эштә Татарстанны гарант итеп күрәбез һәм бу уртак фикер. Максатыбызга ирешү өчен, милләтебезнең депортацияләнү белән бәйле йөрәк авыртуларын, үпкәләрне “онытып торырга” туры килер, дип таный Н.Җәләлов.

Разил Вәлиев Татарстан җитәкчелегенең, парламентының федераль үзәк белән аңлашуга китергән юлларын барлап, кат-кат итеп, фәкать сөйләшүләр аша гына теләгән нәрсәгә ирешү мөмкин, шуннан башка бернигә дә ирешеп булмый, шунсыз беркем берни эшләмәячәк, диде. Безнең өчен иң авыры телләр программасы булды. Кырым татарларына да шуның буенча аерым программа яки зур бер программада зур бер бүлек кабул итү зарур. Һәрхәлдә, сез боткада бер бөртек булырга тиеш түгел. Татарстанның республикадан читтәге татарлар белән эшләү программасы бар – ул сезгә өлге була ала, дип киңәш итте Татарстан парламенты вәкиле.

Ринат Закиров, тиздән парламент сайлаулары булачак, димәк, сезнең алда Кырым татарлары мәнфәгатьләрен якларлык, закон чыгару органында башкалар белән килешеп эшли алырлык кешеләрегезне үткәрү бурычы тора, дип искәртте.

Мәҗлеснең мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Нариман Җәләлов бу мәсьәләдә, үзебезнең депутатларны үткәрергә парламентта квота кирәк, дип саный. Ләкин Россия Федерациясе хакимияте органнарында милли квота юк, дигәч, Россиянең тулы бер территорияне үзенә кушу тәртибе дә юк иде, димәк, без әйткәнне булдыру каралмас дип әйтеп булмый, дигән фикер әйтте. Безнең өчен Кырымның депортациягә дучар ителгән халыкларын аклау турындагы указ гына аз, Кырымның җирле халкы статусы турында закон кирәк – ил җитәкчесеннән шуны көтәбез, ди Н.Җәләлов. Аның сүзләренчә, Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе, дәүләтнең иң югары даирәсендә үзара аңлашуга ирешелми торып, башка төр югарылыктагы килешүләр турында документ (килешү) төзү иртәрәк, дип саный. Шул рәвешле, Кырым татар халкы мәҗлесе белән БТК БК арасында төзелер дип көтелгән килешү әлегә имзаланмады. Россиядә татар җәмгыятьләре белән үзара мөнәсәбәтләргә, фән, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлеккә нигез салыныр, аңа киртәләр юк, дип сөйләде соңыннан журналистларга Нариман Җәләлов.

БТК БК рәисе Ринат Закиров “Татар-информ” агентлыгы журналистына белгерткәнчә, Кырым делегациясе бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казанның меңьеллыгы музее экспозициясен карый, аннары Шигърият бәйрәмендә катнаша, кичкә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы ачылышына кунак булып бара. ТР Язучылар берлегенең 80 еллыгы чараларында катнаша. Иртәгә исә изге Болгарга экскурсия белән сәфәр чыгалар. Берсекөнгә Казанның үзенчәлекле урыннарын карап йөриләр, Универсиада авылында да булалар. 28е көнне ТР Хөкүмәтендә һәм Дәүләт Советында кырымлы кардәшләр белән очрашулары каралган.

Казандагы бүгенге очрашу истәлеге итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы мәхтәрәм кунакларның һәркайсына Тукай, Гаспралы китапларын (алар татар һәм рус телләрендә чыккан), Татарстан Республикасы турында альбом-китап бүләк итеп җибәрде, диде Р.Закиров. Килгәннәргә Аблязовның «Историческая судьба татар» дип аталган китапларының ике томы да таратылды. Шушы очрашуда катнашканнар соңыннан бергәләп фотосурәткә төште.

Татар-информ

Просмотров: 1500

Комментирование запрещено