Год «Казань – столица тюркского мира-2014» открылся в Казани / «Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елын рәсми төстә ачуга багышланган олы тантана узды (ВИДЕО)

TUHI6197Год «Казань – столица тюркского мира-2014» открылся в Государственном театре оперы и балета им.Мусы Джалиля Гала-концертом. Символично, что открытие прошло именно в день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

 На торжественном мероприятии присутствовали Премьер-министр Республики Татарстан Ильдар Халиков, генеральный секретарь Международной организации тюркской культуры Дюсен Касеинов, делегация из провинции Эскишехир во главе с губернатором, председателем агентства «Эскишехир – культурная столица тюркского мира» Гюнгер Азим Туна.

Церемония открытия началась театрализованным представлением. Далее в зал вынесли флаги представителей стран-участниц Международной организации ТЮРКСОЙ.

От имени Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова, Госсовета и Правительства РТ приветствовал гостей Премьер-министр РТ Ильдар Халиков. Он поздравил всех присутствующих с этим знаменательным историческим событием – открытием Года.

«Республика Татарстан, тысячелетняя Казань – неотъемлемая часть тюркского мира, его богатейшей истории», — подчеркнул глава Правительства. Он упомянул, что решение о том, что Казань станет культурной столицей тюркского мира было принято на заседании постоянного совета министров культуры стран-членов ТЮРКСОЙ.

«Безусловно, это признание заслуг Татарстана, ее столицы в деле укрепления международных культурных связей и своеобразного расширения культурного пространства. Это признание высоких культурных достижений Татарстана», — сказал И. Халиков.

В своем обращении по случаю открытия торжественных мероприятий программы «Казань – культурная столица тюркского мира-2014» Президент РТ Рустам Минниханов указывает, что принятое в 2010 году в Стамбуле решение о ежегодном объявлении одного из городов стран-членов ТЮРКСОЙ культурной столицей тюркского мира заложило важную традицию, придав новый импульс в объединении усилий творческого сообщества для расширения культурных связей и повышения заинтересованности международного сообщества в проведении совместных культурных проектов.

«Тюркский мир объединяет свыше 40 наций и народностей, проживающих на обширном евразийском пространстве, — констатировал Премьер-министр Татарстана. — На протяжении столетий Казань служила и служит центром консалидаций и духовного объединения тюркских этносов многонациональной России. Уверен, что наша древняя, но вечно молодая столица впишет еще одну яркую, полную открытий страницу в современную летопись тюркской культуры», — резюмировал Халиков.

Далее было зачитано письмо министра культуры РФ Владимира Мединского Президенту Татарстана Рустама Минниханову.

Генсекретарь Международной организации ТЮРКСОЙ Дюсен Касеинов отметил, что города обширного тюркского мира, древние и новые, могут и должны быть центрами, где сохраняется наследие тюркских народов.

Дюсен Касеинов выразил благодарность Президенту РТ Рустаму Минниханову, который во время визита в штаб-квартиру ТЮРКСОЙ предложил Казань как город, достойный принять эстафету в 2014 году.

В заключение своей речи генсек выразил надежду на то, что и в дальнейшем связь тюркоязычных стран не оборвется.

В свою очередь губернатор, председатель агентства «Эскишехир – культурная столица тюркского мира» Гюнгер Азим Туна, приветствуя собравшихся, обратил внимание на цели сегодняшнего мероприятия – а именно объединение народов, а также установление культурных связей.

TUHI6283

TUHI6309

TUHI6376

Большой и яркий праздник развернулся на сцене театра. Прозвучали татарские песни, были представлены народные татарские танцы. Особенно торжественно выглядели на сцене артисты театра им.Г.Камала, каждый из которых был загримирован и одет в стиле минувшей эпохи, они зачитали строки известных татарских поэтов и писателей о татарском народе. Так, на сцене появились Гаяз Исхаки, Галимзян Ибрагимов, Дардеманд и молодой Габдулла Тукай. Зрители встретили актеров бурными аплодисментами.

При помощи видеолетописи присутствующим напомнили о национальном достоянии Казани, Татарстана. Вспомнили имена известных писателей, композиторов, ученых и артистов, упомянули о существующих музеях и театрах республики.

В рамках праздника был богато представлен национальный праздник Сабантуй. Буйство красок, национальный колорит и традиционный орнамент каждой из стран-представителей присутствовали во всем: в костюмах, головных уборах и видеосопровождении.

Зрителям были достойно представлены народные танцы и песни творческих коллективов Татарстана, Башкирии, Хакасии, Крыма, Туркмении, Тывы и мн. др.

Горловое пение в исполнении мастеров Тывы и Хакасии никого не оставило равнодушным.

tatar-inform.ru

♦♦♦

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында төрки мәдәният рухы тантана итте. Биредә берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтелде — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу хөрмәтенә Шигърият бәйрәме һәм «Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елын рәсми төстә ачуга багышланган олы тантана узды. Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән тамаша белән ачылып китте. Әни, мәхәббәт, ватан, дуслык кебек кадерле төшенчәләр бию элементларына төреп аңлатылды.

Алга таба көчле алкышлар астында залга төрки дөнья вәкилләре булып саналган илләрнең әләмнәре кертелде.

Тантаналы кичәдә катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. Ул барча кунакларны бүгенге тарихи һәм әһәмиятле вакыйгалар белән тәбрикләде. Хөкүмәт башлыгы ТӨРЕКСОЙ илләре вәкилләрен, шул исәптән Татарстан белән ныклы багланышлары булган Төркиянең вәкиллекле делегациясен, Кырым Республикасы хакимияте вәкилләре, аның Милли мәҗлесенең мәртәбәле делегацияләрен аерым сәламләп үтте.

«Татарстан Республикасы, 1000 еллык Казан — төрки дөньяның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте Илдар Халиков һәм Казанны 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү турындагы карарның ТӨРЕКСОЙ әгъзалары саналган илләрнең мәдәният министрларының даими советы утырышында кабул ителгәнен искәртеп узды. «Бу, әлбәттә, Татарстанның, аның башкаласы Казанның халыкара мәдәни багланышлар үсешенә керткән өлешен тану күрсәткече»,- дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. Ул Рөстәм Миңнехановның «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасының тантаналы чаралары уңаеннан әзерләнгән мөрәҗәгатендәге сүзләрне әйтеп үтте. «2010 елда Истанбулда ТӨРЕКСОЙ әгъзасы булып торучы илләр шәһәрләренең ел саен берсен төрки дөнья башкаласы дип игълан итү турында карар кабул ителгән иде. Шул вакыттан матур традициягә нигез салынды, иҗат әһелләренең, җәмәгатьчелекнең мәдәни багланышларны киңәйтүгә, халыкара мәдәни проектларда бергәләп катнашу теләген үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенә яңа этәргеч бирелде. Төрки халыкларның уртак тамырларын барлавы, һәр халык өчен газиз, кыйммәтле рухи хәзинәләргә нигезләнеп берләшүе, һичшиксез, Евразиянең мәдәни мохитен тагын да баету мөмкинлеге тудырачак», — дигән юллар бар анда.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүген төрки дөнья Евразия киңлегендә гомер кичерүче 40лап милләтне берләштерә. «Гомуми саны 200 миллионнан арткан төрки халыклар гомумкешелек цивилизациясе һәм мәдәнияте үсешенә үзеннән саллы өлеш кертте. Төрки мәгариф, мәгърифәт һәм мәдәният үсешендә Татарстанның ролен бәяләү кыен. Татар шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре, галимнәре, композиторлары, сәнгать әһелләре, җырчылары халыкара мәдәни багланышлар үсешенә зур өлеш кертте» , — ди ул.

Алга таба тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган сәламләү хаты укылды.

Аннан соң котлау чыгышлары белән сәхнәгә ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Искешәһәр губернаторы Гүнгер Азим Туна күтәрелде. «Казан – дөнья буйлап сибелгән татарның мәркәзе генә түгел, мәдәни башкаласы һәм кыйбласы да. Соңгы елларда Казан тагын да үсте, күркәмләнде, халкы артты. Моның белән шәһәргә килгән һәркем соклана. Татарстан һәм Казан Көнбатышны да үзенә каратып, тартып, төрле халыкларны берләштереп яши. Казан — төрки дөньяга күренекле мәдәният, сәнгать әһелләрен, язучыларны, музыкантларны бүләк иткән шәһәр. Бөтен дөньяның мәдәният әһелләре Казанда абруйлы Шаляпин, Нуриев, Нәүрүз, Халыкара мөселман киносы фестивальләрендә очраша. Казанның 2014 нче елда төрки дөньяның башкаласы исемен горур йөртеп, ел дәвамында халыкны мәдәни һәм сәнгать чаралары белән кинәндереп торачагында шигем юк. Киләчәктә дә мәдәни багланышлар өзелмәсен, мондый вакыйгалар безне илһамландырып торсын иде”, — дигән теләктә калды Дүсен Касеинов.

Гүнгер әфәнде төрки дөньяның мәдәни башкаласын билгеләүнең максаты төрки халыкларның күңелләрен бер-берсенә тагын да якынайтып, хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгытудан гыйбарәт булуын билгеләп узды. “Минемчә, Казан бу миссияне уңышлы үтәр”, — ди Төркиянең Искешәһәр губернаторы.

Тантаналы чыгышлардан соң, татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең йөзек кашы саналган танылган бөек шәхесләр, әһәмиятле киңкүләм мәдәни вакыйгалар санап чыгылды. Бәйрәм кичәсе әлеге милли хәзинәбезнең дәвамчылары булган артистлар чыгышыннан торган гала-концерт белән дәвам итте. Филүс Каһиров тамашачыларга татар халык җыры «Кара урман»ны бүләк итте. Татарстан дәүләт фольклор ансамбль катнашында милли бәйрәм Сабан туена багышланган сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Башкортстан, Хакасия, Кырым татарлары, Төркмәнстан, Тува Республикасы һәм башка төрки илләрнең һәм республикаларның җырчылары, биючеләре чыгыш ясады.

Татарстан ТӨРЕКСОЙ оешмасының театр, музыка, опера һәм балет сәнгате, рәсем сәнгате, кинематография, әдәбият, мәгариф өлкәләрендәге халыкара мәдәни программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашачак.  Ел дәвамында Казанда фәнни форумнар, рәссамнарның иҗади очрашулары, фестиваль һәм күргәзмәләр узачак.

13-15 майда КФУда төрки дөньяның бөек мәгърифәтчеләре Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай иҗатларына багышланган халыкара симпозиум узачак. Аны КФУ, ТР Милли китапханәсе, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар оештыра. 2-8 июньгә төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале химаячелегендә III театр-белем бирү фестивале планлаштырылган. Быел 16-19 июнь көннәрендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале кысаларында «Саклану объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. 15-19 сентябрь көннәрендә ТР Милли музеенда «Төрки дөньяда күнчелек эше» II фестивале узачак, аның кысаларында ТӨРЕКСОЙ илләреннән халык осталары һәм рәссамнары гына җыелып, мастер-класслар гына күрсәтеп калмаячак, шулай ук төрле төрки халыкларда күннең сәнгатьчә эшкәртелүенең уникаль ысулларын саклау һәм үстерү проблемаларына багышланган фәнни симпозиум узачак. Ел дәвамында тагын бик күп чаралар, мәдәни вакыйгалар үткәрү күздә тотыла.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1853

Один комментарий

  1. Казан бу көнне гөрләгән, күпме чаралар уткән. Без горурланабыз Казаныбыз белән!